Кияүгә чыкканыма әле ике генә ай. Иремнең икенче никахы, беренче никахтан кызы бар. Баланың гаебе юк, шуңа күрә ял көннәрендә иремнең кызы белән күрешүенә сүз әйтмим. Ләкин каенанамның җай чыккан саен элекке киленен телгә алуы ачуны китерә. Әйтергәме икән үзенә бу хакта? Игътибар итмәгәнгә сабышыргамы?
Зәринә.
Алмаз:
— Менә шул чагыштыру, үткәнне казып утыру харап итә инде гаиләне. Шап иттереп әйт, артына утырганын сизми дә калсын.
Айдар:
— Сез ут салмасагыз да, килен белән каенана кычкырышырга гына торалар ул.
Зөһрә:
— Улын бер аерган бит инде, тагын аерсынмы?
Айдар:
— Бу хәлне ир белән сөйләшергә кирәк, ул җайлап әнисенә аңлатыр.
Винария:
— Бик дөрес. Гаиләнең татулыгы ирдән тора!
Шәриф:
— Монда ачу килерлек бер нәрсә дә юк, вакчыл булсаң, андый иргә кияүгә чыкмаска иде.
Ләлә:
— Үлгән сыер сөтле була.
Разия:
— Икенче хатын икәнеңне белеп чыккансыңдыр бит, хәзер тыныч кына яшисең инде, баласы да булгач, җитмәсә.
Тәслимә:
— Уртага салып сөйләшегез. Киленен хөрмәт итсә, каенана үзе аңларга тиеш тә бит. Җайлап кына аңлатыгыз. Түзәргә кирәк түгел, эчкә җыйган үпкә яхшыга алып бармый, авырып китүегез бар!
Сания:
— Ә мин бу ир гаиләсен шушы хатын аркасында ташлагандыр дип уйлыйм һәм бер тамчы кызганмыйм. Шуңа каенанасы төрттерәдер.
Галия:
— Әни миңа, каенанаң белән сүзгә килсәң, уенга бор, ди торган иде. Сезнең хәл катлаулырак инде, шулай да, исемнәр буталуны өнәмәвегезне сиздереп, шаяртып кына бу хакта каенанагызга әйтегез.
Кадрия:
— Ирегез белән сөйләшергә кирәк. Каенанага әйтүдән ни мәгънә? Үз башына төшмәгән кеше сиңа кыен икәнне аңламый ул!
Фагыйлә:
— Ялгыш түгел, юри әйтәдер дип уйлыйм. Килененә нинди сүзнең авыр тәэсир итәчәген белә. Теге киленен яраткандыр дисезме? Аны да шулай җәзалагандыр әле, мәгънәсез!
Әзер булу кирәк
Икенче никах — катлаулы мөнәсәбәтләр дигән сүз. Һәм бу адымга барган кеше катлаулылыкка алдан ук әзер булырга тиеш. Ирнең беренче никахтан туган балалары белән мөнәсәбәте, аерылгач та, элекке гаиләсе белән күпмедер дәрәҗәдә элемтә тотарга мәҗбүр булуы барысы да сезнең бүгенге тормышка йогынты ясый. Һәм мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен ике якка да сабыр гына түгел, зирәк тә булырга туры килә.
Башкаларга да кагыла
Икенче никах проблемалары ир белән хатыннан, балалардан, элекке һәм хәзерге гаиләләрдән тыш күпмедер дәрәҗәдә башка якын кешеләргә — әти-әниләргә, апа-сеңелләргә дә кагыла. Ягъни алар да ниндидер позиция сайларга тиеш була. Сүз ике якның берсен яклау турында бармый, әлбәттә. Хәтта, киресенчә, чит гаилә эшенә кысылмау, тавыш-гаугадан читтәрәк тору күз алдында тотыла. Кыскасы, шушы (минем эш түгел дигән) принциптан чыгып, үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен уйлап табарга тиеш булабыз.
Ир җаваплы
Беренче никахы таркалганнан соң икенче мәртәбә гаилә төзергә ниятләгән икән, аның иминлеге өчен иң элек ир җаваплы. Шуңа күрә ул беренче никахтан туган балалары белән ничек, ни рәвешле элемтә тотачагын булачак хатынына алдан ук әйтеп куярга тиеш. Монда аның төп бурычы — ике якны да тигез күрү һәм башкаларны да (бу очракта үзенең якыннарын) хәзерге гаиләсе белән исәпләшергә мәҗбүр итү.
Кичәге көн белән яшәмибез
Катлаулы гаиләләрдә тагын бер кагыйдәне онытмау кирәк — ситуацияне һәрвакыт бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәяләү. Кичә, мисал өчен, улыгыз беренче хатыны белән әйбәт кенә яшәгәндер. Тик бүген инде ситуация үзгәргән. Һәм һәркем (шул исәптән каенана-каената да) моны исәпкә алырга тиеш. Кичәгене кире кайтару, хәтта бик теләсәк тә, ул бездән (читтәге туган-тумачадан) тормый.
Сәхифәне Ризидә ГАСЫЙМОВА әзерләде.