• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 27.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“БЕР ТАГАННЫ 2-3 КӨНДӘ ЯСАРГА БУЛА”

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан Радик Хәбибуллин: “Эшемдә ял итеп кайтам”, — ди. Белгечлеге буенча автомобиль юллары салучы. Менә инде 5 ел күңеленә якын эш белән шөгыльләнә ул — тимерне чүкеп, эшләнмәләр ясый.

Радикка 33 яшь, тумышы белән Әстерханнан. Егетнең саф татарча сөйләшүенә дә сокландым.

— Әнием шигырьләр яза, дүрт китабын бастырды. Бездә кечкенәдән татар теленә мәхәббәт уятты. Әстерханда бик эссе. Еш кына температура 50 оСка җитә. Бер балабызга андагы климат ярамады, шуңа да Татарстанга күченеп кайтырга булдык, — ди Радик.

Төрле эш урыннарында үзен сынап караганнан соң, ул тимерчелек белән шөгыльләнергә уйлый.

— Мал да асрадык. Әллә ни файдасы юк. Социаль контракт нигезендә үз эшемне башларга булдым. Башта автомобильнең запас частьларыннан кул белән эшли торган станок ясадым. Тик күпләп эшләнмәләр ясаганда җайсыз, бил авырта башлый. Шуңа да ярты миллион сумга Ульяновскидан чүкеп ясау аппараты сатып алдык. Бер дустым белән остаханә арендалыйбыз. Чардуган, койма, капка, гөл савытлары — барысын да ясыйбыз, — ди Радик.

Җәйге чорда халык таган белән мангал сорый икән.

— Иң кыйммәтле таган 100 мең сумга чыкты. Иң арзанын 25 мең сумга ясарга була. Материаллары җитәрлек булса, ишегалдына урнаштыра торган түбәле таганны 2-3 көндә өлгертергә мөмкин, — ди Радик.

Күптән түгел әңгәмәдәшем социаль челтәрдә үзенчәлекле карета фотосын куйган иде.

— Аны матурлык өчен ясадым. Ул каретага гөл савыты урнаштырырга була. Бизәкләрне интернеттан да карыйм, күбесе күңелдә туа. Төнлә уянып китәм дә уемда туган бизәкләрне, идеяләрне тизрәк кәгазьгә төшерәм, — ди Радик.

Хәбибуллиннар 7 бала тәрбияләп үстерә. Иң олысына — 15, кечкенәсенә

2 яшь. “Хатыныңа тимердән чүкеп ясалган берәр эшләнмә бүләк иткәнең булдымы соң?” — дим.

— Юк, ул миңа: “Тимердән берни бүләк итмә, чардуган коеп бирсәң генә”, — дип шаярта. Аллаһ аңа гомер бирсен, тигезлектә яшәргә язсын, — ди Радик.

Әңгәмәдәшем иртәдән кичкә кадәр эштә. “Баш кайный башлагач кайтабыз, кайсы көнне эшләнмәләрне кешегә илтеп урнаштырганчы, төнге сәгать 12 ләр була”, — ди Радик. Аңа олы кызы булыша, тимерне бөгеп тора, вак-төяк эшне башкара.

— Кызыма атнасына 5 мең сум түлим. Һәр хезмәт бәяләнергә тиеш. Улларыбыз өй эшләрендә ярдәм итә. Үрдәк, каз, тавыклар, сарыклар асрыйбыз, — ди Радик.

Киләчәктә ул атка тагыла торган зур карета ясарга хыяллана.

— Әкияттәге кебек бизәкле тимер карета эшлисем килә. Дөрес, бу зур чыгым, вакыт таләп итә. Ләкин күңелнең бер түрендә шушы хыял тынгылык бирми, — ди әңгәмәдәшем. Хыялларың тормышка ашсын, Радик.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

 

 

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“КЕМ БУЛАСЫМНЫ 5 ЯШЕМДӘ ҮК ЮРАП КУЙДЫЛАР”
Сәхнә арты

“КЕМ БУЛАСЫМНЫ 5 ЯШЕМДӘ ҮК ЮРАП КУЙДЫЛАР”

by irekmanager irekmanager
12 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru