• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“ЕЛАННАР ҖЫЛЫНЫ ЯРАТА”

“ЕЛАННАР ҖЫЛЫНЫ ЯРАТА”

Татарстанда бердәнбер шәхси экзотариум Алабугада урнашкан. Хуҗасы — күпләргә таныш блогер, зоопсихолог Дионис Король. Ул инде 4 ел еланнар үрчетә. Анда сөйрәлүчеләрнең 10 төре бар.
— Кечкенә вакытта еланнар турында фильм караган идем. Шул чакта: “Их, үскәч, мин дә асрар идем”, — дидем. Мәктәптә укыганда биология укытучысын еланнар хакында сорашып аптыратканымны да хәтерлим, — дип искә ала Дионис.
Егет теләгенә ирешкән. Бүген аның коллекциясендә нинди генә елан юк. Иң озыны 5 метрдан артыграк. Авырлыгы — 40 килограмм тирәсе. Иң кыскасы — 50-70 сантиметрлы “полоз” төре.

— “Королевский” питон да үзенчәлекле. Ул сигез айга кадәр ашамыйча тора ала. Аны асраучылар, авырыймы икән әллә, дип кайчак куркып та кала. Шулай ук “гондурас” еланнары да бар миндә, алар берсе дә агулы түгел, — ди Дионис.
Еланнар асрауның шунысы җайлы, бик кечкенә булмаса, ике атнага бер ашатсаң да җитә. Еланнар террариумда тора. Аларны ай саен суда коендыралар. Еланнар туңдырылган тавык, тычкан ашый, кайберләре бака, йомырка белән туклана, шунысы кызык — ризыкны тоташ килеш, чәйнәмичә генә йоталар икән. Йомышларын атнага бер тапкыр үтиләр. Прививкалар салдырасы юк. Иң мөһиме — салкын тимәсен. Шуңа да гел температура режимын сакларга кирәк.
— Еланнар җылы ярата. Йә махсус ковер, йә ут ярдәмендә аларга уңайлы шартлар тудырабыз. Эчәргә су һәрчак алларында, — ди Дионис.
Хатыны баштарак еланнан курка торган булган. Хәзер үзе дә иренә ярдәм итә. Ике кызлары да экзотик хайваннар белән кызыксына.
— Еланнар төрле була. Безнең яктагылар кыш буе йоклый. Тропик илләрдә исә алай түгел. Үрчүгә килгәндә, кайбер төр еланнар ел саен 26 шар йомырка салырга мөмкин. Ә кайберләре, 8 ай йөрткәннән соң, 10 лап тере елан баласы тудыра. Аларны сатабыз. Бер елан баласы 2500-3000 сум тора. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә елан сатып кәсеп итүчеләр дә очрый. Табигатьтә еланнар 5 ел тирәсе яшәсә, террариумда гомерләре 25 яшькә дә җитәргә мөмкин, — ди Дионис.
Сөйрәлүчеләрдән тыш экзотариумда кәлтә еланнар, Африка керпесе, тутый кошлар, этләр, Чили тиеннәре һәм башка экзотик хайваннар бар. Бирегә төрле районнардан олысы, кечесе килә икән. Еланнар белән фотосессияләр оештыручылар да җитәрлек.
— Еланнар спиртлы эчемлек һәм хушбуй исен яратмый. Шулай ук ялтыраган, очлы нәрсәләрне дә өнәп бетермиләр. Шуңа да еланнар усалланмасын өчен, фотога төшүчеләрне бу хакта алдан кисәтәбез, — ди Дионис.
— Нигә хатын-кызны елан белән чагыштыралар икән? — дип кызыксынам.
— Кайчакта хатын-кызлар да елан кебек агулы, агрессив, усал булгангадыр инде. Бу шаярып әйтелә торган сүз бит. Үземнең хатыныма бер дә елан дигәнем юк. Югыйсә еланнар гүзәл затлар кебек җылы, ягымлы булганны ярата. Үзең тыныч булсаң, еланнар да сабыр. Алар куркыныч туганда гына усалланырга мөмкин. Шуңа да урманда күрсәгез, таяк ташламагыз, куркытмагыз, таптамагыз. Үз юлы белән китәргә мөмкинлек бирегез, — ди Дионис.
Киләчәктә ул агулы елан — “комодский куфия” алырга хыяллана.
— Бу — дөньядагы иң матур еланнарның берсе. Зәңгәр төстә. Гомумән, агулы еланнарның холыклары башка, алар үзенчәлекле бизәкләре белән дә аерылып тора, — ди Дионис.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru