Күренекле рәссам Булат Гыйльванов Алабуга шәһәрендә туып-үскән. Алабуганың И.И.Шишкин исемендәге сынлы сәнгать мәктәбен, Чаллы сәнгать училищесын, Санкт-Петербургның И.Е.Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының графика факультетын тәмамлаган. Россия Сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә белем алган.
Булат Гыйльванов — Б.Урманче исемендәге дәүләт премиясе (2003), М.Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе (2007) лауреаты. 2016 елда Россия сынлы сәнгать академиясе медале белән бүләкләнә. 2010 елда милли эпоска багышланган “Эпос сулышы” проектын оештыручыларның берсе. Ул — мәшһүр “Алтынчәч”, “Җиде энҗе”, “Болгар дастаннары”, “Хатирәләр”, “Кыйссаи Йосыф” серияләре авторы. Аның әсәрләре Татарстан дәүләт музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана. 2002 елдан Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре сафында.
— Гаиләдә биш бала үстек. Әтием мине II сыйныфтан сынлы сәнгать мәктәбенә укырга бирде. Ул үзе дә бик матур рәсем ясый иде. Әнием Миңлеҗиһан чигү чигә, челтәр бәйли. Өебез аның кул эшләнмәләре белән ямьләнеп тора.
Төп иҗадый юнәлешем — этнофутуризм. Ягъни этник мәдәни гореф-гадәтләргә таянган заманча сәнгать стиле. Кешегә үз тамырларын искә төшерү мөһим, югыйсә глобальләштерү ятьмәсенә таба барабыз.
— Булат, дастаннар сериясе ничек туды?
— Дастаннар, риваятьләргә беренче тапкыр 1998 елда мөрәҗәгать иттем. Мине Алтынчәч риваяте кызыксындырды. Аннары графика белән, ун хезмәттән торган “Болгар риваятьләре” сериясенә алындым.
Китап графикасы остаханәсен тәмамладым. Студент чакта ук Санкт-Петербург китап нәшриятында фэнтези темасындагы басмаларны иллюстрацияләр белән бизәдем. Чаллының “Аргамак” журналына рәсемнәр юлладым. Айдар Хәлимнең “Биктырыш” балалар китабы өчен иллюстрацияләр ясадым. Тарих фәннәре докторы, археолог К.Руденконың “Биляр. Осень 1236 года” китабы өчен сәнгати-тарихый реконструкцияләргә теләп алындым. Татарстан китап нәшрияты тәкъдимнәрен дә кире какмыйм. “Татар халык әкиятләре” (2019) кабат нәшер ителде. Бар да гаилә тәрбиясе аша килә дип саныйм. Әтием гомер буе тарих белән кызыксынды. Шәхси китапханәбез дә бай иде. Кызыбыз Айлының да татар шигырьләрен укуын, әкият-риваятьләрне белүен телим. Чөнки үзем үскән чорда башка милләт йогынтысы көчле иде.
— Булат, син рус мәктәбен тәмамлагансың, ә татарча бик чиста сөйләшәсең! Бүген татар балаларының күпчелеге үзара русча аралаша. Бу аяныч хәлне ничек үзгәртергә мөмкин дип саныйсың?
— Рус мохитле калада үстем, татарча яхшы белми идем диярлек. Әмма кызыбыз тугач, туган телебездә генә сөйләшә башладым. Тормыш иптәшем татар булса да, татарча белми иде, ләкин без тырыштык. Кызыбыз татар балалар бакчасында татарча иң яхшы сөйләшүче бала. Без гел татарча аралашабыз. Русча сөйләшергә күнеккән балага кисәтү ясарга кирәкми дип саныйм. Бала киреләнергә мөмкин. Минемчә, гаиләңдә үзең үрнәк күрсәтеп, үз ана телеңдә аралашырга кирәк.
— Булат, “ТӨРКСОЙ” уздырган Халыкара иҗат лабораториясендә, “Арт-Истанбул” ярминкәләрендә катнаштың, картиналарың Әнкарада уңышлы сатылган. Төркиядә яшәдең, төрек телен дә яхшы беләсең. Тик Казанга кайтырга булгансың.
— Ни гаҗәп, укуымны тәмамлагач ук, чит илгә китәргә уйлаган идем, чөнки безнең һөнәр ияләре өчен матди яктан авыр вакыт башланган иде. Ләкин ул чакта да ничектер бу нияттән кире кайта алдым. Язмыш инде бу, Татарстан мине һәрчак үзенә тартты.
— 2009 елда “Бибинур” кинофильмын төшерүдә куючы рәссам буларак та катнаштың бит әле.
— Озак еллар Казан, Чаллы, Буа татар дәүләт театрлары белән хезмәттәшлектә булдым. Режиссер Ренат Әюпов белән иҗадый дуслыгыбыз күптәннән. Соңгы вакытта Кариев театрының “Сөннәтче бабай”, Минзәлә татар драма театрының “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектакле бизәлешен, сәхнә костюмнарын иҗат иттем.
Миңа музыка өлкәсе дә ошый! Гитарада уйныйм, җырлыйм. “Бараҗ” төркеме өчен җыр тексты яздым. Алабуганың 1000 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән фильмдагы җыр да минем шигыремә иҗат ителгән.
— Булат, син яшь рәссамнарны укыттың. Уңышка ирешү өчен, рәссамга нәрсә кирәк?
— Рәссам һәр көн практикада булырга тиеш. Һәр көн ясамасаң, бар да онытыла башлый. Баш мие белән кул гел элемтәдә булып, гел рәсем ясау белән шөгыльләнү мәҗбүри. Бары шул очракта гына рәссам зур уңышларга ирешә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.