• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“90 ЯШЬТӘ ДӘ МАШИНАДА ҖЫРЛАП ЙӨРИМ”

“90 ЯШЬТӘ ДӘ МАШИНАДА ҖЫРЛАП ЙӨРИМ”

Бер көндә ике улын җирләп тә яшәү мәгънәсен югалтмаган, тормышны яратып көн итүче, Яшел Үзән районы Бакырчы авылы аксакалы 90 яшьлек Гарафетдин Низамовка сокланып туймассың.
— Ул бүген дә Суворов солдаты кебек сафта, — дип елмайды авылның имамы Әнәс Закиров. — Гарафетдин абый авылда иң өлкәне. Шуңа карамастан, әле дә мал-туар асрый, печән чаба, 25 сутый бакчада бәрәңге үстерә, машинада җилдерә, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри. Менә, ичмасам, бәхетле картлык бу!

Быел 27 гыйнварда Гарафетдин абыйга 90 яшь тулган. Бүген ялгызы гомер кичерә. Хатыны Суфия апа 2003 елда мәрхүм булган.
— Хатыным алтын иде, — диде Гарафетдин абый. — Өстәвенә бик матур, акыллы. Кулыннан килмәгән эш юк. Яшь вакытта өч егет дус булдык, Суфияне барыбыз да ошаттык. Ул чибәр кыз кемгә тәтер икән, дип таяк тотарга уйладык. Бәхет миңа елмайды! 1959 елның 22 июнендә өйләнештек. 44 ел матур гомер иттек. 4 бала (Фазыл, Фәргать, Тәлгать, Зөлфия) тәрбияләп үстердек. Кызганыч, 2019 елда Яшел Үзәндә яшәүче 2 улым, минем янга хәл белергә кайтып барганда, юл һәлакәтенә очрап үлде.
Әлеге фаҗигадән соң, әтиләре ялгызлык кичермәсен дип, Сургутта 35 ел гомер иткән улы Фәргать хатыны Наилә белән Яшел Үзәнгә кайтып төпләнә. Алар хәзер туган йортка еш килә.
Бакырчы — кое казучылары белән дан тоткан авыл. Гарафетдин абый да бу эштән читтә калмый.
— Без казыган коелар саны меңнән арткандыр, — дип сөйли ул. — Өй янына 27 метр казыдым, ләкин суы чыкмады. Шуннан бераз читкәрәк 19 метр казыдым. Әле дә шул коедан су алам.
Язмам герое балта остасы да булган. Авылда 12 йорт салган. Иске мәчетне төзекләндерүдә дә башлап йөргән.
— Безнең буын эшләп көн күрде, — дип дәвам итте Гарафетдин абый. — Төзелеш бригадиры да булырга туры килде миңа. Әмма күңелгә иң якыны — шофер хезмәте. 2022 елда машина йөртү таныклыгын алыштырырга Яшел Үзәндәге ГАИга бардым. Хезмәткәрләрдән, тагын кайчан киләсе була, дип сораган идем, “Сиңа башка бирмәсләр инде, бабай”, — диделәр. Үзләре кет-кет көлә. Аларга үпкәләп булмый, чынлап та, карт бит инде мин. Машинаны әйбәт йөртәм. Кереп утыруга, башта “Аятел-Көрси” догасын укыйм, аннан җырлап җибәрәм. Җәен көнаралаш машина белән кырга барып, бозауга печән алып кайтам.
…Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип дөрес әйтәләр. Гарафетдин абыйның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул гел хәрәкәттә. Ишегалды тулы тавыклары, абзарында бозавы. Үзе исә — көр күңелле, юморга бай кеше, хәтере искиткеч.
— Мин тормышымнан канәгать, — дип белдерде ул. — Бик рәхәт яшим, шулай да элекке елларны сагынам. Балалар үстергән чорны еш искә төшерәм. Аларга беркайчан сукмадым, кычкырмадым, күз карашыннан куркып үстеләр. Шөкер, тәүфыйклы булдылар.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru