• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“30 ЕЛДАН АРТЫК ШУШЫ КӘСЕПТӘ МИН”

Арча районында кул эше тотмаган хуҗабикәләр бик сирәктер. Яшьләр дә, пенсия яшендәге апалар да шөгыльле ул якларда.
— 1992 елда мәктәпне тәмамлап, китапханәдә эшли башлаган чагым иде. Аяк киеме фабрикасында эшләүче күршебез Гөлфия апа, Гөлгенә, ипи-маеңа җитәрлек шөгылең булыр, түбәтәй чигәргә өйрәтәм, диде. Ул чакта кызык өчен генә башлаган идем, инде 30 елдан артык шушы кәсептә мин, — ди Арчада яшәүче Гөлгенә Хәсәнова. — Формасын, бизәген уйлап, ничек килеп чыгар икән дип, төн йокыларын калдырып эшләү үзе рәхәт бит ул. Клиентлар табылып тора, шөкер.

Гөлгенә ханым Казанның мәдәният институтын тәмамлап, район үзәге китапханәсендә бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Эштән ял иткән арада кулына энә алырга өлгерә. Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр.
— Без минем әни белән бергә яшибез. Ул да бу кәсепне өйрәнде. Улым да, кызым да безгә булыша. Биектаудан күчеп кайткан апам да, аның балалары да кул эше белән кәсеп итә, — ди Гөлгенә ханым.
Соңгы вакытта алар хатын-кызларга калфак, изү дә чигәләр, машина тәрәзәсенә эләргә кечкенә түбәтәйләр, татар орнаментлары төшкән сумкалар (шопер) да тегә башлаганнар.
Теләк, сабырлыгы булган һәм бераз гына энә тота белгән кеше түбәтәй чигәргә өйрәнә ала, ди Гөлгенә ханым. Дөрес, тиз генә эшлим дип тотынырга кирәкми.
— Элек түбәтәйнең бөтен эше кулдан башкарыла, шактый вакытны ала иде. Хәзер тегү машинасы белән тегәбез дә, сырабыз да, аерым урыннарын чигәбез дә. Күп вакыт махсус тасмалар белән (тесьма, канитель) чигәбез. Алай тизрәк тә эшләнә, арзангарак та чыга. Кирәк булса, гел бисер белән дә чигеп бирәбез. Дөрес, мондые кыйммәтрәк тора, — ди түбәтәй остасы.
Түбәтәй чигәргә теләүчеләргә Гөлгенә ханым арзанлы Кытай сәйләненә кызыкмаска киңәш итә. Алар бик тиз уңа, ямьсезләнә икән.
— Арчада кул эше кирәк-яраклары сата торган кибетләр күп. Интернет аша да алабыз. Күбрәк Польшадан кайтартылган сәйлән кулланырга тырышабыз. Берара алар сатуда булмый да торды әле, — ди ул.
Түбәтәй, калфаклар тегү өчен төрле төстәге бәрхет тукыма кулланыла. Соңгы вакытта никахка ак түбәтәй сораучылар да арткан.
— Алдан кирәк-ярагын әзерләп куйсаң, ярты көндә бер түбәтәй өлгертеп була. Башта бәрхеттән өлге кисеп, аның кырыйларын тоташтырып чыгабыз, — дип эш тәртибе белән таныштырды Гөлгенә ханым. — Аннан мамык тукыма (ватин) һәм эчлек куеп сырабыз. Шуннан соң түбәтәйне чигәргә була. Тоташтырып теккәннән соң, эчке ягына теш щеткасы белән желатин сөртеп, калыпка утыртабыз. Җәен — кояшта, кышын батареяда бер тәүлек киптерәбез. Шуннан соң түбәтәй әзер була.
Соңгы вакытта чималның бәясе шактый арткан. Алай да түбәтәйгә бәя инде 15 ел үзгәрми, ди кул остасы.
— Арчада ирләр түбәтәен сыручылар бик аз калып бара, нигездә, фабрикада эшләп, ялга чыккан апалар. Алар күпләп сатып алучыларга 200-400 сумнан тапшыра, чөнки, ничек сатыйм, дип баш ватасы юк. Мин ярминкәләрдә, Интернет аша 800 сумга сатам. Хатын-кызлар җыелмасы (калфак, изү һәм бута) — 1000 сум.
Арча түбәтәй, калфаклары чит илләргә дә китә. Интернеттан күреп заказ ясаучылар күп, ди оста.
Чулпан ГАЛИЕВА.

Останың киңәшләре
Түбәтәйне юарга ярамый. Щетка, коры порошок белән чистартырга мөмкин.
Түбәтәйның формасы югалса, ике кашык желатинны ярты стакан суда җебетегез. Аннан тагын ярты стакан су өстәп, су ваннасында кайнап чыгарлык хәлгә җиткәнче җылытыгыз һәм шуны теш щеткасы белән түбәтәйнең эчке ягына сөртегез. Шуннан соң түбәтәйне үз зурлыгына туры килерлек банкага кидереп, киптерергә була.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru