• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ТАВЫШНЫ ТЫҢЛАТЫП КАРЫЙК, ДИГӘН ИДЕК”

Җырчы Илнар ЯЛАЛОВ — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты. Ул кечкенәдән сәхнәдә. Әти-әнисе, Илнар, сеңлесе — Ялаловлар заманында “Гаилә” ансамбле булып та чыгыш ясап йөри.

— Мәктәпне тәмамлагач, башка юлны сайларга уйлаган идем. КДУның математика-кибернетика факультетына керергә теләп, документларны шунда тапшырдым, — ди Илнар. — Әни: “Казан дәүләт мәдәният институтына кереп, тавышыңны тыңлатып карыйк әле”, — дип тәкъдим итте. Кердем дә шунда калдым. Хатыным Ләйсән белән дә институтта таныштык.

“Югалып тордым”

— Илнар, син Актаныштан. Шул ук вакытта Чалманарат авылы егете, дип тә язалар?

— Туган ягым — Актаныш. Паспортта Чалманарат дип язганнар. Ул — әтинең туган авылы. Мин Чалманаратта яшәмәдем. Каникулларда, сагынып, әби-бабай янына авылга кайтып йөрдем. Актанышта 1 нче номерлы урта мәктәптә укыдым. Әти-әни Актанышта тигез, матур гомер итәләр. Эшләп йөриләр.

— Опера һәм балет театрына урнашканыңа ничә ел бар?

— Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, опера һәм балет театрына артист булып урнаштым. 16 ел үтеп тә китте. Күптән түгел Шаляпин фестивале узды. Тамашачы җылы кабул итте. Эшемне яратам. Театрда яңа спектакльләр шактый куелды. Күп операларны итальян, француз телләрендә башкарабыз. Итальян телен бераз аңлыйм, укый алам. Бик җайлы истә кала. Итальян җырларын башкару тенорларга булыша, тавышны формада тотарга, дөрес җырларга ярдәм итә. Шуңа үз репертуарыма итальян җырларын да кертәм.

— Театр белән бергә, эстрадада да актив иҗат итә идең. Соңгы вакытта сирәк күренәсең кебек?

— Эстрададан югалып тордым. Сәбәбе бар иде. Узган елның сентябрендә Чувашстанның Чабаксар шәһәрендә улыбыз Аязга катлаулы операция ясадылар. Моңа озак әзерләндек, бөтен игътибарны балага бирдек. Борчылып тордык. Хәзер, Аллага шөкер, әкренләп җайлана. Кабаттан аякка басып, йөрергә өйрәнергә кирәк. Улыбыз нык, Алла боерса, барлык авырлыкларны җиңеп чыгачак.

“Баянга китәм, дип спортзалга чаба идем”

— Син спортта да актив идең. Вакыт җитәме?

— Спорт тормышымда аерым урын алып тора. Баскетбол, волейбол, футбол — барысын да яратам. Әти-әни, дәү әни баянга бирделәр. Әмма: “Баянга китәм”, — дип, спортзалга чаба идем. Шуңа баян классын тәмамлый алмадым. Аның каравы районда иң яхшы спортчылар исемлегендә идем. Әтием — шахмат буенча спорт остасына кандидат. Үзем дә шахмат буенча 1 разрядлы шахматчы. X сыйныфта укыганда, республика буенча ярышта үземнең өстәлдә I урын алдым. Әле дә хәтерлим: спорт остасына кандидат, шахматчылар династиясеннән булган шахматчыны оттым. Кызым да, улым да шахмат уйный. Үзем исә хәзер Казанның көчле лигасында футбол уйныйм. Тиздән сезон башлана.

“Гаиләбез ишәйде”

Илнарның тормыш иптәше Ләйсән — Казан кызы. Алар Казан дәүләт мәдәният институтында I курста укыганда таныша. Уку йортын тәмамлагач, гаилә коралар. Ялаловларның матур дуэтлары шактый. Уллары Аяз белән кызлары Ясминә дә сәнгатьтә бик актив. Тамашачы бу балаларның җырлы-биюле чыгышларын күптән зур сәхнәләрдә күрде. Аяз бию белән профессиональ рәвештә шөгыльләнде, Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Спортчы егетнең, операциядән соң, аягы тизрәк төзәлсен, кабат сәхнәгә кайтсын, дип теләп калабыз.

— Илнар, Лаеш районында өй салуыгыз турында әйткән идең.

— Йортыбыз Усад бистәсендә. Озакламый икенче кат әзер була. Мунча бар. Атна саен ягабыз. Ул безнең традиция кебек хәзер.

— Бакча сезонына әзерлек барамы? Теплицага кар керттегезме?

— Борыч, помидор чәчтек. Теплицаның түбәсен быел кар басты, ватылды. Кертеп торасы да булмады.

— Әле арткансыз икән?

— Гаиләбез ишәйде (көлә). Узган ел кызымның балачак хыялын тормышка ашырдык: “Акита-ину” токымыннан булган эт алдык. Әнисе — аучы, әтисе — конкурсларда катнашкан чемпион. 19 февральдә 1 яшь тулды. Бик акыллы эт. Кушаматы — Арчи, моны Ясминә үзе сайлады. Эт алганга күрә, йортка күчтек. Үз өең белән яшәү бик рәхәт. Тик быел кыш карга бай булды. Кар чистарта-чистарта, аны куяр урын калмады. Үзенә күрә бер сынау булды. Аллага шөкер, анысын да җиңдек. Монысы шаярту инде. Иң мөһиме — илебез тыныч, гаиләләребез имин, нык булсын, кайгы-хәсрәт, авырулар ишек какмасын. Барыбызга да күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
«ӘЙДӘ, ШаяРТ!»ТА МАРАТ ЯРУЛЛИН БӘЯ БИРӘЧӘК
Төрлесеннән

«ӘЙДӘ, ШаяРТ!»ТА МАРАТ ЯРУЛЛИН БӘЯ БИРӘЧӘК

by irekmanager irekmanager
5 сентября, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru