• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЧЕБИЛӘР – 21, ҮРДӘКЛӘР – 28, КАЗ 30 КӨНДӘ ЧЫГА”

“ЧЕБИЛӘР – 21, ҮРДӘКЛӘР – 28, КАЗ 30 КӨНДӘ ЧЫГА”

Баулы районы Татар Томбарлысы авылында гомер итүче Рәсилә һәм Нәфис Нәбиевләр озак еллар кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Бүген аларның йөздән артык төрле токымлы тавык чебиләре, бройлерлары, үрдәкләре һәм индоуткалары бар.

Нәбиевләрнең һәр иртәсе кош-корт белән мәш килеп башлана. Кайсына ашамлык-су куясы, кайберләрен үләнгә чыгарасы. Кечкенә чебиләр һәм бәбкәләр аеруча да зур игътибар сорый. Быел Нәбиевләр индоуткалар, төрле токым үрдәкләр алып үрчетергә уйлаган.

— Узган ел беренче тапкыр индоутка алып кайтып, кыш асрадык та, алар йомырка салды. Хәзер йомыркаларына үзләре утырып, бәбкә чыгардылар, — дип сөйләде Рәсилә Нәбиева. — Безгә ул яңалык та кебек. Интернеттан карап, аннары үзебез белгән буенча да беренче көнне каты итеп пешкән йомырка ашаттык, суга әз генә марганцовка салып бирдек. Сыерыбыз бар, бераздан эремчек, катык бирә башлыйм. Аларга азыкны эремчек суына болгатып ашату да бик файдалы.

Нәбиевләр мөгезле эре терлек тә асрый. Тик кош-корт үрчетү күпкә отышлы, ди хуҗалар.

— Башка елларда мулард үрдәкләр сатып ала идек, быел аларны үзебез чыгарырга уйладык, — ди хуҗабикә. — Аларны да ана үрдәк үзе утырып чыгарса яхшырак. Гомумән, нинди генә кош-корт та анасы белән тизрәк үсә. Инкубаторда чыгарганнары әкренрәк үсә.

Кар эреп, бераз җылыта башлау белән бакчадагы гади теплица да чебиләрне вакытлыча тоту урынына әверелә. Яктылык, кояш нурлары да җитәрлек булырга тиеш.

— Монда “Мастер грей” һәм “Пушкинский” токымлы чебиләр. Тавыкка калдырырга дип үстерәбез, — ди гаилә башлыгы Нәфис абый. — Үрдәкнең “Стар-53” дигән токымының йомыркаларын заказ белән алдык. Безнең исәп мулард чыгару иде. Шуның өчен “Стар-53” үстереп, аналарын калдырып, ата индоутка белән аталандырып, шулардан мулард чыгарырга уйлыйбыз. Мулард индоуткага караганда тизрәк үсә.

Кош-корт асрауның үз сере, мәшәкате дә күп. Бәбкә, чебиләрнең инкубаторда чыгу вакытлары да төрлечә. Гаилә башлыгы аларның һәрберсен төгәл белә.

— Чебиләр — 21, үрдәкләр — 28, каз 30 көндә чыга, — дип дәвам итте Нәфис абый. — Ә индоутканы өйрәнеп бетеп булмый әле. Ул 30-35 көнгә кадәр чыга. 28 көннән дә чыкты. Әллә кызурак булды. Мулард 32 көндә чыга. Әле каз йомыркалары инкубаторда. Һәрберсен сөенеп кулга алабыз, яратып карап үстерәбез.

Нәбиевләр кош-кортларны әзер азык белән генә үстерү ягында түгел. Хуҗалар сүзләренчә, кош-корт өчен пешкән бәрәңге, яшел үлән бик мөһим. Шул вакытта аларның ите дә, йомыркалары да файдалы, экологик яктан чиста була.

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

 

 

Хәбәрләр

1 сентябрьдән барлык мәктәп чатларын МАХ илкүләм мессенджерына күчерә башлыйлар.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре 4 августта Апаста була.

1 сентябрьдән йөкле студентларга төбәктәге яшәү минимумы кадәр пособие бирелә башлый.

2 августта Казансу өстендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме узачак.

1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары пенсионерларның пенсияләрен 7,6 %ка арттыралар.

Россиядә яңа MAX мессенджеры эшли башлады, кайбер депутатлар Ватсапны тыярга чакырды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru