Тукай районы Боерган авылыннан Рима һәм Рәшит Габдуллиннар 50 ел бергә аңлашып гомер итәләр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре матур һәм өметле Габдуллиннарның.
Рима апа 1950 елгы, Күзкәй авылында дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала үскәннәр. Бүген өч туганы исән-сау.
— Әтиебез гел: “Төп учакны сүндермәгез!” — дип әйтә иде. Аллаһка мең шөкер, Күзкәйдәге туган нигездә үз гаиләсе белән абыем Ринат яши. Апам Розалина Казанда гомер кичерә. Алар белән көненә әллә ничә тапкыр телефоннан сөйләшәбез, хәл белешәбез, — ди Рима апа. — Мин Күзкәй мәктәбен тәмамладым да балалар бакчасына эшкә урнаштым. Казанның педагогика көллиятенә читтән торып укырга кердем. Озак тормадым, кияүгә чыктым.
Рәшит белән кавышуыбыз бик кызыклы булды. Беренче тапкыр 1973 елның 25 декабрендә күрешеп сөйләштек. 29 декабрьдә тәкъдим ясады, 31 ендә ризалык бирдем һәм 17 гыйнварда никах укыттык. Менә шулай тиз дә була икән ул! — дип көлә-көлә сөйли әңгәмәдәшем.
— Бер-беребезне күреп белә идек. Ошаткан кызны эләктереп калырга кирәк бит. Алайса, алып китәргә генә торалар! Риманы 1973 елның җәендә беренче күрүдә үк ошаткан идем, — дип сүзгә кушыла Рәшит абый.
Рәшит абый үзе Чебенле авылыннан. Мәктәпне дә шунда тәмамлаган, фермада эшләгән. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайткан.
— Рима белән кавышканда, миңа 24 яшь иде. Боерганда тормыш башладык. Әтиләрнең анда алып куйган җирләре бар, өй күтәрә башлаганнар иде. Аны үз көчебез белән төзеп бетердек. Бүген дә шул нигездә гомер итәбез, — дип сөйли ул. Рәшит абый да бертуганнары белән гел аралашып, күрешеп тора.
Габдуллиннарның бер-бер артлы өч уллары, бер кызлары дөньяга килә. Кызганыч, тормышта ачы хәсрәт белән дә очрашалар.
— Бөтен балаларыбызны башлы-күзле иттек анысы. Олы улым Ригант (һинд кинолары карарга ярата идем, шуңа бу исемне сайладым), икенчесе Рашат, өченчебез Рушан, төпчеккә Регинабыз бар, Аллаһның рәхмәте, — дип сөйли башлады Рима апа һәм тынып калды. Ирексездән күзләренә яшь килде. — 2011 ел иде… Улым Рушан белән кызыбыз Регинаның ире Рамил бер машинада коточкыч авариягә очрадылар. Кияү рульдә булган. Чаллыга барганда, Калмия авылы тирәсендә гомерләре өзелде балакайларымның… Каршы яктан килгән машинаның утлары кисәк күзләренә яктыртып, юлны күрмәгәннәр. Алар юл читенә очкан… Улыбыз шунда ук җан биргән, кияү комага китте, бер атнадан үлде. Регина белән киявебез нибары сигез ай гына яшәделәр, өч айлык авыры белән калды кызыбыз, — дип ачынып сөйли әңгәмәдәшем.
Габдуллиннар авыр чакта да бердәм булып, башларына төшкән кайгыны сабыр гына үткәреп җибәрә. Регина дүрт елдан соң кабат гаилә кора, тагын бер малай алып кайта.
— Улыбыз Рушанның үлемен бик авыр кичердек. Нишлисең бит, язмышка шулай язылган булгандыр. Ул вакытларны начар хәтерлим… Рушанның кызы Алия IX сыйныфны тәмамлады инде. Аллаһка шөкер, бөтен балаларыбыз яныбызда. Улларыбыз Боерганда йорт салып яшиләр. Кызыбызның да монда өйләре бар. Бәйрәм җитсә, төп йортыбызга бөтен балаларыбыз-оныкларыбыз җыела, алма төшәр урын да булмый. Барысына да шөкер итәбез. Икебезнең дә биш вакыт намазны калдырганыбыз юк, мәчеткә дин дәресләренә йөрибез, — ди Рима апа.
Сөйләшүгә Габдуллиннарның киленнәре Зимфира ханым кушыла.
— Бер дә килен дип әйткәннәре юк, гел кызым диләр. Үземнең әти-әнием иртә үлде. Аллаһы Тәгалә бер кулы белән алганны икенче кулы белән бирде дим. Менә минем әти-әнием! Аллаһка шөкер, дус-тату яшибез. Беркайчан ачуланмыйлар. Мондый әти-әни дөньяда да юктыр, — ди ул.
— Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Габдуллиннар.
Бүген алар икесе дә лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр, мал да асрыйлар. Йорт-җирләренең төзеклеге, күркәмлеге монда уңган хуҗалар яшәгәнен күрсәтеп тора. Тәрәзә төбендә үскән гөлләр дә өйгә ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, елмаеп һәм яратып сөйләшүләре соклану уята.
Гөлия ИБАТУЛЛИНА.