ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН ПИРОГ

4 йомырка, бер чеметем тоз, 0,5 стакан шикәр комы (баллы яратсагыз, күбрәк кушарга мөмкин), 1 кечкенә кап ванилин, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае. Ингредиентларны бирелгән тәртиптә салып болгатырга. Сыек камыр килеп чыга. Пирогны силикон формага салып, духовкада пешерергә.
Гөлнур ГАРИПОВА, Ютазы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх