• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КУРЧАКЛАРГА МИЛЛИ КИЕМНӘР ТЕГӘМ”

Вакытның бер минутын да юкка сарыф итмәскә! Зәйдән оста куллы Рузилә Нефедова шундый девиз астында яши. Аның тылсымлы куллары бер эштән дә курыкмый. Курчаклар өчен милли күлмәкләр тегә, күз явын алырлык картиналар да ясый ул.

— Тумышым белән Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылыннан, — дип сүз башлады Рузилә апа. — Октябрьск шәһәренең 17 нче мәктәбен тәмамладым. Анда хезмәт дәресендә безне тегәргә өйрәттеләр. Казанның элемтә техникумына укырга кердем. Аннан Чаллыга “КАМАЗ”га юллама белән җибәрделәр. Булачак ирем Вячеслав белән дә шунда таныштык. Ул — Зәй районы егете. Бераздан Зәйгә күченеп кайттык. Лаеклы ялга чыкканчы, телефон станциясендә электромеханик булып эшләдем. Төнлә дә сменаларга чыгарга туры килә иде. Эштән бушаган арада балаларыма, дусларыма киемнәр тектем. “Крестьянка” журналында басылган эскизлардан бик теләп файдаландым.
— Сезнең коллекциядә йөздән артык курчак. Ничек ясый башладыгыз?
— Олы кызым Оля Түбән Камада тәрҗемәче булып эшли. Берсендә зур гына оешмага Германиядән кунаклар килгән. Кызым шуларга рус һәм татар милләтеннән курчаклар ясап бирүемне сорады. Кунаклар бу истәлекле бүләккә бик сөенгән. Мин курчакларны сатып алам яки танышларым бүләк итә. Күлмәкләрне тегәр алдыннан һәр милләтнең үзенчәлекләрен өйрәнәм. Коллекциямдә якут курчагыннан алып Чукотка кызына кадәр бар.
Рузилә Нефедова картиналар да ясый, табигать күренешләрен төшерергә ярата. Тәрәзә артындагы пейзаж, һәр ел фасылындагы урман илһамландыра аны. Үзенең кул эшләрен бүләк итеп бирергә ярата. Сәйләннән башкарган эшләре дә күз явын алырлык. Тиздән
70 яшен тутырачак Рузилә апага үз яшен биреп тә булмый. Картаймауны ул хәрәкәттә, спорт белән шөгыльләнүдә күрә. Җәй көне үзләренең йортын һәм тагын 10 подъездны үз акчасына шау чәчәккә күмә. Вячеслав абый белән ике кыз үстергәннәр. Хәзер оныкларына да ул — яраткан дәү әни.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru