• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ЧИШМӘЛӘРНЕ ЯҢАРТЫП ТОРАБЫЗ”

“ЧИШМӘЛӘРНЕ ЯҢАРТЫП ТОРАБЫЗ”

Теләче районы Баландыш авылының чишмәләргә бай булуы, аларның даими төзекләндерелеп, яңартылып торуы турында язган идек. Бүген бу авылның тагын бер матур су чыганагы — “Данияс-Ильяс” чишмәсе белән таныштырабыз.

— Әлеге чишмә башта кое формасында, түбә астына кертеп ясалган иде. Аннан соң авылның Карл Маркс урамы егетләре тагын да матурладылар: самавыр эшләделәр, зур будка ясап куйдылар. 20-25 кеше сыярлык беседка булды. Хәзер биредә сыйныфташлар очрашуы һәм башка чаралар уздыралар. Җәй айларында аеруча матур, — дип сөйли Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин. — Территорияне корыган агач, чүп-чардан чистарттылар. Чишмәне казып, торбалар аша ярның икенче ягына чыгардылар. Беренчеләрдән булып төзекләндерү эшенә Данияс Гайнетдинов һәм Ильяс Мөбарәкшин алынды. Алар — күршеләр. Чишмә исеме шушы егетләр белән бәйле. Шулай ук Хашыйм Мөбарәкшин, бертуган Айдар һәм Айрат Гасыймовлар гаиләләре белән зур тырышлык күрсәтте. Хашыйм өендәге теләсә нинди әйберне бирергә мөмкин. “Барамы, ярыймы, Рөстәм абый?” — дип кенә сорый. Урамнары белән бергә чәчәкләр утырттылар, суын сибәләр. Бик булышалар. Авылыбызның хөрмәткә лаеклы карты — 97 яшьлек Әхәт абый Гайнетдиновны аерым әйтеп узасым килә. Чишмә тирәсендәге үләнне чаба, тәртип саклый. Ул — Даниясның әтисе. Энеләре Данил Гайнетдинов Казанда эшләсә дә, авылга еш кайта, су буен гел җыештырып йөри. Узган ел агачлар утырттылар. Аларны Айдар Гасыймов төяттереп алып кайтартты, утыртышып та калдырды. Авыл өчен җан атып йөри. Паркларга да агачлар алып кайтты. Авылга материалдыр, тегесен-монысын төяп кайтара башласаң, йөк машинасының бәясе дә арзан түгел. Алга таба егетләрнең тагын бер чишмәне матурлау хыялы бар. Акча да сорамыйлар. Хәзер күпләр бушка кыл да селкетми бит. “Афәрин!” диясе генә килә. Шашлык пешереп алабыз да шунда төрле план корабыз. Такта эше булсынмы, эретеп-ябыштырумы — барысы да кулларыннан килә. Урамнары белән ял да итә беләләр. Баландыш җирлегендә чишмәләр төзекләндерүне матур бер гадәткә керттек. Шулай бергә дус-тату булып, авыл өчен дип яшәргә язсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.

20-25 кешелек беседка

Чишмә элек шундый булган

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru