Рәис Мәрдән улы Миңнуллин белән шактыйдан аралашабыз. Геолог, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре ул. Икенче югары белеме буенча авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Ә минем өчен аның сәяхәтче булуы кызык, дөньяның 33 илендә булган кеше ул. Әле яңа гына чираттагы сәяхәтеннән кайтты. Барлыгы 18 мең чакрым араны гизеп, дөнья күреп кайткан. “Башта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, аннан Непалга очтык. Эверест тауларында сәяхәтебезне төгәлләдек. Тиздән эшеңә кереп чыгармын әле”, — дип, күп итеп фотолар җибәрде. Ул да түгел Рәис абый үзе дә килеп җитте. Гадәттәгечә, көләч, бәхетле иде.
“ТАТАРСТАННЫҢ БИШ РАЙОНЫНДА ЯШӘДЕМ”
— Рәис абый, бу юлы ниләр күрдегез? Нәрсәләр шаккатырды?
— Кайсы гына илдә булсам да, беркайчан да кунакханәдә ятмыйм. Гел йөрүдә, тирә-юньне өйрәнүдә мин. Башта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Шардж шәһәрен йөреп чыктык, океан суында коендык. Аннары Непал башкаласы Катмандуга очтык. Катмандуда буддо динен тотучыларның тарихый урыннарын карадык. Кайсы гына илдә булсам да, җирле халыкның тормышын өйрәнергә тырышам. Аларның телләрен аңлар өчен, үзем белән сүзлекләр йөртәм. Непалдагы тауларны күрсәгез! Кечкенә самолет арендалап, Эверест таулары аша очтык. Алар телендә бу таулар “Сагарматха” дип атала. Билгеле булганча, Эверест — безнең планетаның иң биек тавы. Бик күп илләр, төрле җирләр күргән кеше буларак әйтә алам: бу тауларны барып күрергә кирәк!
— Сездән, мөгаен, кайларда булдыгыз дип түгел, кайда булмадыгыз дип сорарга кирәктер?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Синең күпме белүең түгел, ә күпме йөрүең мөһим”, — дигән. Бөтен дөньяны гизү мөмкин түгелдер. 33 илдә булдым, Россияне исә аркылыга-буйга гиздем. Кеше сәяхәт итүне иң беренче туган җиреннән башларга тиеш дип саныйм.
Миңа кечкенәдән сәяхәт итү бәхете насыйп булды: мәктәпне тәмамлаганчы, Татарстанның биш районында яшәдем. Чөнки әти җитәкче урыннарда эшләде. Сарманда туганмын, аннан Тукай районына күченгәнбез. Шуннан соң тау ягына киткәнбез: Кама Тамагы, Тәтеш һәм Апас районнары. Хәтерлим, 6 яшемдә Кама Тамагында Идел буенда уйный идек. Аннан Лобач тауларына менәбез… Башка төбәкләрне, башка илләрне дә күрәсе килү теләге әнә шул чакта ук бөреләнде.
Апас урта мәктәбен тәмамлагач, КДУның геология факультетына укырга кердем. Анда инде чын мәгънәсендә сәяхәтләр өчен юл ачылды. Университетта яхшы укучы студентларны 4 айга практикага СССРның төрле төбәкләренә җибәрәләр иде. Ә начаррак укыганнар Татарстанда кала. Әнә шулай итеп биш ел студент булу дәверендә Кырым, Ямал, Урал, Себер, Казахстан, Украина — барысын да йөреп чыктым. Элек бит чит илләргә чыгу юк иде. Чикләр ачылгач, ягъни 1990 еллардан соң гына дөнья буенча сәяхәт итә башладым.
“ПАПУАСЛАР МӨСЕЛМАН ДИНЕНДӘ ИКӘН”
— Иң истә калган сәяхәтегез? Куркыныч янаган очраклар булдымы?
— Иң истә калган сәяхәт дип Гвинея утравына (Папуа-Индонезия) баруымны әйтә аламдыр. Гадәттә, сәяхәткә өчәү — табиб дустым Айрат Хәкимов, геолог дустым Рөстәм Гәрәев белән чыгабыз. Айга якын йөргән чаклар да була.
Иң истә калган сәяхәтне иң озыны дип тә әйтә алам. Бервакыт без, өч дус, башта Кытайга киттек. Аннан, Филиппиндагы шарлавыклар, вулканнарны карагач, Австралиягә очтык. Шуннан Индонезия архипелагы составына керә торган Яңа Гвинеягә барырга ниятләдек. Андагы кебек су асты дөньясы беркайда да юк. Танышлар аша Индонезиянең (Гвинея утравы) мулласын таптык, ул безне каршы алды. “Катер белән ачык океанга чыгасы килә. Су астындагы мәрҗәннәрне күрәсе килә”, — дидек.
Кыскасы, безне төнлә Тын океанга алып чыгып киттеләр. Алты-сигез баллы көчле шторм башланды, сөйләп аңлатып булмый. Катерны очырта гына. Безгә паспортларны полиэтилен белән билгә бәйләп куярга куштылар. Иң аянычлысы, алай-болай булса, безне эзләмәячәкләр иде, чөнки Индонезиягә рәсми рәвештә килмәдек. Кичке сәгать унбердә башланган шторм иртәнге дүрттә генә бетте. Исән калуыбызга үзебез дә гаҗәпләндек.
— Тизрәк утрауга кайту ягын карадыгызмы?
— Юк шул. Безнең папуаслар белән очрашасы килде. Тамак ялгап алгач, пляжга киттек. Карасак, папуаслар учак ягып казан аскан, нидер пешерә. Болар безне уратып алды, сәер итеп карыйлар. Дөресен әйтәм, куркып калдык. Ул да түгел дустыбыз Айрат намаз укый башлады. Баксаң, папуаслар да мөселман динендә икән, безне менә шул коткарды. Шуннан безнең белән кочаклаштылар, әле сыйладылар да. Ярканат тотып, шуңардан аш пешереп ашаттылар.
Тын океанга чыгуыбызның тагын бер максаты су астын күрү иде. Маскалар киеп, океан төбенә төшеп киттек. Мәрҗәннәрнең матурлыгы… Чын могҗиза инде. Карасак, океан төбендә нәрсәдер йөзә. Видеога төшерергә дип артыннан киттек. Баксаң, бу келәмсыман, ягъни мыеклы акула икән. Моңа кадәр бер дә күргәнем юк иде, чынлап та келәмгә охшаган, киң. Янына барып ук видеога төшердек. Безне катер белән утрауга алып килгән егетләргә видеоны күрсәткән идек: “Акула сезне тешләргә мөмкин иде. Башка янына якын бармагыз”, — диделәр. Яңа Гвинея утравыннан менә шулай бик күп тәэсирләр алып кайттык.
— Рәис абый, сәяхәтләр вакытында гомерегезне куркыныч астына да куясыз икән…
— Берәү судан куркып, мич башында ятып та сулы ләгәнгә егылып төшеп үлгән, Казан урамында машина бәреп китәргә дә мөмкин. Аллаһка тапшырган, начарлык турында уйламаска, позитив булырга кирәк. Мондый сәяхәтләрдән алган тәэсирләр бик озакка җитә, яңа көч бирә.
“ҺӘР СӘЯХӘТКӘ НЫКЛАП ӘЗЕРЛӘНӘМ”
— Тагын кайларга барырга ниятлисез? Сәяхәт алдыннан маршрутны билгелисезме?
— Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, планнарыңны сөйлә, диләр. Мин дә кая, кайчан сәяхәткә җыенуым турында берәүгә дә сөйләмим. Кайткач кына сөйлим. Һәр сәяхәткә ныклап әзерләнәм, күп укыйм. Маршрутны, планны төзим. Әзерлексез беркайчан чыгып китмим.
— Сәяхәтләрдә йөрергә акча каян аласыз? Хәзер алар кыйммәткә чыга…
— Беренчедән, мин әле һаман да эшлим. Тәҗрибәле белгеч булганга, эш урынымда абруем зур. Икенчедән, җәяү йөрим. Җиңел машинага күпме акча китә, ә минем экономия чыга. Җәяү йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы. Шуның өчен күпләр миңа 70 яшьне бирми. Көн саен 8-10 чакрым ара узам. Эшкә җәяү киләм. Гомумән, тормышны яратып яшим, үзеңнең теләк-максатларыңны икенче планга куймау да сине яшәртә дип уйлыйм. Ул яктан мин бәхетле: ныклы гаиләм, тугры дусларым бар.
— Рәис абый, эшегез турында да сөйләшик әле. Сез туфракны сәламәтләндерүче “табиб” бит. Җирнең составын өйрәнәсез, известьләү белән шөгыльләнәсез.
— Татарстандагы авыл хуҗалыгы җирләренең 40 %тан артыгы әче туфраклы. Органик ашламалар һәм известьтән башка бездә югары уңышка өметләнеп булмый. Әче туфрак нәрсә соң ул? Димәк, анда файдалы бактерияләр үлгән. Хәзер бит авыл хуҗалыгы тармагы көчле, югары уңыш алу өчен җирнең бөтен мөмкинлеген кулланалар. Ә бу туфракны эштән чыгара.
Гади итеп аңлатам: кеше организмында 3 килограмм чамасы файдалы бактерия бар. Антибиотик эчсәк, ул бактерияләр үлә һәм ашаган ризыгыбыз эшкәртелми башлый. Җир белән дә шул хәл. Белмичә күп итеп ашлама кертсәк, файдалы бактерияләр үлә. Шуның өчен дә җирне иң беренче известьләргә кирәк. Известь — табигый кальций һәм магний ул. Җиргә водород утыра, кальций аны юк итә. Нәтиҗәдә җир уянып китә һәм эшли башлый.
Бүген Татарстанда 23 известь карьеры бар. Ягъни җирдән таш алалар һәм шуны ваклап, кырларга сибәләр. Гомерем буе диярлек шушы юнәлештә эшлим, шуның өчен әлеге теманы бик яхшы өйрәндем. Җирне известь белән туендыру бик мөһим. Белоруссиядә бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирәләр. Шуның өчен дә аларда уңыш яхшы.
“Авыл хуҗалыгы җирләрен саклау” турындагы закон нигезендә, туфрак биш елга бер тапкыр тикшерелергә тиеш: күпме фосфор, калий, магний, азот җитми. Һәм шуның нәтиҗәсендә картограмма ясала.
— Бәрәңге бакчасына да известь кертергәме?
— Башта туфракны тикшертергә кирәк. Кешегә дә белер-белмәс витаминнар кулланырга киңәш ителми. Монда да шул хәл.
— Әче туфраклы районнарны әйтә аласызмы?
— Алар шактый. Мисал өчен, Аксубай районында — 59, Сабада — 70, Әлкидә — 67, Алабуга, Чүпрәледә — 66, Актанышта 60 %. Бу — белгечләр тикшергән бөтен мәйдан буенча дигән сүз. Алда әйткәнемчә, Татарстан буенча бу сан 44 %ны тәшкил итә.
— Рәис абый, тормыштагы иң зур хыялыгыз, максатыгыз нинди?
— Әле барасы килгән җирләрем бик күп, әнә шуларны күрергә исәнлек, мөмкинлек булсын, дип телим. “Россиянең җиде могҗизасы” буйлап йөреп чыктым. Искиткеч тәэсирләр алдым. Бөтен кешегә дә киңәш итәм.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә 1199 объект исәпләнә. Бу исемлектә Россия Федерациясенең дә 31 объекты бар. Шулай булгач, барыр җирләрнең исемлеге озын, географиясе киң әле!
P.S. Узган елның 19 декабрендә Рәис Миңнуллинга 70 яшь тулды. Саулык, озын гомер телибез. Гел шулай тормышны яратып яшәргә язсын.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.