Талантлы гамәли сәнгать остасы Эльвира АБДУЛЛИНА белән әңгәмәбез милли темадагы тауарлар җитештерү хакында. Тауар дигәч тә, бу — эксклюзив кул эшләнмәләре, нигездә, берсеннән-берсе матур будуар курчаклар һәм мамыктан ясалган чыршы уенчыклары.
— Эльвира ханым, үзегез белән таныштырыгыз әле.
— Баулыда туып-үстем. Әтием Айрат һәм әнием Резида — нефтьчеләр. Алар инде лаеклы ялда. Мәктәпне тәмамлагач, АКШка киттем. Максатым — инглиз телен өйрәнү иде. Бер елдан кире кайттым. Казан федераль университетына караган Массакүләм коммуникация һәм социаль фәннәр институтына һәм шул ук вакытта Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының Казандагы филиалына, чит телләр факультетына укырга кердем. Бу ике югары уку йортын уңышлы тәмамладым. Аннары Әлмәт дәүләт технология университетының Югары нефть мәктәбенә караган экономика һәм идарә факультетында укыдым.
— Ә иҗат итә башлауга нәрсә этәргеч булды?
— Башта Казанда эшләдем, аннары тормышка чыктым, ике улыбыз туды. Элегрәк туй залларын бизәү эше белән шөгыльләнгән идем. Үзлегемнән өйрәнеп, полимер балчыктан ясалма чәчәкләр ясадым. Әлбәттә, чын чәчәк букетларын да иҗат итәргә туры килде. Хәтта үз чәчәк кибетем дә булды. Ә хәзер курчаклар иҗат итәм, махсус дәресләр сатып алам.
— Алар белән нинди уңышларга ирештегез?
— Быел Казанда узган “Рус халык уенчыгы” II Бөтенроссия конкурсында “Әкият” номинациясе буенча — II дәрәҗә дипломант, “Кул астындагы чималлардан уенчык” номинациясе буенча III дәрәҗә дипломант булдым. Шулай ук “ТРдагы иң яхшы тауарлар һәм хезмәт күрсәтү-2024” бәйгесендә катнашып, курчакларым белән I урынны яуладым. Бу уңышлар күңелемне куандырды. Язучы Зөлфәт Хәкимнең “Туган батыр” әкият китабын тәкъдим итү тантанасында милли киемле курчакларым: Туган батыр һәм Гөлчәчәк белән катнаштым. Аларны шул китап геройларына охшатып ясадым.
— Эльвира ханым, курчак озак иҗат ителәме?
— Курчакларның буе — 30 см. Аларны тулысынча кулдан ясыйм, шуңа бәясе дә кыйммәт. Әйтик, менә “Татар кызы”ның йөзе, кул-аяклары полимер балчыктан ясалды. Курчак йөзен иҗат итү берничә этаптан тора, аны мичтә берничә тапкыр чыныктырып киптерәм. Курчакның гәүдәсе — чүпрәк, эченә вакланган пычкы чүбе тутырылды, чәчләре — кәҗә йоныннан, ә аягындагы читекләре — чын күннән. Алъяпкычы да кулдан чигелде. Ул — бер генә данәдәге коллекцион курчак. Бәясе — 20 мең сум. Бу курчакны бер атнадан артыграк вакытта иҗат иттем.
— Мамык уенчыкларны күпме вакытта ясыйсыз?
— Аларын атнага бер-икене ясап була. Бәясе — 5 мең сум. Технологиясе мондый: металл чыбыктан каркас ясарга, аны мамык белән урарга, катламнарны клейстер белән ябыштырырга кирәк. Уенчыкның йөзе — шулай ук полимер балчыктан. Аны махсус буяулар белән буйыйм. Мамык уенчыклар хәзер бик популяр, чөнки алар күпләргә совет чорындагы балачагын хәтерләтә. Кайбер осталар аларны махсус шул заман уенчыкларына охшатып ясый. Минем дә андый вариантлар бар, әмма үзем уйлап чыгарган заманча уенчыкларны иҗат итү миңа күпкә ошый. Казанда ноябрьдә узган “Курчаклар балы” мәдәни чарасында катнаштым.
— Димәк, уенчыкларга ихтыяҗ бар?
— Әйе. Аларны Россия буенча гына түгел, АКШка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Кытайга һәм башка илләргә җибәрдем. Бу шөгылем әти-әниемә, сеңлем Регинага, туганнарыма, ирем Алмазга, улларыбыз Ризван белән Рамазанга да ошый. Иҗатымны барысы да үз итә!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.