• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Ярдәм кирәк!

“ИРЕМНЕ ЯШӘТӘСЕМ КИЛӘ”

“ИРЕМНЕ ЯШӘТӘСЕМ КИЛӘ”

Гөлмирә үзе белән бу хәлләр булырга мөмкин дип күз алдына да китермәгән. “29 яшьтә кеше яшәү белән үлем арасында тартыша ала дип уйламый да идем. Аллаһ иремә ярдәм бирсен иде”, — ди күз яшьләрен тыя алмыйча.
Гөлмирә белән Дамир Фәләхиевлар Лаеш районы Нармонка авылында яшиләр. Егет белән кыз Киров өлкәсе Красная Поляна бистәсе техникумында таныша.

— Мин тумышым белән Красная Полянадан. Балачагым бәхетле узды. Әти-әнием янымда, әбием гел иркәләп тора. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач та, туган ягымны ташлап китәсем килмәде. Техникумга укырга кердем. Аш-су белгечлеген үзләштердем. Дамир исә шул техникумда тракторчы булырга укый иде. Еш күрешәбез. Аны үзем әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Ул мине: “Тәмле пешерәсең”, — дип мактый. Рәхәт чаклар, — дип искә ала Гөлмирә.
Укуын тәмамлагач, кыз Ижауга эшкә урнашкан.
— Бу еллар минем өчен зур сынау булды. Дамир еш кына: “Син хатыным булачаксың, безнең матур кызларыбыз туачак”, — дия иде. Ул чакта бу сүзләрне уен дип кенә кабул иттем. Ә аралар ерагайгач, Дамирны никадәр яратканымны аңладым, — ди Гөлмирә.
Яшь пар гаилә кора. Аларның бер-бер артлы ике кызлары туа.
Тормыш ал да гөл генә түгел шул. Башта Гөлмирәнең яраткан дәү әнисе якты дөньядан китеп бара.
— Дәү әнине соңгы юлга озатканда, әтинең еш йөткергәненә игътибар иттем. “Салкын морс эчкән идем, тамакка салкын тигән, ахры”, — диде ул. Тик берничә айдан әтидә үпкә рагы ачыкланды. Ул безнең күз алдында сулды, ябыкты. Йөзе соры төскә керде. Якын кешеңнең азаплануын күрү бик авыр иде. Әтине былтыр декабрьдә соңгы юлга озаттык, — дип сөйли Гөлмирә.
Күп тә үтми ул иренең дә йөзе әтисенеке сыман сорылана баруын сизеп ала.
— Дамир ябыга башлады. Башта борчылудандыр дип уйладым. Якын кешеләремне югалткан вакытларымда ныклы терәгем булды ул. Гел янәшәмдә иде. Сораша торгач, күптән башы авыртуын, йомышын үтәгәндә кан килүен сөйләде. Болай да авыр икәнне күреп, бу хакта әйтмәгән. Хастаханәгә барырга үгетләсәм дә, тыңламады. Геморройдан үлгән кеше юк, дип кенә әйтә иде. Хәле бөтенләй начарлангач, табибларга бардык. Анда эчәклектә яман шешнең дүртенче стадиясе икәнлеге ачыкланды, — ди Гөлмирә.
Дамир Республика онкология хастаханәсендә дәвалана. 13 химия курсы ала. Дарулар билгеләнә.Тик алга китеш кенә сизелми. Гөлмирә иренә ничек тә ярдәм итәр өчен, чит ил клиникаларын барлый башлый.
— Безгә Израильдә ярдәм итәргә ризалаштылар. Дәвалану өчен 1 миллион сум сорыйлар. Бу сумманы үзебез генә җыеп бетерә алмыйбыз. Кызларыбыз әтиләренең тизрәк савыгуын көтә. Аларның берсенә — 3, икенчесенә 5 кенә яшь. Балаларыбызны аякка бастырыр өчен иремнең янәшәдә исән-сау булуы кирәк. Зинһар, битараф булмаучылар безгә ярдәм итсен иде. Иремне яшәтәсем килә, — дип өзгәләнә яшь хатын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Фәләхиевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8-922-925-38-18 (“Сбербанк” картасына беркетелгән, Сәйдә Розиковна (әнисе) исемендә).

Хәбәрләр

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

26 апрельдән футбол буенча Татарстан чемпионаты башлана.

Онкологик авыруларны дәвалау өчен, “Лина М” компаниясе препараты клиник сынауның беренче фазасын үтә.

“Аэрофлот” Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларны озатып баручыга 25 апрельдән 12 майга кадәр бушлай очу мөмкинлеге бирә.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru