Узган елның көзендә көрәш дөньясында кайнаучылар арасында: “Яшь көрәшчеләр өчен “Зилант” клубы оешкан икән”, — дигән хәбәр таралды. Белми калганнарга, нинди клуб бу, дип озак “баш ватасы” булмады. Берничә җирдә көрәш түгәрәге ачып, яхшы тренерлар билгеләп, көрәшергә теләгән балаларга бер дигән уңайлыклар тудырып, эшкә тотынган “Зилант” 2023 елның декабрендә инде зур ярышларда үзен сыный башлый. Әле 2-3 февральдә генә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган турнирда 48 команда арасында чак кына пьедесталга менми калдылар — IV урынны яуладылар.
9 февральдә Арча районы башлыгы призларына үткәрелгән ярыштан II урын белән кайттылар. Составта балалар, үсмерләр белән бергә Фаяз Зарипов, Алмаз Миңнехуҗин кебек спорт осталары да бар. “Зилант” егетләре хәзер җиң сызганып 5-7 мартта булачак Татарстан чемпионатына әзерләнә.
“Балаларның кумирлары — тренер!”
“Зилант”ның бер түгәрәге Казан энергетика көллияте спортзалында эшли. Тренерлары — Россиянең спорт остасы, берничә тапкыр дөнья чемпионы булган Илмир Төхвәтуллин. Узган ел ул көрәштән китәчәген игълан иткәч, көрәш сөючеләр гаҗәпләнде. Илмир келәмнән китте, әмма көрәштән китмәде! Бүген үзе чемпионнар әзерли. Илмир уздырган тренировкаларның берсендә үзем дә булдым. Шунда Яшел Үзән районының Күгәй авылы егете Фәнис Ихсанов белән сөйләшеп киттек. Аңа 16 яшь, I курс студенты. “Көрәш белән 7 яшьтән мавыгам. “Зилант” командасына узган елның ноябрендә килдем. Көрәштә минем өчен Илмир Төхвәтуллин, Динар Кәримуллин, Раил Нургалиев, Радик Сәлаховлар үрнәк. Көллияттә тренер Илмир абый буласын белгәч, сөендем. Татарстан чемпионатына әзерләнәбез. 65 кг авырлыкта көрәшәм”, — ди Фәнис.
— Көллияттә 1178 студент укый, 100 гә якыны көрәш белән мавыга. Егетләр арасында агитация алып барабыз. Барысы да тренердан тора. Балаларда кызыксыну, бу спортка мәхәббәт уята белү кирәк. Илмир Төхвәтуллинның безгә килүенә сөендек. Андый чемпионнар — балаларның кумиры! — ди Казан энергетика көллияте директоры Азат Хәбибуллин. — Бездә элек тә көрәш секциясе эшләде, әмма бүгенге кебек үк түгел иде. Хәзер күп мөмкинлекләр тудырылды. Даими тренировкалар — сәламәт яшәү рәвеше дә. Өстәвенә бушка. Егетләр ярышта катнашып, урыннар алып йөри.
“Зилант” клубы тагын Казанда 80 нче мәктәптә, Сарман районында да түгәрәкләр оештырды.
Бу мәктәпкә тренер булып дөнья чемпионатларын откан, танылган көрәшче Динар Кәримуллин килде. Мөхәммәт Хәбибуллин да тренерлык эшен алып бара. Сүз уңаеннан, Динар “2023 елның иң яхшы көрәшчесе”, “2023 елның иң яхшы тренеры” дип табылды. Быел Муса Җәлил турнирында үз авырлыгында чемпион булды, команда (Лаеш) белән дә I урынны яулады.
— Динар, барысына да ничек өлгерәсең?
— Яшь, энергияле вакытта эшләрне күбрәк башкарып калырга кирәк. Балалар белән эшләү җиңел түгел. Алардан соң шөгыльләнергә кайвакыт энергиям дә калмый. Барыбер тырышабыз.
— Балаларны түгәрәккә җыю авыр булмадымы?
— Мәктәптә күп милләт балалары укый. Директор Роберт Мияссәр улы Мансуров белән сыйныфтан сыйныфка кереп сөйләштек. Яңа ел турниры уздырдык. Расих абый һәрберсенә Яңа ел бүләкләре өләште, акчалата призлар куйды. Иганәчелек ягыннан да терәк зур, дип әйтүем.
“Көрәш балалардан башлана”
“Зилант” клубының оештыручысы, президенты — “Интерметтрейд” ҖЧҖнең генераль директоры Расих Габдрахманов. Чыгышы белән Теләче районы Сауш авылыннан. Бабасы һәм абыйларына ияреп, 8-9 яшьләрендә көрәшә башлый ул. Мәктәпне тәмамлаганчы, республика күләмендәге ярышларда яшьләр арасында Теләче данын яклап йөри. Казанга киткәч, Марат Әхмәдиев җитәкчелегендә Вахитов районы өчен көрәшә. Башкала Сабантуйларында батыр калганын күпләр яхшы хәтерлидер. Татарстан, Россия чемпионатларында катнашып, 2000 елда милли көрәш буенча спорт остасы исемен яулый. Көрәш өчен янып, зур эшләр башкарып йөри. Туган ягында берничә ел элек “Спорт остасы Расих Габдрахманов исемендәге көрәш турниры”н оештыра. “Турнир биш ел уздырылды, киләчәге бар”, — ди әңгәмәдәшем.
— “Зилант” ничек оешты, Расих Әхмәтович?
— Безнең оешмада күп көрәшчеләр эшли. Аларның да этәргече булгандыр. “Зилант” дигән фирмабыз бар. Көрәш клубына да шушы исемне куярга булдык. Бу эшкә алынгач, Татарстан көрәш федерациясе рәисе Марсель Шәрипҗан улы Таһировка: “Балалар белән шөгыльләнер идем. Берәр мәктәп булмасмы икән?” — дип мөрәҗәгать иттем. Күбрәк балаларны җыясым килә. Көрәш балалардан башлана, аларны тәрбияләргә кирәк. Шул теләк белән тотынган эш бу. Аллага шөкер, көчле тренерлар күп, алар белән сөйләшүләр булды. Илмир, Динар, Илшат, Илдар һ.б. белән бергә бер йодрык без, Ульян өлкәсендәге тренер Артур Миңнехуҗин да командабызга кушылды, Түбән Кама белән дә эш башладык. Бергә хезмәт куеп, ике-өч ел эчендә, республикага көчле спортчылар әзерлисебез килә. Балалар гына түгел, зурлар командасы да җыярга кирәк, дигән нияттә торабыз.
— Якында тагын нинди планнар көтелә?
— Якын арада өч-дүрт мәктәп белән сөйләшүләр алып барабыз. Җәен аларга лагерьлар, җәйге җыелмалар оештырырга исәплибез. Татарстанда яшәүче балаларга татар көрәшеннән дә файдалырак, кулай һәм киләчәге булган спорт юк, дип уйлыйм. Аны республикада җитәкчеләр дә хөрмәтли. Атна саен ярышлар булып тора. Монда алар бушка шөгыльләнә, үзләрен күрсәтә ала. Көрәш белән шөгыльләнгән балалар бердәм, бер-берсенә терәк була. Матди яктан да начар түгел. Ярышка алып барганда, “көнлек” акча түлибез, бүләкләр яхшы, акчалата тапшыру да бар.
Лилия ЙОСЫПОВА.
“Зилант” — көрәштә зур яңалык!”
Марсель ТАҺИРОВ, Татарстан көрәш федерациясе рәисе:
— “Зилант” клубы оешу — көрәштә зур, матур, яхшы яңалык! Бердән, күпме тренер эш белән тәэмин ителде. Иң яхшы, профессиональ тренерлар билгеләнде. Балаларга бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Һәр җирдә көрәш дип янып торган менә шундый бер оештыручы булса, милли спортыбыз алга китәр иде. Көрәш буенча республикада зур активлык күрсәткән районнарыбыз күп: Кукмара, Балтач, Әлмәт һ.б. моның ачык мисалы. Бу мәсьәләдә эшләр бик сүлпән барган районнар да юк түгел. Эш алып барабыз. “Зилант” белән бергә, аларда да балалар теләп шөгыльләнсен өчен, мөмкинлекләр тудыру ягын кайгыртачакбыз. “Зилант”ның башлангычы матур, уңышлы. Дәвамлы булсын!