• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“ХАТЫНЫМ АВЫРУНЫ ҖИҢМИЧӘ, КӨРӘШМИМ, ДИДЕМ”

“ХАТЫНЫМ АВЫРУНЫ ҖИҢМИЧӘ, КӨРӘШМИМ, ДИДЕМ”

Көрәшче Искәндәр МОРТАЗИН 1994 елның 17 июнендә Актаныш районы Актаныш авылында туа. Көрәшкә алты яшендә кереп китә. Милли спортка килүенә быел 25 ел була! Ул — татарча көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы, билбау көрәшендә Россиянең спорт остасы булып тора.
— Соңгы елларда көрәштә бераз тәнәфес ясарга туры килде. Шул вакытта Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белән сөйләштек, — ди Искәндәр. — Шуннан соң Чаллы өчен көрәшергә булдым. Матур каршы алдылар. Барысы өчен рәхмәт!

“БОЛАЙ ҖИҢЕЛГӘНЕМ ЮК ИДЕ”
Искәндәр белән очрашкач, сүзне 14-15 февральдә булып узган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган көрәш турнирыннан башладык. Чөнки быелгысы күңелендә озак сакланыр. 70 кг авырлыкта, ярымфиналда чыгыш ясаганда, исәп 3:3 булып барганда, сыбызгы яңгыраганчы сөлгене кулыннан ычкындырды Искәндәр, яңадан тотарга өлгермәде. Бу хакта аңлатырга да теләп карады. Көндәше аны шул вакытта күтәреп салды. Башта: “Алым саналмый”, — дип игълан иттеләр. Аннары: “Чиста алым”, — дип көндәшенең кулын күтәрделәр. (“Ни өчен хөкемдарлар үз фикерен үзгәртте? Мине шул сорау борчый”, — ди әңгәмәдәшем. — Л.Й.) Ул III урынга калды. Тамашачы кычкырып-сызгырып аны якларга тырышты.
— Искәндәр, болай җиңелүең кызганыч. Әмма шуның хәтле көчле тамашачы мәхәббәте булды сиңа! Сирәк кенә: “Искәндәр өчен кәеф төште. Ләкин үзе гаепле. Тоткан сөлгене җибәрде…” — дип язучылар да булды. Үзең әлеге чыгыш турында ни дияр идең?
— Бу ситуация мине өнсез калдырды. Болай җиңелгәнем юк иде, гомеремдә беренче тапкыр. Турнирдан соң шундый нәтиҗә ясадым: татар көрәшендә гаделлек юк. Үземнән чыгып әйтүем түгел. Мәсәлән, шул турнирда 100 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында нәрсә булып бетте соң? Ярышның беренче көнендә җиңеп кайтып, икенче көнгә көрәшергә әзерләнеп килгән көрәшчегә: “Син җиңелдең”, — диделәр. Иртүк җыелыш ясап алганнар да шундый карар чыгарганнар. Кайда монда гаделлек? Келәмгә куелган хөкемдарларның эш нәтиҗәсен башка кешеләр үзгәртмәсен иде.
Тамашачы мәхәббәте дигәндә… Көрәшеп чыкканнан соң, яныма килеп: “Дөрес булмады”, — дип әйтүчеләр шактый булды. Бик күп кеше язды, шалтыратты. Чын күңелдән барысына да рәхмәт. Андый көчле терәк көтмәгән идем. Тормыш иптәшем бер социаль челтәрдә көрәш видеосын кертеп, барысын да тәфсилләп язды. Анда да безнең тарафка бер тискәре комментарий килмәде. Таныш түгел кешеләр дә терәк булды.
— Көрәштәге тәнәфес сәбәпләрен кабат әйтеп узыйк әле, Искәндәр.
— Тәнәфес ике елга якын дәвам итте. Көрәшкә яңадан кереп китү авыррак булды. 2022 елның көзендә хатыным Рузиләдә куркыныч чир — бизләр онкологиясе барлыгы ачыкланды. Шуннан соң: “Тормыш иптәшем аякка басмыйча, авыруны җиңмичә, көрәшмим”, — дип үземә сүз бирдем. Көрәшкә кире кайтуыма әни каршы булды. “Улым, аласы исемнәрне алдың инде. Ник тагын кире кайтасың?” — диде. Әмма көрәшсез дә торып булмый. Ул — канда, күңелдә!

“КӨРӘШНЕ САЙЛЫЙМ, ДИДЕМ”
— Үзең белән якыннанрак таныштыр әле, Искәндәр.
— Актанышта туып-үстем. Укуны тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетына киттем. Механика бүлегендә белем алдым. Бу уку йортын юкка гына сайламадым. Мортазиннар нәселенең күпчелеге: Геннадий бабам, аның әтисе Тимер, дәү әнием Равия, бабамның сеңлесе Ләлә, әтиемнең энесе Нияз, әтием — барысы да шунда укыган. Бабамның фотосы алдынгы спортчылар рәтендә торган. Ул барлык спорт төрләрендә дә катнашып, институт данын яклаган. Мин дә бабамнан калышмаска тырышам. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә эшлим.
— Актанышта әти-әниең нинди өлкәдә хезмәт куя? Гаиләдә ничә бала сез?
— Әтием Ильяс озак еллар кибет тотты. Хәзер “Актаныш” агрофирмасында эшли. Әти — волейбол буенча 8 тапкыр Татарстан чемпионы. 15 ел Актаныш хоккей командасының капитаны булды. Әнием Гөлнара — белгечлеге буенча хореограф. Музыка мәктәбендә, балалар бакчасында бию дәресе алып барды. Актанышның данлыклы “Агыйдел” җыр-бию ансамблендә биеде. Хәзер спорт мәктәбендә эшли. Әнине көрәш дөньясында кайнашкан тренерлар, көрәшчеләрнең сирәге генә белмидер. Актанышта үткәрелгән район, республика ярышлары аның катнашыннан башка узмый. 2024 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исемендәге Кубокка ярыш оештыру эшләрендә әни 18 нче тапкыр катнашты. Гаиләдә ике бала үстек: апам Айгөл бар.
— Көрәшкә йөри башлаган мәлләреңне дә искә алыйк әле.
— Әти белән кич спортзалга бара идек. Ул волейбол уйнап кала, мин көрәш бүлмәсенә кереп китәм. Ул вакытта беренче остазым Илфир абый Әнвәровның көрәш түгәрәге бара иде. Шул чакта зур абыйларның (Рамил Хисмәтуллин, Рузил Ганиев, Мурад Әмирханов һ.б.) көрәшкәннәрен кызыгып карап утыра идем. Үзем дә көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Нәселдә дә көрәшчеләр булган: әтиемнең әтисе Геннадий бабам авыр үлчәү категориясендә көрәшкән. Яшьлек дуслары хәзер дә аның матур, гадел көрәшен искә ала.
Көрәш белән шөгыльләнгәндә, хоккейга да йөри идем. Икесе дә күп көч сорый торган спорт дип, әти-әни берсен сайларга кушты. “Көрәшне сайлыйм”, — дидем.
— Бүгенге көндә тренерың кем?
— Хәзерге вакытта остазым — Җәүдәт абый Хөсәенов. Аллага шөкер, аның кул астында шөгыльләнүемә быел 13 ел була.
— Көрәштә якын киләчәккә максатың нинди?
— Дүртенче тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирын отасым килә.

“ТОРМЫШКА КАРАШЫБЫЗ ҮЗГӘРДЕ”
Искәндәр — көчле һәм истә кала торган көрәшче. Күләгәдә йөрми, хис-тойгыларын яшерми, берсеннән дә куркып тормый, гаделлекне ярата, туры әйтә. Ярышларда фанатлары күп. Залдан аның өчен кычкырып, сызгырып торучылар шактый. Хатыны белән апасының улы Эмиль — иң тугры җанатарлары.
— Искәндәр, Рузиләнең хәлләре ничек?
— Хәле яхшы. Аллага шөкер, барысы да артта калды. Кире андый хәлгә кайтырга язмасын. Рузилә белән интернет челтәрендә танышкан идек. Шул көннән бирле бер көрәшне дә калдырганы юк.
Авыр чакта терәк булучылар күп булды. Көрәшчеләр дә ярдәм кулы сузды. Шул вакытта аңладым: без — бөтенебез дә бер зур гаилә. Барысына да рәхмәт! Бу хәлләрдән соң тормышка карашыбыз үзгәрде. Сәламәтлек — иң зур байлык, аннан кадерлерәк нәрсә юк.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru