• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЭШЕМДӘ КӨМЕШ, МЕДИЦИНА КОРЫЧЫ КУЛЛАНАМ”

Казанда яшәүче терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина декрет ялында үзенчәлекле шөгыль тапкан — эпоксид сумаласыннан төрле бизәнү әйберләре: түштамга, алка, сувенирлар ясый башлаган.
— Минем өчен бу үземне башка өлкәдә сынап карау иде. Яраткан шөгылем керем дә китерә башлагач, тагын да күңеллерәк булды, — ди әңгәмәдәшем.
Үзе өчен генә ясаган эшләнмәләрен сатып алырга теләүчеләр арткан.

Альбина ясаган эшләнмәләрнең нигезендә эпоксид сумаласы. Төп үзенчәлеге — ул аларга табигый элементлар: кипкән яфраклар, чәчәкләр, нарат күркәсе һ.б. куша. Кайсыларын алтынсу, көмеш төс белән бизи.
— Үзем табиб булгач, эшләнмәләрнең сәламәтлеккә зарарсыз булуларына, экологик яктан чиста продуктлардан әзерләнүенә игътибар бирәм. Алар аллергия китереп чыгармый торган табигый әйберләрдән ясала. Көмеш, медицина корычы кулланам, — ди Альбина.
Кечкенә генә түштамганы ясар өчен биш көн вакыт китәргә мөмкин икән. Оста күңел җылысын биреп эшли. Сумала катсын өчен дә вакыт кирәк. Аннары кытыршы җирләрен шомарта. Барысын да кулдан эшли.
— Эшләнмәләремне башта үземдә сынап карадым, бүләк итә идем. Аннары фотоларын социаль челтәргә урнаштырдым. Телеграмда үз каналыбызны булдырдык. Шуны күреп, танышларым сорый башлады. Беренче заказлар барлыкка килде. Әйтик, кардиологлар йөрәк формасындагы түштамгалар ясавымны үтенде. Хәзер эштә шуны тагып йөриләр. Күпләр “сарафан” радиосыннан ишетеп белә. Россиянең башка шәһәрләреннән дә кызыксынып шалтыратучылар бар. Хәтта Азиядән сораучылар булды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Интернетта бу шөгыль хакында мәгълүмат җитәрлек булса да, түштамга, алка үрнәкләрен, бизәкләрен әңгәмәдәшем үзе тудыра. “Шул рәвешле эшләнмәләр тагын да үзенчәлеклерәк, кабатланмас була”, — ди Альбина.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru