• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“БЕРЕНЧЕ КУБОГЫМНЫ ИКЕ ТӨН КОЧАКЛАП ЙОКЛАДЫМ”

“БЕРЕНЧЕ КУБОГЫМНЫ ИКЕ ТӨН КОЧАКЛАП ЙОКЛАДЫМ”

Көрәшче Алмаз ГӘРӘЕВ кечкенәдән спортта: 7 яшеннән көрәш түгәрәгенә языла, йөзүгә яратып йөри. Тренировкаларны калдырмый. Күп спорт төрләрен ярата, чаңгыны гына үз итми икән. IX сыйныфны тәмамлагач, спорт юнәлеше буенча китәргә карар кыла, Әлмәт физик культура көллиятенә укырга керә. Студент егет тулай торакта яши. Әлмәтнең “Тайфун” футбол җыелма командасы составында да тора.
— Сабантуйларда әтинең ничек бил алышканын гел күзәтә идем. Шуннан үзем дә кызыксындым. Әти мине тренер Артур Рәфис улы Миңнехановка бирде, — дип искә ала Алмаз. — Башта уйнап кына тотындым. Көрәш мине үз эченә бик тиз алып кереп китте. Ярышларга барасым килеп тора. Әнинең кайчак бик җибәрәсе дә килми иде. Алар имгәнмәсен дип борчыла бит. Барлык әниләр дә шулай. Ә әти ничек тә ияртеп алып китә.

“НИНДИ ЯРЫШ БУЛСА, БАРЫСЫНА БАРДЫМ”
Алмаз Гәрәев тумышы белән Азнакай шәһәреннән. 18 яшь тулды. Авырлыгы — 57-58 кг, бүген 60 кг үлчәү авырлыгында бил алыша. Азнакай һәм Әлмәт районнары командасы өчен чыгыш ясый. Алмазның әтисе — танылган көрәшче Руслан Гәрәев, Азнакайда спорт мәктәбе директоры. Әнисе азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Бертуган апасы Азалина КФУда II курста укый, сеңлесе Ралиягә — 5, энесе Рамазанга 3 яшь.
— Алмаз, син — көрәштә әтиең, мәрхүм Фирдәвес бабаңның матур дәвамчысы!
— Якын кешеләрем — миңа үрнәк, көрәшкә этәргеч бирүче дә. Әти гел: “Көрәшче һәрчак алда була. Тырыш, улым”, — дип әйтеп тора. Кайсы гына районга барса да, аның көрәшче дуслары бар. Үзара аралашып, хөрмәт итешеп яшиләр. 2013 елда Азнакайда бабам Фирдәвес Гәрәев истәлегенә оештырылган бәйгедә 25 кг да көрәшеп, призлы урын алдым. Шуннан кызыксынып киттем. Нинди ярыш оештырсалар, барысына да барып карап утырдым. Азнакайдан Әлмәткә киткәч, шөгыльләнүне Рузил Ганиев, Руслан Нургалиев, Фәнил Минһаҗев кул астында дәвам иттем. Әти белән Рузил абый келәмдә — көндәшләр, тормышта якын дус алар.
— Хәзер зурлар сафына күчтең. Ничек соң?
— Азнакайда түгәрәктә татарча көрәш кенә түгел, билбау көрәше буенча да шөгыльләндем. Балалар, яшьләр арасында республикада призер булып килдем. 2024 елда билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында республикада I урын алдым, Томск шәһәрендә Россия беренчелегендә призер булдым. Татарча көрәштә былтыр Татарстан чемпионатында зурлар арасында катнаштым. Ике әйләнешне үттем. Өченчесендә Лаеш командасы өчен көрәшүче Алексей Абрамов белән туры килеп, җиңелдем. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында да ике әйләнешне үттем. Бу бәйгеләр мине тагын да канатландырып җибәрде. Әле бит зурлар рәтенә бастым гына. Шуңа бу әйләнешләрне үтүне дә үзем өчен зур җиңү дип саныйм. Ә яшьләр арасында көрәшкәндә даими көндәшем Актаныштан Муса Әнвәров булды. Әле — ул, әле мин җиңеп бардык. Республика ярышында да бергә эләктек.
— Кайсы көрәшчеләр аеруча ошый, Алмаз?
— Беренче кумирым, билгеле, әтием. Бик әйбәт көрәшкән, көрәшә. Ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында җиңгән. Тренерларым Рузил һәм Руслан абыйларның матур көрәше турында еш ишетәм. Аларның бил алышкан видеоларын сокланып карадым. Чистай районы командасы өчен 65 кг да көрәшүче Илнар Закиров бик ошый. Татарча көрәштә дә, билбау көрәшендә дә матур көрәшә, беркайчан бәхәсләшми, балл сорап йөрми.

“КЕЧКЕНӘДӘН ТӘКӘ ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНДЫМ”
— Узган ел синең өчен беренче тәкәң белән дә истәлекле булды, Алмаз!
— Кечкенәдән Сабантуйларда көрәшкәләп йөргәндә, “Әти, тизрәк тәкә алырга иде…” — дигәнем хәтердә. “Улым, иртәрәк әле. Үз вакыты килеп җитә аның”, — дия иде әти. Узган ел ике авылда көрәшеп, I урын алдым. Абсолют батыр булып, икесендә дә тәкә оттым. Беренчесен корбан чалып, мохтаҗларга тараттым, таныш-белешләргә бирдем.
— Тәүге кубокны кайсы ярышта алдың?
— Алда әйткәнемчә, Азнакайда бабаем Фирдәвес Гәрәев истәлегенә оештырылган бәйгедә призер булдым. Шунда миңа бәләкәй генә кубок, медаль тапшырдылар. Ул чакта сөенгәннәрем! Шул кубок белән медалемне ике төн кочаклап йокладым.
— Якын арада нинди ярышларга әзерләнәсең?
— Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында катнаштым. Февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры көтә. Ныклап әзерләнәм, тренировкага көн дә йөрим.
— Уңышлар, Алмаз! Алда бары тик зур җиңүләр генә көтеп торсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.

Алмаз әтисе белән

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru