700 г лы банкага: 1 чәй кашыгы тоз, 7-8 түгәрәк кара борыч, 2 лавр яфрагы салына.
Банканың яртысына ит тутырырга. Аннан 0,5 чәй кашыгы тоз, кара борыч, лавр яфрагы салып, банкага итне тутырып, өске өлешенә калган тозны салып бетерергә. Кәстрүлнең төбенә юка тастымал җәеп, су тутырып, банкаларны тезәргә. Капкачларын каплап, суы кайнап чыккач, бераз утын кысып, 3 сәгать пешерергә. Кәстрүлнең капкачын каплап куярга онытмагыз. 1 сәгать 30 минуттан банка өстендәге итне чәнечке белән кузгаткалап, тозын тикшереп карагыз. Ит катырак булса, озаграк пешерергә мөмкин. Пешкәч, капкач белән ябып куясы гына кала.
Фәймә ХАРРАСОВА, Кукмара районы Уразай авылы.