• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 25.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тәмлетамак

Язучы Зифа КАДЫРОВАдан БИШБАРМАК рецепты

Язучы Зифа КАДЫРОВАдан БИШБАРМАК рецепты

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Камыр өчен: 2 йомырка, 3-4 стакан он, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты стакан су.
Эчлек өчен: 1 кг сыер яки сарык ите, 1 кг бәрәңге, 2 суган, чама белән тоз, борыч, каз мае (булган очракта).
— Итне пешерергә салам. Бәрәңгене аерым пешерәм. Ул арада камыр басам. Җәймәнең калынлыгы токмачныкыннан калынрак булырга тиеш. Бер җәймәне шакмаклап кисәм, икенчесен түгәрәк килеш калдырам. Аларны аерым кәстрүлдә кайнап торган суга салып пешерәм. Ул суга каз мае да салам. Кайбер кеше җәймәләрне ит шулпасында пешерә. Каз мае салынган шулпага башта җәймәнең зурысын, аннан киселгәнен салам. Камыр 3-5 минут пешә. Бу вакытта бер кәстрүлдә ит, икенчесендә бәрәңге пешеп чыга. Түгәрәк җәймәне матурлык өчен тәлинкә төбенә салып калдырам. Шуннан түгәрәк җәймә өстенә ит, бәрәңге салам, тәменчә борыч сибәм. Өстенә шакмаклап киселгән камырларны тезәм. Шулпа өстәп җибәрәм. Бишбармак пешерүнең берничә сере бар. Беренчедән, аңа майлы ит кирәк, шулчак шулпасы тәмле була. Бу ризык татарга да, башкортка да казахлардан кергән. Ә алар майлы ит ярата һәм нигездә сарык ите ашый. Бишбармакны туган ягым Башкортстанда сарык итеннән пешерәләр. Мин исә сыер ите дә кулланам.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru