Күренекле татар драматургы, язучы, сәясәтче Туфан Миңнуллинның әсәрләре, ул тудырган образлар әле дә актуальлеген югалтмый. Якын кешеләре аны сагынып, күренекле шәхес белән бәйле истәлекләрне еш искә ала. Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче, аның туганнан туганы Мөнир абыйның хатыны Динә апа Ганиеваны эзләп таптым. Ул Туфан Миңнуллинның әнисе Халисәнең төп йортында гомер кичерә.
— Ирем Мөнир белән 1953-1990 елларда Казанда яшәдек, лаеклы ялга чыккач, авылга кайттык, — дип сүз башлады Динә апа. — Без Казанда баракта яшәп яткан вакытта, Туфан белән Нәҗибә Мәскәүдә укып кайттылар. Озакламый аларга Ватутин урамыннан фатир бирделәр. Безгә еш кунакка килеп йөриләр иде. Олы Мәрәтхуҗадан су юлы белән Казанга Туфанга бәрәңге дә алып килә идек. Ул аны бездән чана белән килеп ала иде. “Интегеп йөрмә, такси белән генә алып кайт”, — дигәнгә: “Сез нужа чигеп, авылдан хәтле алып килгәнсез, хәзер аны такси белән йөртимме инде?” — дип җаваплады. Безгә килсәләр, күп итеп алабуга балыгы кыздырып куя идем. Табын янына җыелгач, бөтен сөйләшү авылларны таркатмау турында барды. Чынлап та, ул авылны бик нык аякка бастырды. Үзе исән чагында ук юллар эшләнде. Яңа өйләнешкән парларга йортлар салырга булышты. Кая барса да, сүзе үтте. Ул авыл дип янды һәм көйде…
— Соңгы елларда Туфан абый белән Нәҗибә апа Олы Мәрәтхуҗага кайтып йөрдеме?
— Мөмкинчелек чыгуга, кайталар иде. Нәҗибә минут эчендә өстәл корып куя да безне чакыра. Мин Туфанны токмачлы аш белән сыйларга ярата идем. Аның тешләре сирәк булгач, Нәҗибә токмачны, мөгаен, эре итеп кискәндер, ә минеке нәзек кенә. “Нәҗибәнекен рәхәтләнеп ашыйсың, сезнеке теш арасыннан чыга”, — дип көлдереп ала иде. Бабасы үз куллары белән төзегән мунчада юынырга яратты. Туфанга туган көненә чиккән кәләпүш бүләк иттем. Ул аны бик горурланып киде.
Динә Ганиева Казанда 5 ел штукатур, 30 ел урам җыештыручы булып эшләгән. Кичләрен Мөнир абый белән театрларда уздырганнар. Чакыру билетларын Туфан абый үзе бүләк итеп биргән. Аларны Динә апа бүген дә күз карасыдай саклый. Драма әсәрләрендәге кайбер образларны Туфан Миңнуллин үз авыл кешеләрен тасвирлап язган. “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендәге Диләфрүз дә — Олы Мәрәтхуҗа кызы.
Арыслан ГӘРӘЕВ.