Аксубай районында гомер итүче Илдус абый һәм Казанның Щербаковка бистәсендә яшәүче улы Илшат Сабитовлар агач эшенә оста. Заказга ниләр генә ясап сатмыйлар.
— Әти гомер буе балта остасы булып эшли. Үз остаханәсе бар, — ди Илшат. — Мин дә яшьтән аннан күреп кызыксынып, агач эшенең кайбер серләрен, нечкәлекләрен белеп үстем.
Илдус абый Аксубайда үз цехында агачтан тәрәзә рамнары, ишек, урындык, өстәл, мунчага ләүкә, эскәмияләр, сыерчык оялары, балта, көрәк саплары… — барысын да ясый.
— Әти эш өчен еш кына каен, нарат агачларын куллана. Заказ бирүчеләр материалны кайчак үзләре алып килә. Кайберләре нинди агачтан кирәк, шуны әйтә дә әти үзе сатып ала, — ди Илшат. — Бәяләр кибеттәгедән 30-40 %ка арзанрак. Кышын да эшен туктатмый, ул гел остаханәдә.
Илшатның өендә дә күп эшләнмәләр үз куллары белән ясалган: балалар караваты, ишегалдында уйнарга өй, куна такталары, төрле тартмалар… Әтисе кебек, ул да заказлар кабул итә.
— Аксубайга кайткач, анда да балаларга урамда уйнарга өй ясадык. Чөнки үзебезнеке өчәү, күрше балалары да бар. Өй төзеп куеп, астына ком салдык, тау да ясадык. Бик уңайлы килеп чыкты. Уйнап рәхәтләнсеннәр, — ди Илшат. — Тормыш иптәшем Лилия белән үзмәшгуль булып теркәлдек. Узган ел көзен үзебезнең остаханәне булдырдык. Аны ясарга да Аксубайдан әти килеп булышты. Яңа станок сатып алдык. Лилия белән бергә шунда эшлибез. Хатыным осталык дәресләре дә үткәрә.
Соңгы вакытларда Сабитовларга бүләк итеп бирер өчен төрле эшләнмәләргә заказ күп килә башлаган.
— Яңа елга хәтле 290 казылык өчен тартма ясап саттык. Төрле шкатулка, “копилка”, исемле линейкалар, декоратив савытлар эшлибез, — ди Илшат. — Бүләккә бик яратып алалар, алар кайларга гына китми. Казылык өчен тартманы, мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербургтан хәтле заказ бирделәр. Эшебез бик ошый. Әкренләп ассортиментны арттыра барабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.