Ютазы районы Иске Каразирек авылында яшәүче Гөлмирә Сарайкина өченче ел рәттән мөселман сәнгатен киңрәк җәелдерүдә үз өлешен кертә. Ул ясаган шәмаилләр бер-берсен бөтенләй кабатламый, үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Оста әз генә эштән бушаган арада бизәнү әйберләрен саклау өчен шкатулкалар эшләргә дә җитешә.
— Кечкенәдән тегү тегеп, бәйләп үстем, — дип сүз башлады Гөлмирә апа. — Шәмаилләрне элек-электән әбием ясый иде. Без Үзбәкстанда яшәгәннән соң, Татарстанга күченеп кайттык. Үзбәкстанда әлеге сәнгать төре аеруча дәрәҗәле санала. Шәмаилләр эшләргә осталык дәресләре карап өйрәндем. Тырышып эшләгәндә, бер тәүлектә бер шәмаил ясарга мөмкин. Шәмаилләрне өй туйларына, яшь парлар өчен дип сатып алалар. Бәясе 3 мең сум йөри. Шәмаилләрне ясаганда, табигый ташлар гына кулланам. Гомумән, мин — бик хыялый кеше. Өемдә музей булдырдым. Анда әбиемнең 1890 елда кигән калфагы, кулында йөрткән иң яраткан дисбесенә кадәр бар. Бу экспонатларны кадерләп саклыйм, якын кешеләремне сагынганда, кысып-кысып кочаклап уйланып утырам. Күптән түгел зур тырышлык белән 11 буыннан торган нәсел чылбырыбызны — шәҗәрәбезне төзеп, “Гасырлар кайтавазы” конкурсында катнаштым. Шәмаил ясарга өйрәнергә теләүчеләрне беркайчан да кире борганым юк. Тарих белән кызыксынучылар арада булса, киресенчә, сөенәм генә!
Арыслан ГӘРӘЕВ.