• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Минем хокук

“ТОРАК САТЫП АЛГАН ӨЧЕН, 2 МИЛЛИОН СУМНАН САЛЫМ КАЙТАРЫРГА БУЛА”

“ТОРАК САТЫП АЛГАН ӨЧЕН, 2 МИЛЛИОН СУМНАН САЛЫМ КАЙТАРЫРГА БУЛА”

Торак сатып алган акчадан салымны кайтаручылар җитәрлек, ә менә дәвалану, уку өчен, хәтта фитнеста түләүле хезмәтләргә тоткан чыгымнарның 13 %ын кайтару хакында күпләр белми. Салым чигерүенә кагылышлы сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН җавап бирде.

“СОҢГЫ ӨЧ ЕЛ ӨЧЕН САЛЫМ КАЙТАРЫРГА МӨМКИН”
— Мөнир Әмирович, кемнәр салым чигерүеннән файдалана ала?
— РФ Салым кодексының 23 нче бүлеге нигезендә, физик затлар табыштан, керемнән түләгән салымны өлешләп йә тулысынча кайтара ала. Моның өчен төп шарт: кешенең рәсми рәвештә керем алуы һәм дәүләткә 13 % салым түләве. Эш урыныннан аңа 2-НДФЛ белешмәсе бирелергә тиеш. Үзмәшгульләргә, мәсәлән, закон нигезендә салым чигерүе каралмаган. Чөнки алар 4 % яки 6 % салым түли. Лаеклы ялда булучылар да салымнан акча кайтара алмый. Ә менә эшләүче пенсионерлар салым чигерүеннән файдалана ала.
— Нинди төр салым чигерүләре бар?
— Социаль һәм милек салым чигерүләре бар. Кеше соңгы өч ел өчен салымнан акча кайтара ала. Әйтик, берәү баласын биш ел түләп укытты, ди. Моңа кадәр салым чигерүен кулланмаган булса, соңгы өч ел өчен генә акча кайтара ала. Аңа кадәрге еллар “янып” калачак. Быел, мәсәлән, 2022, 2023, 2024 ел өчен салым кайтарырга мөмкин.
— Һәр салым чигерүенең таләпләре турында тулырак сөйләгез әле.
— Иң киң таралганнарының берсе — милеккә салым чигерүе. Физик зат торак (фатир, бүлмә) сатып алса, йорт төзесә, ул салымнан акча кайтара ала. Гараж, мунча кебек торак булмаган объектлар бу исемлеккә керми. Элек кеше бер генә торактан салым чигерүен алырга хокуклы булса, 2014 елдан берничә объекттан кайтарырга мөмкин. Әмма гомуми сумма 2 миллионнан артмаска тиеш. Аның 13 %ы — 260 мең сум. Бу — һәр кеше кайтара алган милек өчен салым чигерүенең максималь суммасы. Әгәр кеше торагын ипотекага алган икән, кредит процентларыннан да 13 % кайтарырга хокуклы. Мәсәлән, берәү 2 миллион сумлык торак сатып алды, ди. 1 миллион сумын үзе түли, калган сумманы банктан кредитка ала. Фәлән ел эчендә ул банкка 1 миллион сумны 1 500 000 сум итеп кайтарды, ди. 260 мең сумга өстәп (2 миллион сумның 13 %ы) әнә шул 500 мең сумнан да 13 % кайтара алачак дигән сүз. Кредит процентларыннан 3 миллион сумга кадәр һәм бер генә торактан салым чигерүе каралган.
— Әгәр торакны “черновая отделка” белән сатып алсаң, ремонт өчен тотылган суммадан салым кайтарып буламы?
— Шартнамәдә йорт “черновая отделка” белән сатыла дип әйтелгән очракта, ремонтка тотылган сумманың да 13 %ын кайтарып була. Тик, әйткәнемчә, гомуми сумма 2 миллионнан артмаска тиеш. Мәсәлән, ир белән хатын 3 500 000 сумга эчке эшләре төгәлләнеп бетмәгән торак сатып алдылар, ди. Аларның һәрберсе 2 миллион сумнан салым чигерүен куллана ала. Ягъни тагын 500 мең сумлык ремонт өчен акча кайтара алалар дигән сүз.

“САЛЫМ ЧИГЕРҮЕН ЕЛ САЕН КУЛЛАНЫРГА БУЛА”
— Ә балалар өчен салым чигерүе алырга мөмкинме, алар үскәч, үзләре бу ташламадан файдалана алмаячаклармы?
— Балигъ булмаган бала өчен әти-әни салым чигерүе кайтара ала. Әмма һәр кеше әлеге дә баягы шул 2 миллион сумнан гына салым чигерүен файдалана ала. Мәсәлән, ике баласы булган дүрт кешелек гаилә 8 миллион сумга торак сатып алды, ди. Һәрберсе 2 шәр миллион сумнан салым чигерүе кайтару хокукына ия. Бу очракта әти-әни балалары өчен акча кайтара алмый, чөнки үзләренең салым чигерүләре 2 миллион сумнан гына. Ә торак бәясе, әйтик, 4 миллион сум булган очракта, әти-әни үзләренә тиешле 1 миллион сумнан тыш һәр бала өчен дә 1 әр миллион сумнан салым чигерүе кайтарырга мөмкин. Бу бала милектән салым чигерү хокукын югалта дигән сүз түгел. 18 яшь тулган кеше, үзе фатир сатып алган очракта, эшләсә, 13 % салымны кайтарырга хокуклы.
— Социаль салым чигерүе нидән гыйбарәт?
— Социаль салым чигерүе дигәндә, балаларны түләп укыту, үзең өстәмә белем алу, автомәктәптә уку, дәвалану, биш елдан артыграк вакытка гомереңне иминиятләштерү, фитнес-залга йөргән өчен түләгән хезмәтләрдән 13 % кайтару керә. Шушы барлык салым чигерүләренең күләме елына 150 мең сумнан артмаска тиеш. Аннан ел саен файдаланырга була. Шушы 150 мең сумга өстәп, һәр баланың укуы өчен 110 мең сумнан салым кайтарырга мөмкин (элек ул 50 мең сум гына иде). Әйтик, син фитнеска елына — 16 мең, шәхси клиникага 100 мең сум түләдең, ди. 116 мең сумнан 13 % салым — 15 080 сум кайтарырга була. Моннан тыш бер балаңны елына 200 мең сум түләп укыттың, ди, 110 мең сумның 13 %ы — 14 300 сум салым чигерүе каралган. Ягъни син социаль салым чигерүе буенча елына 15 080+14 300= 29 380 сум кайтара аласың. Бала өчен салымны бары тик ул көндезге бүлектә укыган очракта гына кайтарырга мөмкин. Шунысы да бар, кешенең ел дәвамында хезмәт хакыннан түләгән 13 % салымы күпме җыелган, шул сумманы гына кайтара ала. Социаль салымны иң күбе 150 мең сумнан кайтарып була дидек, бу —
19 500 сум дигән сүз. Әмма ел дәвамында 2-НДФЛ буенча түләнгән салым 15 мең генә икән, шул сумманы гына кайтарып була. Сумманың калган өлеше социаль салым чигерүе вакытында бирелми. Милектән салым чигерүенекен исә киләсе елга күчереп алырга була.

“САЙТ АША ТИЗРӘК”
— Репетитор өчен акчаны картасына гына күчергән очракта, салым кайтарырга буламы?
— Салым чигерүеннән файдалану өчен, лизенциясе булган уку йорты, хастаханә, спорт залы белән килешү төзү шарт. Документларга килгәндә, медицина учреждениеләре салым инспекциясе өчен номер һәм штамп сугылган билгеле бер үрнәктәге белешмә бирә. Шулай ук эш урыныннан 2-НДФЛ белешмәсе, паспорт, банкта ачылган исәп счеты номеры, шул банкның реквизитлары, 3-НДФЛ буенча салым декларациясе, милек салымы турында сүз барганда, торакка документлар, язылышу турында таныклык, торакта башкаларның да өлеше булган очракта, моны раслый торган документлар кирәк булачак.
— Документларны ничек тапшырырга?
— Документларны өч төрле юл белән тапшырырга була. Интернет аша Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы (nalog.gov.ru) шәхси кабинет ярдәмендә яки телефонга урнаштырылган “Налоги ФЛ” кушымтасы аша. Монысы иң җайлысы санала, халыкның 98 %ы нәкъ менә шул алымны куллана. Биредә декларация тутыру да җайлы. Шәхси кабинетта эш урыныннан белешмәләр, алынган милек теркәлгән. Өстәмә документларны сканер аша үткәреп, беркетергә кирәк булачак. Аннары сайтта гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга була. Шәхси кабинетка керү өчен логин, парольне салым хезмәте инспекцияләреннән алырга була. Гариза, декларация тапшырганда электрон имза кирәк. Аны мошенниклар кулланыр дип куркасы юк, аның белән банктан документлар алу мөмкин түгел. Имзаны бетереп атарга, кабат ясатырга да була. Салым чигерүенә кеше елның теләсә кайсы вакытында гариза яза ала. Икенче юл — документларны салым инспекциясенә килеп, кәгазь вариантта һәм өченчесе “Россия почтасы” аша хат белән тапшыру мөмкин.
— Акчасы тиз кайтамы?
— Салым кодексы нигезендә, декларация тапшырылганнан соң, документлар 3 ай эчендә каралып, акча кайта. Электрон формадагы гаризалар тагын да тизрәк карала.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Фото: © lenanichizhenova/123rf.com

Хәбәрләр

20-22 майда Казанда “Идел-Янцзы” Россия-Кытай яшьләре форумы узачак.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 16-17 майда Курай бәйрәме узачак.

Камал театрының яңа бинасындагы беренче юбилей — ТР халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Гамәлдән чыккан “Космос-482” совет космик станциясе 7-13 майда Җиргә төшәргә мөмкин.

2025 елдан Чаллыдан Башкортстанга кадәр М-7 трассасы 4 полосалы булачак.

8 майда Казанда “Татмедиа” каршында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru