Бөер авыруларын еш кына “яшерен үтә торган” чир диләр. Үзен сиздермәгәч, авыруны кисәтүе дә җиңел түгел. Шулай да бөерләрне ничек сакларга соң? Бу хакта Казан шәһәренең 21 нче сырхауханәсендә уролог-табиб Шамил СИБГАТУЛЛИН белән сөйләштек.
ЯШЕРЕН ЧИР
— Шамил Халитович, медицинада “бөерләр акрын үлә” дигән гыйбарә бар. Бу нәрсә белән бәйле?
— Башка әгъзалар белән чагыштырганда, бөерләр сирәк авырта. Гадәттә, кеше пиелонефрит булганда, бөерләр чәнчеп алганда, авырту тоярга мөмкин. Ә гомумән, бөер авырулары үзен сиздерми. Яшерен уза. Еш кына пациентлар бөерләр авырта дип хастаханәгә килә дә, башка әгъзада проблема барлыгы ачыклана.
— Ә бөер авыруларын нинди билгеләргә карап ачыкларга була соң?
— Бөер авырулары вакытында иң еш очрый торган билгеләр — бил сызлау һәм кабырга турысы авырту. Шулай ук кан басымы еш күтәрелергә, кул, аяклар шешенеп торырга мөмкин. Хәлсезлек борчыса, аппетит югалса, шулай ук бөерләрне тикшертергә киңәш ителә. Кайбер кеше авыздан тимер тәме килә, теш уртлары каный дип зарлана. Әйткәнемчә, күп очракта авыру билгеләрсез уза. Чир, гадәттә, аза башлагач кына үзен сиздерә. Пиелонефрит вакытында тән температурасы күтәрелергә, бөер тирәсе сызларга мөмкин. Ташлар утырганда, өянәк тотуы бар. Бу вакытта кеше кече йомышны үтәгәндә авырту тоя, биле чәнчи, атлау кыенлаша.
— Күз астына капчыклар җыелуны да бөер авыруы билгесе, диләр…
— Күз асты шешеп тору бөер авырулары билгесе булырга мөмкин. Әмма йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалар күзәтелгәндә, башка авырулар вакытында да күз астында капчыклар барлыкка килә. Шуңа да анализлар тапшырмыйча, табибка бармыйча, күзгә карап кына төгәл диагнозны ачыклап булмый.
— Кече йомышны үтәмичә түзеп йөрү бөергә зыянлымы?
— Түзеп йөрү, беренче чиратта, бәвел куыгы өчен зыянлы. Ул озак вакыт тулы торганда, бөерләргә йогынты ясый. Пиелонефрит килеп чыгарга, сидек юлларына төрле инфекцияләр таралырга мөмкин. Кеше тәүлегенә уртача 6-10 тапкыр кече йомышын үтәсә, норма санала. Әлбәттә, сидек кудыргыч дару кулланганда, күп итеп су эчкәндә, ешрак бәдрәфкә барырга туры килә. Иң мөһиме — озак вакыт түзеп тормаска кирәк. Бәвелнең төсенә дә игътибарлы булыгыз. Әгәр кан эзләре күрәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
БЕР БӨЕР БЕЛӘН ЯШӘП БУЛАМЫ?
— Бөерләр организмда нинди роль үти?
— Бөерләр — организмны даими чистарта торган иң мөһим әгъзаларның берсе. Алар артык сыеклыкны куа, канны чистарта.
— Кеше бер генә бөер белән яши аламы?
— Әйе, табиб кушкан күрсәтмәләрне үтәгәндә, бер генә бөер белән яшәргә була, бер бөер икесе өчен дә эшли ала. Кайберәүләр хәтта бер генә бөер белән туа. Бу үзенчәлек тулы тормыш алып барырга комачауламый. Шулай да бер бөерен алдырган кешеләргә кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Пациентларга җитәрлек күләмдә су эчәргә, кан басымын контрольдә тотарга, имгәнү куркынычы булган спорт төрләре: бокс, хоккей, көрәш, футбол уйнамаска, табибка даими күренергә, тикшерүләр узарга киңәш ителә. Бөерне алдырганнан соң, ысланган, тозлы, борычлы ашамлыклардан, камыр ризыкларыннан, спиртлы эчемлекләрдән, авыр физик эшләрдән тыелып торырга кирәк.
— Иң еш күзәтелә торган бөер авыруларын әйтеп китегез әле. Алар нәрсә аркасында килеп чыга?
— Бөер ялкынсыну, бөергә таш утыру, пиелонефрит, бөердә кисталар барлыкка килү һәм башкалар. Беренчесе хатын-кызларда ешрак күзәтелә. Матур булам дип, юка оектан, капрон колготкидан йөрүчеләр бар. Кыска куртка кияләр, бил ачык. Аяк, бил туңу бөер ялкынсынуга китерә. Бөергә таш утыру исә дөрес тукланмауга бәйле. Шулай ук сидек юлындагы төрле инфекцияләр бөер авыруларына сәбәпче булырга мөмкин.
ТАШЛАРНЫ НИЧЕК ЭРЕТЕРГӘ?
— Бөердә таш барлыкка килмәсен өчен нишләргә?
— Бөернең лимфа системасы тиешенчә эшләсә, тозларны эретә торган матдәләр — коллоидлар җитәрлек булса, ташлар эреп юкка чыга. Димәк, бу кешенең организмына да бәйле. Гадәттә, сидек юлында инфекцияләр булган кешеләрнең, мәни бизе авырулары күзәтелгән ир-атларның бөерләрендә таш ачыклана. Шулай ук сидек юллары ялкынсынганда, организмга Д, А витамины җитмәгәндә, остеопороз күзәтелгәндә, бөерләргә таш утырырга мөмкин. Моны кисәтү өчен, көненә 1,5-2 литр сыйфатлы чиста су эчәргә кирәк (әгәр кайбер сәбәпләр аркасында суны күп эчү чикләнмәгән булса). Чәйнектә юшкын барлыкка килә икән, су чиста түгел дигән сүз. Су белән бергә бөерләр өчен махсус чәй, җиләк-җимеш суы, минераль су эчәргә була. Ә менә кара чәй, кофе, цитруслы соклар файдалы түгел.
— Бөерләрне елына ничә тапкыр тикшертергә киңәш итәсез?
— Бөернең торышын контрольдә тоту өчен, елына кимендә бер тапкыр бәвел анализы, кандагы креатининны билгели торган анализ тапшырырга һәм бөерләрне УЗИдан карарга киңәш итәм.
— Бөерне ничек сакларга?
— Авыруны дәвалаганчы, кисәтү җайлырак. Бөер авыруларын кисәтү өчен, сәламәт яшәргә, дөрес тукланырга кирәк. Майлы, ачы, тозлы, ысланган ризыкларны чикләгез. Көненә 2 литрга кадәр чиста су эчегез. Ел саен бәвел, кан анализы тапшырыгыз. Кандагы шикәр, холестерин күләмен, кан басымын үлчәп торыгыз. Артык гәүдә авырлыгы, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту бөерләр өчен зыянлы. Күбрәк хәрәкәттә булырга тырышыгыз. Үз белдеклелегең белән сидек кудыргыч, нестероидлы даруларны, бигрәк тә антибиотикларны кулланырга ярамый. Алар бөерләргә тискәре йогынты ясый. Туңмаска тырышыгыз, аякларыгызны җылыда йөртегез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: © liudmilachernetska/123rf.com