Апас районы Карамасар авылында “Югары инеш” чишмәсе төзекләндерелде. Аны матурлап ясаганнар. Урыны да ямьле: агачлык арасында, ышыкта челтерәп ага.
— “Югары инеш” чишмәсе Карамасар авылы барлыкка килгән чордан ук булган. Ул авылның үзәгендә, — дип сүз башлады әлеге авылда туып-үскән Раилә апа Салавиева. — 1976 елда артезиан суы башнясы бастырылгач, колонкалар барлыкка килгәч, чишмәләр әкрен генә онытыла башлады. Аларның ташландык булуына гел эчем поша иде. Элегрәк авыл җирлеге башлыгы булып эшләдем, ләкин чишмәләрне чистартасы иде, дигән хыялымны чынга ашыра алмадым. Лаеклы ялга чыккач, “Чиста экология” дигән шәхси оешма булдырдым. Туган авылда йортыбыз бар, үзебез Мәскәүдә теркәлгән. Гаиләм һәм авылның имамы Ибраһим Хәмидуллин белән сөйләштек тә, чишмәләрне яңартырга тотындык. Эш башлагач, бер “Югары инеш” чишмәсеннән өч чыганак табылды. Шуларны бөтен авыл халкы бергә җыелып ачтык, чистарттык, бураладык. Көн саен эшкә барган кебек, чишмәләрне чистартырга йөрдек. Авыр хезмәтләрне ир-егетләребез башкарды. Рәхмәт, бер йорттан да килмичә калмадылар, акчалата 200 мең сум ярдәм дә җыелды. Пычкы сатып алып, черегән талларны кисеп, яндырып, территорияне чистарттык. Хакимият белән дә гел элемтәдә тордык.
Чишмә ачылу бәйрәме изге дога белән башланды, концерт программасы да булды. Суы тәмле. Бишәр чакрымнан велосипед, машиналар белән килеп, чәйгә дип алып китәләр. Чишмәләргә бай без, ике артезиан суы башнясы да эшләп тора, Аллага шөкер. Чишмәне генә түгел, мәчетнең ян корылмасын да халык белән бергә эшләдек. Авылны яңартасы килә бит.
Лилия ЙОСЫПОВА.