«Авылда яшәп тә, йомырканы сатып ала идек, хәзер үзебездә тулы бер кетәклек тавык”, — ди, елмаеп, Сарман районы Янурыс авылында яшәүче Алсу Мәрданова. Алар нәселле тавык-чебеш үрчетү белән шөгыльләнә.
Алсу апа ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә фельдшер булып эшли.
— 2021 ел безнең өчен авыр булды. Якыннарыбызны югалттык. Берсендә телефон карап утырганда игъланга күзем төште. Кара тәнле тавык чебешләре сатыла, диелгән. Кызык булып тоелды. Нинди була икән ул дип, 10 чебеш алып кайттык. Ул чакта алар үзенә күрә бер юаныч иде, — дип искә ала Алсу апа. Чебиләрне карау, үстерү буенча белем, киңәшләр алырга дип, социаль челтәрдәге нәселле тавык үрчетүчеләр төркеменә кушылган.
— Анда бөтен Россия буенча тавык үстерүчеләр җыелган. Нинди генә токымнар юк! Кызыксыну тагын да артты. Сирәк токымнарны сынап карыйсы килә башлады. Чебешләр кайтарттык. Иң ерактан килгәне — Камчаткадан. “Корниш” токымлы тавыклар. 20 йомыркадан 6 чеби чыкты. Алар бройлерның төп нәсел чыганаклары булып санала. Әмма озак үсәләр, ике ел дигәндә генә җитешәләр, — дип сөйли Алсу апа.
Иң кыйммәтлесе — “Королевский гудан”. Алар декоратив токым санала. Башында кабарынкы, таракка охшаган кикриге бар.
— Моннан берничә ел элек “Королевский гудан”ның бер чебиен 500 сумга сатып алган идем. Бу токым 4-5 ел саен кан алыштырырга тиеш. Алайса, йомыркалары сыйфатсызлана башлый. Буш була. Чеби дә зәгыйфь туа. Безнең тирәдә аларны үстерүчеләр юк. Эзли торгач, “Королевский гудан”нарны Екатеринбургтан таптык. Хәзер нәсел яңартырга исәп, — ди әңгәмәдәшем.
Нәселле тавыклар үрчетүчеләр арасында шундый ышану бар икән, чебешләрне санарга ярамый, алайса, үлә башларга мөмкиннәр. Алсу апа да тавыкларының санын белми. Әмма, былтыргы белән чагыштырганда, киметкәннәр.
— Хәзер 9 төрле токымлы тавык асрыйбыз. Алар арасында ау фазаннары, тавис кошлары бар. Болар ишегалдында чирәм чемченеп йөри торган гади тавыклар түгел, аларга зур игътибар кирәк, — ди Алсу апа.
Токымнарның ул сыналганнарын, ошаганнарын гына калдырган. “Лакеданзи” токымлыларының ватаны — Кытай, итләч тавыклар, яшел йомырка салалар, тәннәре кара.
— Ите кара төстә булса да, тәме гади тавыкныкы кебек. Кытайда ите, йомыркасы бик затлы санала. Кыйбат йөри, ә бездә төсе кара булгач, итен бик алмыйлар. Алтын йомырка салса да, авылда тавык тавык булып кала инде. Хәер, мин тавыкларны ит, йомырка өчен асрамыйм. Йомыркасы инкубациядән артса, сораган кешегә сатам. Заказга чеби дә чыгарам. Токымнарны саклар өчен, һәр тавык үз әтәче белән аерым читлектә яши, — ди Алсу апа.
Лаванда төсендәге һәм аяклары ак йонлы “Карлик кохинхиннар”, зәңгәр йомырка салучы бүрекле “Легбар”, дөньядагы иң борынгы токымнарның берсе булган, йон урынына мамык үсә торган “Китайская шелковая” токымнары дисеңме? Нинди генә тавыклар юк монда? Алсу апага бу эштә ире, улы, кызы да булыша. Әле быел җәй көне генә кызы Анапага ял итәргә баргач, Ростовтан үзенчәлекле токымлы тавык йомыркалары алып кайткан.
— Тавыкларга баштарак “Пурина” дигән чит ил катнашазыгын ашатам. Аның составында чебешләр өчен кирәкле барлык витаминнар, минераллар бар. Аннары 2-3 ай булгач, үзебездә чыга торган “Глазовский” катнашазыгына күчерәм. Кыш буе кәбестә турап, яшелчәләрне угычтан уып бирәм. Мәшәкате күп булса да, тавыклар белән күңелле, — ди Алсу апа.
Киләчәктә ул декоратив токымнарны гына калдырырга исәпли.
— Тавык булгач, күз алдына йомырка йә ит килеп баса, ә миңа алар матурлык өчен, ишегалдын ямьләп торырга кирәк. Эштән арып кайткач, шулар арасына чыгып, асларын чистартам, ашарларына бирәм. Шулай күңелем белән ял итеп керәм. Чебиләрен төрлечә бастырып, фотосессияләр дә ясыйбыз. Тавыкларым миңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә, — ди Алсу Мәрданова.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.