Ютазы районы Бәйрәкә авылында борынгы шөгыльләрнең берсе — палас сугу йоласы сакланып калган. 72 яшьлек Тәнзилә Мәрданшинаның кул эшләрен күргәч, исең китә. Тәнзилә апа — гаять актив кеше. Ул “Моңлы саз” ансамбленә җырларга, бию түгәрәгенә дә йөри. Янында ярты сүздән аңлаучы ире — Кәшиф һәрчак ярдәм итәргә әзер. Быел бергә яши башлауларына да ярты гасыр булган. Өч балага гомер биргәннәр. Биш оныклары, бер оныкчыгы аларның тормышларын тагын да канатландырып җибәрә.
— Ютазы мәктәбендә урта белемне алгач, Октябрьский шәһәрендә тегүчелеккә укып, тегү фабрикасында эшләдем, — дип сүз башлады Тәнзилә апа. — Бала чактан тегәргә, чигәргә, бәйләргә яраттым. Лаеклы ялга чыкканчы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Палас сугарга 95 яшьлек күршем Зөләйха Газизовадан өйрәндем. Иң беренче эш итеп музейдагы станокны ирем, Зөләйха апа белән бергәләп өчәү төзәттек. Шуннан ике палас суктык. Алар әле дә музейда саклана. Музейга экскурсиягә килүчеләргә эшләп тә күрсәтәбез. Өйдәге станокны Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче кодам ясап бирде. Ул шулкадәр зур, аны урыннан күчереп йөртеп булмый. Күршем Зөләйха апа башта мәктәп укучыларын бу шөгыльгә өйрәтте. Аннары мин аның һәр кул, аяк хәрәкәтләрен дәфтәргә язып бардым. Палас сугу төгәл сан белән башкарыла. Палас сукканда сөйләшергә ярамый, алайса, буталып бетәсең. Хәзер инде дәфтәрне истәлек өчен генә саклыйм. Мин килен булып төшкән Бәйрәкә авылында элек һәр икенче өйдә диярлек палас сукканнар. Өлкән буыннан иске паласларны алып, матур бизәкләрне миллиметрлы кәгазьгә төшерәм дә соңрак шуларны үзем ясыйм. Заманында бер айга икешәр метрлы өчәр палас эшләгән булды. Станок ул вакытларда иртәнге сәгать 7 дән төнге 12 гә кадәр туктап тормады. Иртән Зөләйха апа, кич мин утыра идем. Безнең паласлар турында ишетеп, әллә кайлардан килеп, заказ бирәләр. Йон катыш җепне (полушерсть) Октябрьский, Урыссу, Ютазыдан сатып алабыз. Ул җеп уңмый, бөгәрләнми һәм тузмый да.
Тәнзилә апа — районда иң күп газета-журналлар укучыларның берсе. Хәтта, абунәчеләр арасында үткән бәйгедә катнашып, савыт-сабалар җыелмасы да ота. Тормышны яратучы, юмор хисле ул Тәнзилә апа! Һәрчак яңалыкка омтыла, яшьләргә бар яктан да үрнәк.
Арыслан ГӘРӘЕВ.
Зөләйха апа