• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ИТЕКЛӘРЕБЕЗ ОЗАККА ЧЫДЫЙ”

“ИТЕКЛӘРЕБЕЗ ОЗАККА ЧЫДЫЙ”

Кукмара районы гомер-гомергә үзенең итекләре белән дан тота. Туембаш авылы халкын да әлеге кәсеп туендыра. Биредә аларны ел әйләнәсе түшиләр. Хафизовлар гаиләсе дә ярты гасырга якын бу шөгыльдән рәхәтлек алып хезмәт куя. Фәргать абый белән Минзәлия апа бер-берсен күз карашыннан ук аңлап эшлиләр.

— Көннәр җылы булып, кар төшмәгәч, берара киез итекләрне сораучылар кимеп торды, — дип сүз башлады Минзәлия апа. — Хәзер итек сорап, зур-зур машиналар белән Башкортстан, Пермь якларыннан киләләр. Бездә күпләп алучыга да, берәмләп алучыга да бәя бер. Әйтик, авылда хатын-кыз итеге — 1100-1400, ир-атныкы 2200 сум тирәсе йөри. Ир-атныкына йон күп киткәнлектән, бәясе дә кыйммәтрәккә чыга. Ирләр катасы күпкә арзанрак, анысы 1400 сум.
— Хәзер авылларда сарык, кәҗә асраучылар аз. Йон табу авыр түгелме?
— Хәзер элекке кебек йонны үзең җыеп йөрү бөтенләй юк. Аны авылга кадәр китереп саталар. Туембашта күп кешедә йон тетү машинасы бар. Теткән йонны гына сатып алу да халык арасында модага кереп китте. Итек буяулары китертеп сатучылар да күп. Кыскасы, ел әйләнәсе эшлим дигән кешегә чимал тоткарлыгы юк. Шәхсән үзебез йонны кешегә биреп түшәтәбез. Бер пар итеклек түшәтү 220-250 сум тирәсе.
— Минзәлия апа, кукмаралылар итекләрне элек төрле районнарга йөреп, өйдән өйгә кереп саталар иде. Әле дә сату-алу эше шулай оештырылганмы?
— Туембашта берничә гаилә машина белән сатып йөри. Ә болай һәр кешенең үз сатып алучысы, күбрәк өйдән алып китәләр.
— Халык итекләрдә күпчелек нинди бизәкләр күрергә тели?
— Ир-атлар машинасының маркасын чиктерә. Хатын-кыз чия, чәчәк, кышкы пейзажга мөкиббән. Балаларга чыпчык, мультфильм геройлары сорыйлар. Соңгы елларда асты соры, өсте ак яки, киресенчә, асты ак итекләр дә популяр. Туембаш итекләрен кайсын гына алсаң да, алар озакка чыдый. Чөнки һәрберсен күңел биреп башкарабыз бит!

Туембаш авылында резин табанлы итек ясаучы гаиләләр дә бар. Монда хәтта мәктәп укучыларына да итек басу буенча осталык дәресләре үткәрәләр. Яшь буын әти-әнисенең шөгылен кечкенәдән сеңдереп үсә.

Арыслан ГӘРӘЕВ.

“САРЫК ЙОНЫ ТАБУ АВЫРЛАША БАРА”
Люция САБИРҖАНОВА, Кукмара районы Туембаш авылы:
— Башта Кама Аланында яшәдек. Анда эш беткәч, авылга кайтып, итек басарга керештек. Бу кәсеп нәселдән килә. Әнием Оркыя, әтием Әсхәдулла элек өязгә чыгып, итекче һөнәрен үзләштергәннәр. Остарып кайткач, әни түшәгән, әти баскан. Тора-бара бу эшкә Туембашта күпләр өйрәнгән. Элек алар Татарстанның төрле районнары буенча итек сатып йөргән. Баштарак авылларга җәяү чыгып китә идек әле. 30 еллар элек итеккә сорау нык көчле иде. Хәзер итек басучы күп булгач, сату кайчак авыррак бара. Без кара итекләр генә басабыз. Әнием Оркыя 85 яшенә кадәр итек остаханәсеннән кермәде. Моңа кадәр ирем Рәсим белән эшләсәк, хәзер бу кәсепне улым Раил дәвам итә. Итек басу процессы бик мәшәкатьле. Йонны районнар буйлап үзебез җыябыз. Сарык тотучылар елдан-ел кими, шуңа да йон табу авырлаша бара.

Итекләрне хәзер интернет аша да саталар. Ozon интернет-кибетендә итек бәяләре мондый:
Ир-ат итекләре — 1750-6000 сумга кадәр.
Хатын-кыз итекләре — 2000-10 000 сумга хәтле.
Балалар итекләре — 1400-4000 сумга кадәр.

 

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru