500 г тавык һәм сыер ите фаршы, 300 г шампиньон гөмбәсе, 1 кишер, 1 суган, 150 г сыр, майонез, тәменчә тоз, борыч.
Ике төрле фаршны кушып, тоз, борыч өстәп, яхшылап болгатырга. Шарчыклар ясап, табага тезәргә. Икенче табада вак итеп туралган суган, шампиньон гөмбәсе һәм угычтан уылган кишерне кыздырырга. Түгәрәк фаршлар уртасына уем ясап, кыздырылган гөмбәне салырга. Өстенә майонез сыларга. Кызган духовкага 30 минутка куярга. Әзер булырга 5 минут кала өстенә угычтан уылган сыр сибәргә.
Алинә МӘҖИДУЛЛИНА, Царево.