Тумыштан ишетә-сөйләшә алмаса да, Саба районы Килдебәк авылында яшәүче Раҗәп абый Валиәхмәтов — бик көчле рухлы кеше. Раҗәп абыйны тормыш юлында олы сынаулар алда да көтеп торган әле…
Язмабыз герое 1936 елда икенче бала булып дөньяга килә. Кызганыч, Раҗәп абый апасы һәм энесе белән бик яшьли ятим кала. Әтиләре Валиәхмәт абый сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый. Ул вакытта Раҗәп абыйга 6-7 яшь кенә булса да, әтиләренең сугышка киткәнен, аны ничек озата баруларын бик яхшы хәтерли. Раҗәп абыйга 21 яшьләр тирәсендә әниләре дә каты авырудан вафат була.
Раҗәп абыйның апасы да мәрхүмә инде. Әле күптән түгел генә апасы Бәгъдәнурның кызы кунак булып киткән. Туганнар 47 ел күрешмәгән булган. Энесе Җәмил дә абыйсы янына кайткалый.
Раҗәп абый 16 яшеннән үк агач эше белән кызыксына. Ул ясаган агач эшләнмәләр — өстәл-урындыклар, шкафлар әле дә саклана. Башта Раҗәп абый Сабага промкомбинатка эшкә керә. Аннан соң Сабабаш урманчылыгында эшли башлый. Урманда агач утырту, мунчала чыгару дисеңме — барлык авыр эшләрне дә зарланмый башкара ул. Лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя. Сабабаш белән Килдебәк арасындагы 3 чакрым юлны җәяү йөри ул.
— Әти белән әни 1959 елда кавышалар. Әниебез әти белән бер атна торганнан соң, ишетми-сөйләшми торган кеше белән авыррак булгангадыр инде, кире өенә кайта. Шул вакытта әниебезнең әнисе аңа: “Берәүне берәү бәхетле итә, син аны бәхетле итәргә тиеш”, — дигәч, әни кире килә. Без аның үкенеп яшәгәнен белмәдек, сизмәдек. Әтиебез бик чиста, тәртип ярата торган кеше булды. Хәзер дә үзе генә яшәсә дә, өйне бик чиста тота, — дип сөйли Раҗәп абыйның кызы Гөлнур апа.
Раҗәп абый белән Сания апаның бер-бер артлы Гөлсинә, Гөлнур, Сиринә, Рафис һәм Расим исемле балалары дөньяга килә. Тик, кызганыч, Сания апа гына 57 яшендә вафат була.
— Безнең өчен әнинең үлеме бик кисәк һәм тетрәндергеч булды. Ул көнне энемнең кызларын бала табу йортыннан алып кайттык. Әни өйдә әзерләнеп, көтеп торды. Алып кайткач та, ул баланы кулларына алып, тирбәтеп утырды әле. Мунчага кергәч, аның хәле китте, кәефсезләнде. Аңарчы да көндезен баш авыртып тора дип әйткәләде. Шул көнне мәңгелеккә күзләрен йомды… Иң олыбызга ул вакытта 32 яшь, иң кечебез X сыйныфта укый иде. Гомер уза… Бала табу йортыннан алып кайткан нәни кызчыкка да быел 32 яшь тула. Әти белән әни бергә 32 ел гомер иттеләр. Әниебезнең үлемен әти дә бик авыр кичерде. Без гел аның янында булдык, сакладык. Алар бик ихтирамга лаек гаилә булды. Йорт-җирләрен дә бергә торгыздылар, күп итеп мал асрадылар. Әниебез бик ярдәмчел, ачык күңелле, тырыш, уңган, чиста кеше иде. Солдатлар армиягә китәме, күрше-тирәгә кунаклар кайтамы, кабартма, гөбәдия пешерү, чәкчәк баллау аның өстендә булды. Безнең өйдән кеше өзелмәде. Барысын да кунак итте әни. “Өстәлемдә шикәрем, чәем булса, шул җиткән, иң мөһиме — ачык йөз кирәк кешегә”, — дип әйткән сүзләре әле дә колагымда чыңлый. Әни шикелле тәмле итеп коймак пешерүче дә юктыр ул. Энем армиягә китәр алдыннан коймак пешерергә кушты. Әни вафат иде инде ул чакта. Без, әнинеке шикелле булсын дип, тырыша-тырыша коймак пешердек. Энем шул чакта: “Барыгызныкы да тәмле, тик ачуланмагыз, әнинеке шикелле түгел инде”, — диде, — ди Гөлнур апа, яшьләрен сөртеп.
Раҗәп абый кече улы Расим салып биргән ике катлы йортта гомер кичерә. Үзе генә яши дип әйтсәм, дөреслеккә туры килмәс. Аның ишеге балалары өчен һәр көн ачык. Үзе дә бала җанлы булгангадыр инде, кызлары-уллары аның хәлен һәрдаим белеп тора. Туганнар бер ояга җыелгач, өй җанланып китә, күңелләр күтәрелә. Раҗәп абыйның 11 оныгы, 16 оныкчыгы да бар. Алар өчен дә ул — кадерле бабай.
Раҗәп абыйның олы кызы Гөлсинә хәзерге көндә Краснодарда, ул әле күптән түгел генә әтисе янында кунак булган. Раҗәп абыйның тиздән күзләренә операция буласы икән. Гөлсинә апа әтисен карау өчен, янәдән кайтырга исәпли. Кызы Сиринә Коркачыкта яши. Аның кызы — күпләргә таныш җырчы Алинә Даутова. Гомумән, Раҗәп абый бик бәхетле картлык кичерә.
— Әтиебез өлкән булса да, бер дә тик тормый. Аңа ризыкны үзебез әзерләп бирәбез. Тик ашыйсы килгән ризыкны ул үзе пешереп ашый. Табадагы кетердәп торган бәрәңгене аннан да тәмлерәк пешерүче юктыр, мөгаен, — ди кызы Гөлнур апа.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.