Тукай районының Яңа Бүләк авылы исемен ишеткән бар, ләкин анда булган юк иде әле. Татар милләтенә легендар җырчы — Илһам Шакировны биргән саланы, һичшиксез, барып күрәсе килде. Ниһаять, андый мөмкинлек чыкты.
“АРТИСТ БУЛМАГЫЗ, КИРӘК ТҮГЕЛ, ДИДЕ…”
Илһам Шакировның туган ягы дигәч, күпләр Сарман районын күзаллар. Һәм алар ялгышмый да, чөнки 1984 елга кадәр Яңа Бүләк Сарман районына караган. Әле һаман да өлкәнрәк кешеләр үзләрен сарманлылар рәтенә кертә, шул чакларны сагынып искә ала.
Яңа Бүләкнең үзәк урамына килеп кергәч тә, күпкатлы йортлар күзгә ташлана. Әллә бистәме дисәң, авыл статусында йөри икән. Ә бу күпкатлы йортларны заманында эшчеләргә дип колхоз төзеткән. Чагыштырмача яшь авыл ул: 1928 елда нигез салына. Колхозлар оеша башлагач, бу урында авыл ясарга уйлыйлар. Нәтиҗәдә якындагы өч саладан кешеләр килеп төпләнә.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, легендар авылдашларын телгә алалар. Илһам ага картайган көнендә дә туган авылына кайтып, җәйләрен яшәп китә торган булган. Яңа Бүләктә Илһам Шакировка дип махсус йорт төзегәннәр. Бүген ул музей. Әлегә төзекләндерү эшләре бара иде, аны тыштан гына карап уздык.
Авылда Илһам аганың туганнары яши: Флүр абый Шакиров — шуларның берсе. Югары белемле агроном ул. Гомер буе туган авылында яшәгән. Яңа Бүләкнең абруйлы кешесе. Җәмәгате Альмира апа белән 42 ел тату гомер итәләр. Бер ул, бер кыз үстергәннәр, алар калада яши. Инде оныклары буйга җитеп килә.
— Мин Илһам абыйның бертуганы Кыяметдинның олы улы булам, — дип таныштырды үзе белән Флүр абый. — Гаиләдә өч ир, бер кыз бала үстек. Күп еллар колхозда баш агроном булып эшләдем. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Илһам абый: “Иң тыныч, иң кирәкле һөнәр — ипи үстерүче. Дөрес юлны сайладың, молодец. Артист булмагыз, кирәк түгел”, — дип әйтә торган иде.
— Сезне дә матур җырлый дип әйттеләр?
— Аллаһы Тәгалә барыбызга да андый сәләтне биргән. Энекәш, сеңелкәшләр дә җырлап яшиләр.
Флүр абый — зыялы кеше. Нәсел-шәҗәрәсен белә, ата-бабалары белән горурлана. Авыл тарихын өйрәнгән.
— Колхозлар оеша башлагач, бу урында авыл төзергә карар кылганнар, — дип дәвам итте ул. — Җирләр уңдырышлы, халык тырыш булган. Шуның өчен дә яңа оешкан колхоз уңышлы гына эшләп киткән. Мәктәп, балалар бакчасы төзелгән. Әле сугыштан соң ятимнәр йорты да ачылган. Ул вакытта инде Яңа Бүләктә сигезьеллык мәктәп булган. Ә Илһам абыйлар үскәндә, авылда башлангыч мәктәп кенә эшләгән әле, алар урта классларны күрше Чыршылыга йөреп укыган. Яшь авыл гел зурайган. 1958 елда заманына күрә бер дигән 16 бура йорт кулланылышка тапшырыла. Ул колхоз эшчеләренә бушка бирелгән. Һәм бу сәясәт алга таба да шулай дәвам итте.
Чынлап та, 1980 елларда колхоз Яңа Бүләктә өч катлы йортлар сала башлый. Аларда бүген дә кешеләр яши. Шушы фатирлар заманында авылга яшьләрне җәлеп иткән.
— Университетны тәмамлап кайтуга, колхоз рәисе яңа йорт ачкычы тоттырды, — ди Флүр Шакиров. — Әле ул вакытта мин өйләнмәгән дә идем. Авылда эшчеләр калсын өчен бөтен мөмкинлекне тудырдылар. Һәм бер дигән итеп эшләдек тә: гектарлап кишер, суган, чөгендер, нәрсә генә үстермәдек.
“КАМЫР БАЛЫККА БИК СӨЕНДЕ”
Кызганыч, Илһам абыйның бертуганнары калмаган инде. Күрше авылда ике апасы гомер иткән.
Яңа Бүләктә Илһам аганың туганнан туганы — Мөзәянә Вәлиуллина яши. Әбекәй 94 нче яше белән бара. Дөрес, үз яшен биреп булмый: хәтере дә яхшы, егәре дә бар. Өе тулы гөлләр, җәен бакчасы да шау чәчәктә икән. Иң чиста бәрәңге бакчасы да аныкы була, диделәр. Кышын исә әбекәй бәйли, Коръән укый.
— Илһаметдиннең әнисе белән минем әни бертуган, — диде Мөзәянә апа. — Мин аннан өч класска зуррак укыдым. Әле бергә Чыршылы мәктәбенә укырга йөрдек. Кыскасы, бергә үстек.
— Илһам абый балачакта нинди иде? — дим.
— Аны гел җырлаталар иде. Хәтерлим, мәктәптә чыршы бәйрәме булды. Ул заманда уенчык урынына камырдан балыклар пешереп эләләр иде. Аннары бәйрәмдә катнашкан балаларга шул пешкән ризыкларны чыршыдан алып бирәләр. И, аңа сөенәсең инде! Илһамга да шул бүләкне бирделәр. Аңа куанды инде, җаным! Тамак ач бит. Кием-салым турында әйтәсе дә юк.
Мөзәянә апа гомер буе Яңа Бүләктә яшәгән, колхоз эшендә булган. Мәрхүм җәмәгате белән өч бала үстергәннәр. Бүген төп таянычы Чаллыда яшәүче улы белән кызы икән. Бер улы фаҗигале рәвештә вафат булган.
— Бу — төп нигезем, — диде әбекәй. — Әти белән әни карт булгач, иптәшем алар белән яшәргә каршы килмәде. Соңрак яңа йорт салдык. Тик иптәшем минем кебек озын гомерле булмады. Безнең нәселдә озак яшиләр. Шакир бабабыз 96 яшен тутырган. Илһаметдин генә 83 яшендә китеп барды. Гыйнварда үлгәненә 5 ел була. Артист тормышы тынгысыз бит, гел юлда, гел кеше белән булды. Үзен сакламады.
Сөйләшергә бик ярата Мөзәянә апа. Заманча бер дигән йортта яшәсә дә, яшьлеген сагына икән. Басуда фәлән гектар чөгендер утаган, фермада эшләгән елларын, инде мәрхүм авылдашларын юксына…
— Безнең колхоз бай яшәде, Гыймадиев Шәүкәт абый бик көчле җитәкче иде, — диде әбекәй. — Өч тапкыр КПСС Үзәк Комитетының Байрагына гына ия булдык. Идарәдә Кызыл байрак торды. Күрше авыллар да безне мактап сөйли иде. Безнең әти белән әни Яңа Бүләккә Зәй районының Бистә Башыннан күченеп килгән була. Узган гасыр башында бит бу җирләргә төрле өч авылдан кешеләр килеп төпләнгән.
— Алар үзара дус-тату яшәдеме соң?
— Бик тату яшәдек. Мал суйсак та, бәрәңге утыртсак та, күмәкләп эшләдек. Авыл урамнары гөрләп тора иде. Эш беткәч, бергәләп күңел дә ача идек. Яңа Бүләктә гармунчылар, җырчылар күп. Күрәсең, халык бер-берсеннән күреп, җыр-моңга тартылган.
Яңа Бүләк Чаллыдан 35 чакрым гына ераклыкта. Әллә шуңадамы, халык биредә шәһәрчәрәк яши. Йорт-җирләрен гөл итеп тотып, зыялы гына сөйләшеп, матур гомер итәләр. Җыр-моңга булган сәләтләрен әйттем инде. Һәм алар легендар авылдашлары белән бик горурлана. “Илһам” чишмәсе, музей, мәктәп, мәдәният йорты, кая гына керсәң дә, бөтен җирдә бөек җырчының исеме балкып тора. Хәер, башкача була алмыйдыр да.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.