Гранат сайлаганда, аның очындагы “чәчәген” тикшерегез. Ул тулысынча ачылып беткән, кабыгындагы кебек кипкән булырга тиеш.
Чәчәк таҗлары басып торса, яшькелт, алсурак булса, бу гранатны өлгереп җитмәгән килеш өзгәннәр, ул баллы булмаячак.
Иснәп карагыз, гранаттан ис килмәскә тиеш. Аннан баллы ис килә икән, димәк, төшләре йомшара, бозыла башлаган.
Авырлыгына да игътибар итәргә кирәк. Бер зурлыктагы ике гранатны чагыштырып карагыз, авыррагы өлгергән була.