• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, РАДИО?

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, РАДИО?

Техника алга киткән заманда яшибез. Кайчандыр иң оператив мәгълүмат чыганагы булып саналган радионы да бүген интернет алыштырды. Ләкин ничек кенә булмасын, кеше радиодан аерылмый. Ул — яңалыклар, җырлар, матур әдәбият белән танышу, аралашу, бәйгеләрдә катнашу, якыныңны котлау, күңел ачу чарасы да. Бәйрәм уңаеннан милли радиоларның хәлен белештек.

“БОЛГАР” РАДИОСЫН КАРАП ТА БУЛА”
Илфар КӘРИМОВ, “Болгар” радиосының баш мөхәррире:
— Быел тамашачыларга, үзебезгә бүләк ясап, 7 май — Радио көнендә “Татнефть Арена”да зур концерт оештырачакбыз. Татар эстрадасы артистлары хит җырларын башкарачак.
“Болгар” радиосында тапшырулар җитәрлек. Һәрберсенең үз тамашачысы бар. Без һәрчак эзләнүдә, яңалыкка омтылабыз, шул ук вакытта үз йөзебезне дә югалтмыйбыз. Безнең кыйблабыз ул — татар халкы, татар теле, татар мәдәнияте. Татарстанның һәр почмагында сөйләүче татар телле радио буларак, һәрвакыт камиллеккә омтылабыз. Радио тотмый башласа, борчылып шалтыратучылар арта. Аларның проблемаларын хәл итәргә тырышабыз.
bolgarradio.com сайты аша безне хәзер тыңлап кына түгел, яхшы сыйфатта карап та була. Студиягә видеокамералар урнаштырдык. “Болгар” радиосын Алиса, Маруся колонкалары аша да тыңларга мөмкин.

“РАДИО КӨНЕНДӘ ВЕТЕРАННАРНЫ КОТЛЫЙБЫЗ”
Ания ГЫЙБАДУЛЛИНА, “Татарстан” радиосы шеф-редакторы:
— Радио көнендә иң матур традицияләребезнең берсе — ветераннарны котлау, арабыздан киткәннәрне искә алу. 100 еллык юбилеена якынлашкан радиода алар бихисап. “Татарстан” радиосы үз вакытында бөтен татар зыялыларын бергә туплап торган бит! Бу көнне радионың бай фондында сакланган затлы тапшырулар тагын бер кат эфирда яңгыраячак. Күптән түгел бездә радиоспектакльләр әзерләү традициясе яңартылды. Шуңа өстәп яңа форматтагы проектлар барлыкка килде. Аларның шактый өлеше ТР Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе белән берлектә гамәлгә куела.
Хәзер кешеләрнең вакыт ягыннан кыска тапшыруларга өстенлек бирүенә карамастан, радиобызның матур традицияләрендә тәрбияләнгән үз тыңлаучысы бар. Аларның санын саклап калу һәм арттыру өчен иҗадый коллективыбыз һәрвакыт эзләнүдә.

“КҮП ТАПШЫРУЛАРНЫ ЭНТУЗИАСТЛАР БУШКА ЭШЛИ”
Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Тәртип” радиосының баш мөхәррире:
— Быел “Тәртип” радиосына 11 яшь тулды. Бу уңайдан 11 театрны бергә җыеп, Кариев театрында зур бәйрәм үткәрдек. Тәҗрибәле артистлар белән “Апуш” театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның бер сәхнәдә чыгыш ясавы радионың “үткәннән бүгенгә күпер салабыз” дигән шигаренә дә туры килә. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 1-9 майда “Атаклы татарлар тормышыннан” дигән тапшыру кысаларында журналист Мансур Мортазин тарихта эз калдырган 9 герой турында сөйләячәк. Ә майдан “Тәртипле иртә” тапшыруы җәйге ялга китә. Безгә кулдан язылган хатлар килә. Аларны рәхәтләнеп укыйбыз. Күп тамашачы “Тәртип”не дәүләт радиосы дип кабул итә. Шуңа да бездән күп нәрсә таләп итәләр. Шәхесләр белән әңгәмәләр, ил яңалыкларын да ишетергә телиләр. Әмма “Тәртип” радиосының бүгенге финанс хәле җиңел түгел. Штатта бары 3 кеше эшлибез. 20 дән артык тапшыру эфирга чыга. Аларның күбесен энтузиастлар бушка эшли. Тарткан атка төйиләр, диләрме әле? Күбрәк эшләгән саен тәнкыйте дә ишетелә. Телефонны алмыйлар, социаль челтәрләрдә яктырту җитми дип әйтүчеләр бар. Районнарга чыгуыбызны да сорыйлар. Радио тыңлаучыларның теләк-тәкъдимнәре җитәрлек. Тик барысына да өлгерә алмыйбыз шул. Киләчәктә тулы штат белән эшләргә һәм Татарстанның бөтен почмагына барып җитәргә насыйп булсын.

“БЫЕЛ БЕЗГӘ 25 ЯШЬ”
Рәсимә ГАЙНЕТДИНОВА, Башкортстандагы “Юлдаш” радиосының алып баручысы:
— Быел “Юлдаш” радиосы 25 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнә. Бу уңайдан 25 сентябрьдә Уфа шәһәренең зур мәдәният йортында хөкүмәт дәрәҗәсендә концерт уздырылачак. “Юлдаш” радиосында татарча тапшырулар көненә 3 сәгать чыга, калганнары башкорт телендә яңгыратыла. Тәүлек әйләнәсе ил-республика яңалыклары белән таныштырабыз. Төрле проектлар ярдәмендә якташларыбызны борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итәбез. 25 еллык уңаеннан 25 “фатирник” әзерләдек. Алып баручылар төрле өлкә кешеләре белән очрашулар, күңелле кичәләр оештыра. Бәйге, уен форматындагы проектлар бихисап. “Хәзинә” туристик компаниясе белән берлектә, Уфа буйлап сәфәр, Агыйдел суы буйлап сәяхәткә чыгу да — күңелле чара.

“АКТЕРЛАР ЙӨГЕРЕП КИЛӘ, ЗУР РӘХМӘТ АЛАРГА”
Алмаз МИРГАЯЗОВ, “Китап” радиосының баш мөхәррире:
— “Китап” радиосы милли форматлы гадәти радиолардан аерылып тора. Беренчедән, без — дөньяда моңарчы күрелмәгән әдәби-музыкаль форматлы радио. Икенчедән, радиода нибары ике кеше эшли, берсе — тапшыруларның эчтәлеген әзерләүче, китаплардан матур әсәрләр сайлаучы, яздыручы, монтажлаучы, эфирга әзерләп куючы, ә икенчесе — контент-менеджер. Штатында 15-30 кеше булган радиолар белән беррәттән безгә дә аудитория, рейтинглар, реклама бюджетлары өчен көрәшергә кирәк. Күпме эзләп соранып йөрсәк тә, аудиоәсәрләр яздыруга матди ярдәм чыганагы табылмады. Акчаны реклама хисабына эшлибез. Актерларга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәм! Кемгә эндәшмә, ай-вайсыз йөгереп килеп, атналык хикәя-повестьларны яздырып китәләр. Шулай ук #җыркитабы хэштегы астында ике гасырның үлмәс хитларын барлап, туплап, халыкка җиткерүне дәвам итәбез.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хөрмәтле хезмәттәшләребезне, радио тыңлаучыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәрвакыт уңыш
дулкынында булыгыз, яхшы хәбәрләр генә җиткерегез!

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru