Аяк аз гына туңдымы, борын мышкылдый башлый. Томауны тиешенчә дәваламасаң, колак томалана. Бу күренеш бигрәк тә хәзер, көзге суык чорда еш күзәтелә. Колак авыруларын ничек кисәтергә соң? Кешедә еш очрый торган колак чирләре хакында Чаллы шәһәрендәге “Ишетүне тернәкләндерү үзәге” директоры, табиб Раил ШАКИРҖАНОВ белән сөйләштек.
КОЛАК НИГӘ ШАУЛЫЙ?
— Раил Солтанович, сезнең пациентларны нинди колак авырулары борчый?
— Колак чирләре арасында күпләрне борчыганы — начар ишетү. Статистика мәгълүматлары буенча,
1 мең яңа туган балага 1-2 начар ишетүче сабый туры килә. Үсмер чорда бу күрсәткеч 5-7 не тәшкил итә, ә өлкән яшьтәгеләр арасында 1 мең кешенең 12-15 ендә начар ишетү күзәтелә. Моннан тыш отит, ишетү нерв җепселләре зарарлану белән бәйле чирләр, аутоиммун һәм башка авырулар да очрый. Колак авырулары сезонга карап үзгәрә. Мәсәлән, яз-көз туңганда, салкын тидереп авырганда, сулыш юллары ялкынсынырга, борынга томау төшәргә мөмкин. Борын аша сулыш алу авырлаша икән, колакка зыяны булуы бар. Нәтиҗәдә урта, эчке отит барлыкка килергә мөмкин.
— Колак чирләренең билгеләре нинди? Кайчан табибка барырга кирәк?
— Әгәр кеше колагы авыртудан зарланса, якынча 6 метр ераклыктан кешенең нәрсә сөйләшкәнен ишетмәсә, аңлый алмаса, әңгәмәдәшенең сүзләрен кат-кат кабатлаттырса, колактан төрле үлекле бүлендекләр ага башласа, лор-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Лорга, гадәттә, гел чират. Ә колак авыртуы бик яман. Аны ничек басарга була?
— Колак авыртуын үз белдеклелегең белән дәваларга ярамый. Кайберәүләр халык медицинасын куллана, колакка спирт, май тамызалар. Тик мондый дәвалану тагын да күбрәк зыян китерергә мөмкин. Колак нык сызлаганда, авыртуны баса торган дарулар кулланырга була, шулай ук лидокаинлы колак тамчылары да булыша. Тамчыларны артык җылытырга, салкын килеш тамызырга да ярамый, температурасы уртача 37 градус булса яхшы. Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Шуңа да борынны дәвалаудан башларга була. Гадәттә, борын ачылгач, ишетү торбалары да рәтләнә. Дару белән авырту вакытлыча басылып торса да, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен, табибка барырга киңәш итәм.
— Кайбер кеше колак шаулый дип зарлана. Аның сәбәпләре нидә?
— Һәр очракны аерым карарга кирәк. Әгәр колакта кисәк көчле сызгыру тавышлары ишетелә икән, кичекмәстән табибка бару дөрес булыр. Колактагы шаудан котылу өчен, аның барлыкка килү сәбәбен ачыклау мөһим. Кан тамырларында тайпылышлар күзәтелгәндә, умырткалыкта бүсер булганда, остеохондроз аркасында, Меньер авыруы вакытында колак шаулау күзәтелә. Шулай ук акустик имгәнү булганда, әйтик, музыканы кычкыртып тыңласаң, көчле шартлау ишетсәң, колак тонарга мөмкин. Баш мие белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә, депрессия, невроз аркасында да колакта тавыш барлыкка килә. Төгәл сәбәбен билгеләр өчен, табиб төрле тикшерүләр уздыра: аудиограмма, МРТ, компьютер томографиясе, муен кан тамырларын УЗИга төшерү…
“КОЛАКНЫ ШАМПУНЬ БЕЛӘН ЮАРГА КИРӘК”
— Колак сагызын чыгарыргамы? Гомумән, колакны ничек чистартырга?
— Нормада колак сагызы файдалы. Анда иммуноглобулин матдәләре бар, алар колакны инфекцияләрдән саклый. Шуңа да көн саен колакны чистартырга киңәш ителми. Гомумән, шырпы, мамыклы таякчыклары белән колакны чистарту куркыныч, ярамый да. Бу колак тиресенең зарарлануына һәм инфекция килеп чыгуга сәбәпче була ала. Чөнки колак — бик нәзберек әгъза. Чистартуга килгәндә, атнасына бер тапкыр коры шампунь йә балалар шампуне белән колакларны яхшылап юарга, аннары аларны фен ярдәмендә өрдереп киптерергә кирәк. Һава агымының температурасы артык кайнар булып, колак эчен пешерерлек булмасын.
— Хәзер күпләр колакчыннан йөри. Аның колакка зыяны бармы?
— Колакның барабан ярысына зарар килмәгән, ул сәламәт икән, колакчынны дөрес кулланганда, зыяны юк. Бары тик көненә 2-3 сәгатьтән дә артыграк тыңламаска һәм музыканың тавышын 40-50 децибелдан арттырмаска киңәш ителә. Хәзер колакның эченә киертеп куела торган вакуумлы кечкенә колакчыннар популяр. Аларга караганда, колак яфрагын тулысынча каплый торган зур колакчынга өстенлек бирсәгез яхшырак. Колакта бик күп нерв җепселләре урнашкан. Кечкенә колакчынны эчкә батырып кигәндә, ул ярыларны ярсытырга, ялкынсыну китереп чыгарырга, болай да нәзберек тирене зарарларга мөмкин.
— Баксаң, кешенең колагы гомер буе үсә икән. Бу ишетү сәләтенә тәэсир итәме?
— Кешенең колагы үсә дип әйтеп булмаса да, ул чынлап та формасын үзгәртә. Әмма бу ишетү сәләтенә берничек тә тәэсир итми.
“ОЧКЫЧТА САГЫЗ ЧӘЙНӘГЕЗ”
— Самолетта очканда, колак томаланудан котылу өчен нишләргә?
— Күккә күтәрелеп киткәндә һәм җиргә төшкәндә, гадәттә, күп кешенең колагы томалана. Бу — барометрик басым нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренеш. Мондый вакытта авызны ачып, төкерек йотарга кирәк. Шулай ук кәнфит суыру, сагыз чәйнәү дә ярдәм итә. Әгәр кеше томаудан интегә икән, ишетү торбалары начар эшләсә, аэроотит авыруы, ягъни урта колак ялкынсынуы күзәтелергә мөмкин.
— Яшь кеше нигә саңгырауланырга мөмкин?
— Борын, колак авыруларын тиешенчә дәваламау, салкын тиюләрдән, грипптан, кызылча авыруыннан өзлегүләр вакытында колакларның нерв җепселләре зарарланып, ишетү сәләте кимергә мөмкин. Шулай ук баланың ана карынында чакта катлаулы чир кичерүе, юл һәлакәтенә эләгеп колакка зыян килү, озак вакыт көчле музыка тыңлау аркасында да ишетү начарлана. Кайчакта саңгыраулык нәселдән килә.
— Сезнең “Ишетүне тернәкләндерү үзәге” Чаллыдагы начар ишетүче балалар мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итә.
— Безнең үзәк 88 нче начар ишетүче балалар мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәп директоры Илгизә Гарифуллина укучыларга бөтен шартларны тудырырга тырыша. Биредә колак аппараты, имплант куйдырган балалар белем ала. Алар иң яхшы сурдотәрҗемәчеләрнең берсе Эмилия Леонгард методы нигезендә, шулай ук дефектолог, башка белгечләр ярдәмендә акрынлап сөйләшә башлыйлар. Бу мәктәп начар ишетүчеләр өчен мөмкинлекләр чикле түгеллеген күрсәтә.
— Колак авыруларын кисәтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Иммунитетны ныгытырга, һава торышына карап киенергә, табигатьтә булырга, физик күнегүләр ясарга, хәрәкәт итәргә, йогышлы чирләрдән сакланырга, көчле тавыш булган урында эшләгәндә акустик колакчыннар кияргә, концертта тавыш көчле яңгыраган урыннарга утырмаска, музыканы каты кычкыртып тыңламаска, колак, тамак, борын авыртканда үз белдеклелегең белән дәваланмаска, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, колакны шампунь, җылы су белән юарга киңәш итәм. Әгәр колактан бүлендекләр килә икән, аны мамык йә башка әйбер белән томаламагыз. Ишетү юлы ачык булсын. Һәрчак борын белән суларга тырышыгыз.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.