• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“АЕНА ДҮРТӘР-БИШӘР БАСКЫЧ ЯСАГАНЫМ БАР”

Зәйдә яшәүче  Марс Сәнҗәпов борынгыдан килгән агач осталарының эшен дәвам итә.

Аз сүзле, тыйнак, эш сөючән агач остасы хакында язма әзерләр өчен байтак үгетләргә туры килде. Ул тумышы белән Чүпрәле районының Шланга авылыннан. Гаиләдә өч бала үсә, ул — төпчеге.

— Һөнәрем буенча мин машина йөртүче. Шулай булса да, кечкенәдән кулымнан агач, агач уеп ясый торган инструментлар төшмәде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Авылның ир-егетләре агач эшенә оста бездә. Әтием Фәйзулла авылда, шулай ук тирә-якта күп өйләр салган, бизәгән, агачтан көнкүреш кирәк-яраклары ясаган кеше. Әлеге һөнәре белән гаиләбезне тәэмин итәрлек акча таба иде. Оста куллы кешенең өстәмә кереме булып тора бит.

Марс кайда гына яшәсә дә, аның оста куллы икәнен тиз сизеп алалар. Төп эшеннән кала һәрвакыт агач эшен дә алып барырга күнеккән ул. Бүген көнкүреш кирәк-яракларыннан тыш баскычларга кадәр ясый.

— Заказлар бервакытта да өзелеп тормый, кем әйтмешли, “сарафан радиосы” яхшы эшли, — ди оста. — Баштарак бригада белән дә эшләдем. Өйләрнең агач эшләрен, мунча, беседкалар ясадык. Соңгы вакытта үзем генә башкара торган хезмәткә алынам. Үзең ясаган эшкә үзең генә җаваплы буласың. Нигездә, агачтан баскычлар ясау белән шөгыльләнәм. Бу эш миңа рәхәтлек бирә, аннан ләззәт алып эшлим дисәм дә ялгыш булмас.

Агачтан әйбер ясау өчен материалны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Оста аларны Казаннан һәм Чаллыдан кайтарта.

— Агач баскычлар өчен иң яхшысы — корычагач (ясень), имән, бүк агачы, шулай ук бераз “эконом” вариант — ылыслы агачлар, ягъни нарат, чыршы, — ди Марс. — Нинди генә агачка тотынсам да, күңел биреп эшлим. Әлеге хезмәт башкалар күңеленә дә хуш килергә, озак еллар хезмәт итәргә тиеш.

Кулы эш белгән кеше яраткан һөнәреннән керем дә ала. Марс сүзләренчә, халык хәзер табигый әйберләргә күбрәк игътибар бирә, шуңа күрә аннан керем начар була алмый.

— Бүлмәгә агачтан ясалган кечкенә генә әйбер кертеп куйсаң да, исе бөтен өйгә тарала. Агач исен бик яратам, — дип сөйли оста. — Бер баскычны дүрт-биш көндә ясарга була. Мәсәлән, өч этажга ике баскыч туры килә, якынча ул 120-130 мең сумга чыга. Агачына, ясау элементларына карап, бәя үзгәрә. Шундый баскычларны аена дүрт-бишне ясаганым бар. Күбрәк Зәй, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камада эшлим. Ульяновск, Лениногорск, Баулы, Алабуга шәһәрләрендә дә мин ясаган баскычлар бар.

Яз, җәй һәм көз айларында останың эше иң күп чор. Ә менә кышын эш бераз кими. Ул вакытта агач остасы куна тактасы, уклау, көрәк-сәнәк саплары, агач савытлар, кисмәкләр һәм башка шундый көнкүреш әйберләре ясау белән мәшгуль.

Агач эшләреннән арынып торган арада Марс еш кына кулына гармунын ала. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән сүзләр дөреслеккә туры килә.

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

 

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru