Хәзер балалар гел телефонда утыра, дибез. Ә бит аларга әлеге “уенчык”ны бишектән диярлек нәкъ менә әти-әниләр тоттыра. Өйдә, машинада, җәмәгать транспортында барганда, хәтта коляскада утырган баланың да кулында телефон. Мультфильм-видеолар сабыйның үсешенә ничек тәэсир иткәнен уйлап та карамыйбыз. Эстония галимнәре әйтүенчә, хәтта әти-әнисе гел телефонда утырган бала да моннан зыян күрә — аның сөйләме аксый башлый. Әлеге проблемалар хакында “Сабыйлар” үзәге хезмәткәре, психолог Галия ГЫЙЛӘҖЕВА белән сөйләштек.
“НИКАДӘР ӘЗРӘК БИРӘСЕҢ, ШУЛКАДӘР ЯХШЫРАК”
— Галия, гаджетлар, телевизор кечкенә балага ничек тәэсир итә?
— Бу — чагыштырмача яңа өлкә һәм ул әле тирәннән өйрәнелмәгән. Әмма ныклы рәвештә гаджетлар балага йөз процент тәэсир итә дип әйтә алабыз. Моны әниләр дә сизә. Күп вакыт телефон тотып утыргач, сабый көйсезләнә, елый башлый. Кайбер тикшеренүләрдән күренгәнчә, наркотикка бәйлелек вакытында баш миенең кайсы өлешләре зыян күрсә, телефон-гаджет тәэсирендә дә нәкъ шул урыннары активлаша икән. Мондый йогынтыга мәктәпкәчә яшьтәге балалар тизрәк бирешә. Сабыйларның энергиясе ташып тора һәм аны ул каядыр юнәлтәчәк. Әйтик, 90 %ы тирә-юньне танып белү һ.б. га, ә 10 %ы гаджет-телефонга бирелсә, түзәрлек әле. Ә инде 50 гә 50 булса? Бу уйга калдыра. Чөнки гаджет белән утырганда баланың баш мие, күзе генә түгел, тәне дә зыян күрә. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Балалар хәрәкәтләнеп үсәргә тиеш һәм бу — бик мөһим. Алар хәрәкәт аша дөньяны танып-белә, үзләрен ныгыта, баш мие дә яхшырак эшли башлый.
— Балага ничә яшьтән телефон бирергә мөмкин? Сабыйларны ашарга утырталар да “Синий трактор” кабызалар. Болай эшләүнең тәэсире бармы?
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балага 2 яшькә кадәр телефон-гаджетны бөтенләй бирмәскә куша. 5 яшькә хәтле тәүлегенә бер сәгатьтән артмаска тиеш. Әмма бу шартлы саннар. Мин, никадәр әзрәк бирәсең, шулкадәр яхшырак, дим. Мәктәпкәчә яшьтәге балага телефон-гаджетларның хаҗәте юк. Алар әти-әнигә кирәк! Баланы “сүндереп”, иркенләп үз эшләренә тотыналар. Аңлыйм, кайчак әни кеше арып китә, ашыгыч йомышы килеп чыга яки үзен тәртипкә китерергә тели һәм балага мультфильм кабыза. Вакыт-вакыт мондый ихтыяҗ туганда, ярты сәгатькә телевизор караганнан зыян юк. Ә менә бала ашаганда телефон кабызу бөтенләй башка сыймый. Сабый нәрсә, күпме ашаганын аңламый да калачак. Әйе, кемдер, бала телефонсыз ашамый бит, дияр. Моның сәбәбе башкада һәм аны эзләп табарга гына кирәк. Бала эш-гамәлне аңлы рәвештә башкарырга, шуңа өйрәнергә тиеш. Мультфильмны да карады һәм онытты дияргә кирәкми. Сөйләшү, фикерләшү яхшы. Нәрсә турында иде? Кайсы герой ошады? Алайса, әти-әниләр үзләре баланы телефонга ияләштерә дә, аннары “аерып булмый” дип зарланалар. Бала телевизор кабызуны сорап, көйсезләнгән саен телефон бирсәк, бәйлелекне ныгытабыз гына.
— Мультфильмның музыкасы, төсләре нинди булу да әһәмияткә ияме?
— Сурәт, рәсем, музыка — һәммәсе дә баланың баш миенә тәэсир итә. Төсләр никадәр җете, сурәтләр ничек еш алыша — баш мие эшчәнлеге дә шулкадәр активрак бара һәм бала тиз талчыга. Көйсезләнә, йоклап китә алмый, ашаудан да калырга мөмкин. Шуңа күрә дә мультфильмнарның да тынычрагын сайлау хәерле.
“УЕН, АРАЛАШУ — ИҢ ЯХШЫ ТӘРБИЯ”
— Үсеше нормадан тайпылмаган, ягъни вакытында тәпи киткән, теле ачылган балага да телефон зыянлымы?
— Балага телефон тоттырганда: “Моны балага нинди ният белән бирәм?” — дип үзегездән сорагыз. Сабыйның гаджетлы вакыты бумеранг кебек әйләнеп кайтачак. Энергиясен чыгару өчен бала йөгерергә, уйнарга тиеш, ә гел телевизор карый яки телефонда утыра икән, соңыннан барыбер шушы хәрәкәтләнмәгән вакытны чыгарачак.
— Бервакыт логопед бүлмәсе янында шундый күренешкә тап булдым: әниләр килеп утыруга, сумкаларыннан телефон чыгарып, балаларына тоттырды. Бу ваемсызлыкмы, әллә проблеманың җитдилеген аңламаумы?
— Дөрестән дә, кайбер әниләр гаджетларның тискәре йогынтысы турында хәтта белмәскә дә мөмкин. Яисә улы яки кызының чиратта тыныч кына көтеп утыруын телиләр. Бездә бит бала чабып йөрсә, тизрәк сүгәргә тотыналар. Телефон бирмәсә, әни кеше баланы ни беләндер кызыксындырырга тиеш була. Бәлки, әнисе арыгандыр, тын алырга телидер. Дөрес, кемнеңдер гадәткә әйләнә.
Аерым диагнозлар куелганда, әйтик, аутизм булганда, бала болай да тирә-юнь белән элемтәне авыр урнаштыра. Ә инде телефон тоттырганда, ул бөтенләй шунда кереп югалырга мөмкин. Хәзер тормышта да бик күп мәгълүмат белән очрашабыз. Баш миенә аны кабул итеп бетерү авыр. Кайчак сабый аны гомумән эшкәртер хәлдә түгел.
— Балада гаджетка бәйлелекне ничек бетерергә?
— Бу — системалы рәвештә башкарыла торган күләмле эш. Төп рольдә — әти-әниләр. Иң элек бәйлелекнең сәбәбен ачыклау зарур. Әти-әнидән күчкән икән, өлкәннәр үзләрен төзәтмичә, берни үзгәрмәячәк. Сабыйлар бит, беренче чиратта әти-әнисенә карап өйрәнә.
Мәктәп укучысы укуга бәйле проблемалардан качып телефонда утырырга мөмкин. Хәтта чынбарлыкны онытулары да ихтимал. Чөнки тормышта булмаганны виртуаль киңлектә табалар. Укучы бала бәйлелекне үзе генә җиңә алмаячак. Баланы ачуланмыйбыз, аңа якын булып, проблеманы бергә өйрәнәбез, ярату сүзләрен кызганмыйбыз. Кычкырырга, куркытырга, янарга бөтенләй ярамый. Моның нәтиҗәсе булмаячак, киресенчә, мөнәсәбәтләр бозылачак кына.
— Бөтенләй телевизор кабызмау, телефон бирмәүнең дә зыяны бармы?
— Моннан тулысынча качып булмый. Хәтта автобус, метро, сырхауханә һ.б. урыннарга экраннар куялар һәм бала аларны күрә. Гаджетлар — тормышның аерылгысыз бер кисәге.
Әйтик, аш бүлмәсендә телевизор тора икән, бәлки, аны алу хәерледер. Аш бүлмәсе туклану, аралашу урынына әйләнер. Телевизорның урыны йокы бүлмәсендә дә түгел. Йоклар алдыннан берничә бит китап уку күпкә яхшы. Галимнәр, гомумән, йокларга ятарга ике сәгать кала телефонны кулга алмаска, телевизор карамаска киңәш итә. Өйдә гаджетлар өчен махсус урын булдырыгыз, ашаганда да, йоклаганда да, бәдрәфкә кергәндә дә телефон алу гадәтен ташлагыз.
— “Развивающий” мультфильмнар дөрестән дә балаларның акыл үсешенә ярдәм итәме?
— Чынбарлык, уен, аралашу — менә иң яхшы тәрбия. Әйе, андый мультфильмнардан да файда бар. Тик аларны кабызганда баланың кызыксынуын, яшен игътибарга алу сорала. Зуррак балаларга мондый мультфильмнар файдалырак. Чөнки алар абстракт фикерли, уенда картиналар тудыра ала.
— Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Бөтен кеше тыныч вакытта барлык кагыйдәләрне уртага салып хәл итү һәм шулардан тайпылмау кирәк. Бу — иң мөһим кагыйдә! Әни каршы килә, әти телефон бирә икән, бала, әлбәттә, көйсезләнә. Контроль турында да онытмыйк. Чөнки бала синең белән килешә дә биш минуттан барысын да оныта. Шуңа да җаваплылык өлкәннәр җилкәсенә ята. Олырак балалар белән дә мәсьәләне килешеп кенә хәл итеп була. Акыл сатып, тыеп, уңышка ирешә алмыйсың. Ул барыбер юлын табып, телефонда утырачак. Ә инде балага гаджет-телефон бирсәгез һәм ул интернет тоташкан булса, ничек кулланырга икәнен аңлатыгыз. Шикле әйбер күргәндә, баланы иң элек әти-әни янына килеп сорарга өйрәтегез.
Гүзәл САБИРОВА.
Фото: © deagreez/123rf.com