• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“КИНОГА БАРЫРГА ЯРАР ДИГӘН КЕШЕ ИРЕМ БУЛДЫ”

2024 ел — Гаилә елы. Тормыш юлын пар канатың белән узу, балалар, оныклар рәхәтен тату —  олы бәхет. Шул уңайдан “Без ничек таныштык” дигән яңа сәхифә башлыйбыз. Беренче парыбыз — Әлмәттә биш бала тәрбияләүче Рәдифә һәм Илнур Ногмановлар. Сездән дә хатлар, танышу-кавышу истәлекләре көтеп калабыз.

— Казаннан Әлмәткә күченеп кайткач, “Луч” телекомпаниясенә эшкә урнаштым һәм параллель рәвештә “Яшьләр заманы” дигән газетага эшкә алмаслармы, дигән өмет белән, редакциягә килеп-китеп, язмалар калдырып йөрдем. Сайлаулар алдыннан “Нефтьче” мәдәният йорты залында әлеге басманы таратырга тиешләр иде. Газета соңга калды, алып кайтырга машина юк. Мөхәррир миннән: “Син яшь кеше, машиналы егетләрең бардыр әле”, — дип, Чаллыдагы типографиядән газеталар алып кайтырга кеше табуымны сорады. Мин — кушкан эшне үти торган кеше. Булачак иремнең абыйсы белән таныш идем, ул минем апа белән Казанда укыды. Шул, өйләнмәгән энем бар, дип сөйләгән иде. Ярар, таныштырырсың әле, кинога барырга булса да ярап торыр, дип шаярткан идем. Ул егетнең машинасы барлыгын белә идем. Газеталарны алып кайттык. Шулай танышып, ярты ел очрашкач, 2001 елның 6 октябрендә (минем туган көндә) өйләнештек, — дип искә алды Рәдифә. — Иңне-иңгә куеп гомер итүебезгә быел 23 ел тула. Биш балабыз бар. Илнурның әти-әнисе дә безнең белән яши иде. Каенатам күптән түгел мәрхүм булды. Аларга бик рәхмәтлемен. Кая гына барсак та, балаларыбыз ышанычлы кулларда калды.

Рәдифә  белән Казан дәүләт университетының журналистика факультетында бергә укыдык. Тулай торакта күршеләр булып яшәдек. Бик җитез, чая кыз иде. Бүген дә нәрсә белән генә шәгыльләнми. Камыр ризыклары да пешереп сата, заказга каз, үрдәк тә ыслый. 2018 елда гаиләсе белән каен себеркесе бәйләп сатып, беренче тапкыр Кырымга ял итәргә барганнар.

— Узган җәй 650 пар каен себеркесе бәйләп саттык. Үз клиентларыбыз бар. Өйдән дә килеп алалар, илтеп тә бирәбез, — дип сөйли хуҗабикә. — Балаларны эшкә өйрәтеп үстерәбез. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала тәртипле була.

Рәдифә белән Илнурның олы уллары Исламга 20 яшь. Ул Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегендә I курста укый. Аккордеонда уйный. Кызлары Камилә 16 яшьтә. Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Тагын бер уллары Ниязга — 15, кызлары   Ясминәгә — 6, төпчекләре Әминәгә 4 яшь.

— Өч балам да музыка мәктәбенә йөрде. Фортепиано, скрипка, саксофон, аккордеон тавышы безнең йортта гел яңгырый, — ди, елмаеп, әни кеше.

Ничек биш бала табарга батырчылык иттең, дип сорыйм төркемдәшемнән.

— Үзем дә ишле гаиләдән, 5 бала үстек. Дүртенче баламны исән-сау тудырсам, бишенчесен дә табам, дигән идем. Сүземдә тордым, — дип җавап бирде ул. — Күп бала табуга ирем дә каршы түгел. Аллага шөкер, күңелле яшибез. Гаилә минем өчен — илһам чыганагы, көч ала торган урын, яшәү мәгънәсе, бердәмлек. Билгеле, тормышта төрле вакыт була, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен еллар дәвамында сыный. Бернигә карамастан, бергә тормыш итү җиңелрәк. Әти-әни тигез, тату булганда, балаларга да рәхәт. Шуңа күрә сабыр булып, юл куеп, кайчак хатын-кыз хәйләкәрлеген дә эшкә җигеп яшәргә кирәк. Без өйләнешкәндә әти-әни: “Үзең теләп кияүгә чыктың, безгә елап кайтасы түгел”, — диделәр. Бу сүз минем өчен мәдхия кебек яңгырады. Беркайчан да әти-әниемә иремнән зарланганым булмады. Үзем сайлаган язмыш!

Эльмира  СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru