• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ТРАКТОР ЯСАДЫМ!”

“ТРАКТОР ЯСАДЫМ!”

Равил МӨХӘММӘДИЕВ, Азнакай районы Тымытык авылы:
— Хәзер элекке кебек тулы бакча бәрәңге утыртмыйлар инде. Үзебез дә 10 сутыйга гына калдырдык. Шул бәрәңге балаларга, кода-кодагыйларга да җитә.
Бәрәңге утырта торган трактор ясадым. Унбиш еллап инде көрәккә кагылган юк. Элекке чех тракторы — “TZ-4K-14”не яңадан үзгәртеп җыйдым. Хәзер шуның белән икенче икмәкне утыртам да, төбенә дә өям. Көзен исә сабагын чабам һәм алам. Трактор бәрәңгенең сабагын бик ваклап җиргә сиптереп бара. Гадәттә, бу эшне бәрәңге алганчы бер атна алдан эшлим. Сабак кибеп, җирдә черемә булып кала. Трактор белән алган бәрәңгене чүпләве бик җиңел: ул аның туфрагын коеп, җиргә чәчеп бара.
“TZ-4K-14” тракторын 1993 елда алган идек. Ул чакта әти белән колхозда эшләдек. Хәтерлим, 29 мең сумга төште ул. Заманасына күрә бик яхшы техника иде, хәзерге мотоблоклар кебек. Ләкин ул күпкә яхшырак, чөнки аны күтәреп йөрергә кирәк түгел. Хуҗалыкта нык булышты безгә. Хәзергәчә сафта! Дөрес, алты ел элек моторын алмаштырдык. Күрше егете Фәрит техниканы яхшы белә, аның белән эшлибез. Мондый трактор җыюның зур авырлыгы юк, интернетта хәзер барысына да өйрәтәләр. Озак еллар эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйдым, шуның өчен тракторга кирәкле детальләрне ясау проблема булмады.
Трактор белән туганнарга, авылдашларга да бәрәңге утыртам. Инде әйтә башладылар. Бездә кайберәүләр бәрәңгене апрель азагында ук утырта. Без исә ел саен майның унбишләрендә генә чыгабыз. Ашыгуның мәгънәсен күрмим. Тымытык авылы Ык буенда урнашкан, җир уңдырышлы. Нинди коры 2010 елда да бәрәңге уңышы әйбәт булды.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru