• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ЧИШМӘЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ЗУР БЕЗДӘ”

“ЧИШМӘЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ЗУР БЕЗДӘ”

Теләче районы Баландыш авылының табигате бик матур, чишмәләргә дә бай ул яклар. Һәркайсы матур итеп эшләнгән, төзекләндерелгән, суын кулланалар. Бүген “Гөлчирә” чишмәсе белән якыннан таныштырырга булдык. Аның тирәсенә миләш агачлары, чәчәкләр утыртылган. Чишмәгә кадәр күпер ясалган.

“Гөлчирә” чишмәсе 2017 елда яңартылып эшләнгән. Авыл халкы бәйрәм оештырган. Ул чорда Баландыш җирлеге башлыгы вазыйфасын Рәшит абый Йосыпов башкара. Әлеге чишмә авылның тырыш егетләре, фермерлар, бертуган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар иганәчелеге белән сафка бастырыла. Хәзер исә Рөстәм Мөхәммәтшин үзе авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара.
— “Гөлчирә” чишмәсе авыл эчендә челтерәп ага. 620 метр торба ярдәмендә юл кырыена ук китерелде. Урыны җайлы булганга, туктап су алып китүчеләр күп, — дип сөйләделәр Баландыш авыл җирлегеннән. — Су чыганагына исем Мөхәммәтшиннарның әнисе Гөлчирә апа хөрмәтенә бирелде. Гөлчирә апа күптән бакыйлыкта, Рөстәм абый туып, берничә ай үтүгә, вафат була ул. Балаларының тырышлыгына, авыл өчен башкарган изге эшләренә рухы шат булып ятадыр. Чишмәне карау, тирә-ягын чистартуны авыл җирлеге дә, Рөстәм абый шәхсән үзе һәм гаиләсе гел контрольдә тота. Ул — чисталык, бөтен җирдә тәртип ярата торган кеше. Башка чишмәләрне дә, гомумән, авыл территориясен кайгыртып, карап тора. Изге эшләр башкарган ир-егетләребезгә авыл халкы бик рәхмәтле. Аларның бу гамәле башкаларга да үрнәк булды. Чишмәләребез озак еллар тәмле суы белән сөендереп торсын иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”
Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

by irekmanager irekmanager
25 сентября, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”
Сәхнә арты

“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
25 июня, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru