Саба районы Юлбат авылында яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф ветераны Илдар САФИН бабасы нигезендә “Крестьян өе” булдырган. Әлеге шәхси туган якны өйрәнү музеенда 600 дән артык экспонат бар. Кайберләре йөз ел элек булган тормыш-көнкүрешне чагылдыра. Һәрберсенең үз тарихы. Музейга килгән кешеләр үткәннәр белән генә танышып калмый, элек әби-бабайларыбыз кулланган көнкүреш кирәк-яракларын, хезмәт коралларын үзләре дә тотып, файдаланып карый. Әйтик, “уфалла” арбасын тартырга, чабагач белән көлтә сугарга, ярма ярырга һ.б. мөмкин. Музей турында тулырак Илдар абыйның үзе белән сөйләштек.
— Илдар Фатхуллович, 2014 елда туган ягыгыз турында “Юлбатым. Ямбулатым” дигән китап бастырган идегез. Ә музей ачу идеясе ничек туды?
— Бу хакта күптән уйлап йөри идем. Сигез ел элек әнием ягыннан Ильяс бабамның төп нигезен — 1963 елда салынган агач йортны ныгыттык. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, тарихчы Альберт Борһанов белән татарлар яшәгән җирләргә йөрим. Былтыр, мәсәлән, Казахстан, Белоруссия, Себер, Уралда берничә тапкыр булдык. Анда татар авылларының тарихын өйрәнәбез, чыгышлар ясыйбыз. Кыскасы, шул сәяхәтләр вакытында берничә шәхси музей белән таныштым. Татарстанда да андый үзенчәлекле музейлар бар. Балык Бистәсе районында яшәүче тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф, Лениногорскидан Фазыл Вәлиәхмәтов шундый зур эш башкарганнар. Кыскасы, минем дә тарихый ядкәрләремне саклап каласым, алар белән башкаларны да таныштырасым килде. Өстәвенә бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибәм дә бар иде. 1995 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее ачкан идем.
— Кайсы экспонат күңелегезгә якын? Музейга килгән кунакларны каршы алганда өстегезгә кигән күлмәк тә тарихый, ахры?
— Кунакларны XX гасыр баш киемнәреннән каршылыйм. Бу күлмәккә 100 елдан артык инде, бүген дә ап-ак килеш сакланган. Ул әниемнең сугышта һәлак булган бертуган абыйсы Фәйзрахман Якуповныкы. Абый районда беренче тракторчылардан була. МТСта бригадир вазыйфасын башкара. Шуңа да башта бронь бирәләр. Авыл хуҗалыгы өчен кирәкле кеше булганга, сугышка алмыйлар. Тик 1942 елны ул да илне сакларга китә. Кызганыч, кире кайтырга насыйп булмый. Калуга өлкәсендә җирләнгән. Аяк чолгавы да аныкы. Анысын сөйгән кызы чигеп бүләк иткән. Безнең якларда көмешчелек белән шөгыльләнгәннәр. Көмеш ясау җиһазлары бар. Монысы — бирнә сандыгы. 1930 елда авылдашыбыз Гөлҗамал апа 6 бала белән тол калган Мәртен авылы кешесе Шәкүрҗанга кияүгә чыга. Балаларның иң кечкенәсе Хәсәнгә 4 яшь кенә була. Музейга сандыкны шул Хәсәннең оныгы Мулланур тапшырды. Әнием белән бәйле истәлекләр дә кадерле. Ул озак еллар мәктәптә укытты. Үзем дә 38 ел тарих укытучысы булып эшләдем. Каен тузыннан ясалган борынгы чиләк, бабайлардан калган шкаф; укучым, тарих фәннәре кандидаты Айназ Хаҗиев алып кайткан Алтын Урда истәлекләре һ.б. — барысы да күңелгә якын. Экспонатларны кем биргәнен язып барам. Алар чынлап та күп, йортка сыймагач, янкорма ясарга туры килде.
— Йорт уртасындагы ап-ак мич тә үзенчәлекле…
— Крестьян йортын мичтән башка күзаллап та булмый. Күп музейда мичнең макетын урнаштыралар. Минем максат сафта булган мич кую иде. Бүген дә мичтә коймаклар пешерәбез. Анда самавыр куеп, аш пешереп тә була. Мич бәрәңгесе салырга, икмәк пешерергә дә мөмкин.
— Музейга кунаклар еш киләме?
— Ветераннар, мәктәп укучылары еш килә. Җәйге каникулда да кеше өзелми. Балаларга аеруча кызык. Ашлык сугып та карыйлар, элекке лампалар, акчалар, музыка кораллары, шәҗәрә белән кызыксыналар. Туганнар да экспонатларны күреп, үткәннәрне барлый.
— Мондый шәхси музейларның әһәмияте нидә дип саныйсыз?
— Тарихны киләчәк буынга җиткерү бик мөһим. Музейны җиһазлаганда, авылның аксакалы Наил абый Галиевка мөрәҗәгать иттем. Ул киңәшләрен бирде, чабата чолгавын урарга, көлтә бәйләргә дә өйрәтте. Тарих өчен һәр әйбер кадерле бит. Киләчәктә татар аты аласым килә әле. Бакчада агач сука белән җир сөреп-тырмалауны хәзерге буын үз күзләре белән күрсен иде. Кул хезмәтенең дәрәҗәсен бәяләсеннәр. Биредә кунаклар элекке тормыш белән яшәп карый алсын өчен дә, бар шартларны тудырырга исәп. Үзләре чишмәдән су алып кайтып, самавыр кайнатса, мичтә пешереп ашасалар, сәкедә кунсалар, тарих күңелгә күбрәк уелып калыр иде, мөгаен. Бүгенге көннең кадерен белү өчен тарихны барлау, үткәннәргә кайтып килү кирәк. Шуңа да шәхси музейларның әһәмияте зур.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.