• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылыннан Фирзия Шаһитова — һөнәре буенча укытучы. Бүген гаиләсе белән Казанда яши. Мәликә белән Мәдинә исемле игезәк балалар үстерәләр. Тик 9 яшьлек кызлар икесе дә тууга мөстәкыйль рәвештә сулый алмый, берничә тапкыр реанимациядә ятарга туры килә аларга.
— Кызларыбыз 2015 елның 14 декабрендә Казанда туды. Мәликә — 940, ә Мәдинә 1110 г авырлыкта иде. Табиблар аларның хәлен Апгар шкаласы буенча 4-5 балл белән бәяләде. Тууга, ике кызыбызны да реанимациягә салдылар һәм ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. 3 көннән ДРКБның реанимациясенә күчерделәр, — дип башлады сүзен Фирзия.

Биредә 1 ай ятканнан соң, хәле бераз яхшырган Мәдинәне яңа туган сабыйлар патологиясе (ОПН) бүлегенә күчерәләр. Мәликә бу вакытта реанимациядә кала.
— Мәликәбезнең хәле төрлечә була иде, авыраеп киткән вакытлары да күп булды. Кызларның хәле начарланып, икесе дә берничә тапкыр реанимациягә эләкте. Ирем белән каенанам һәрвакыт ярдәм итеп торды. Мәдинә 1 ел да 2 ай реанимациядә булганнан соң, февральдә кислородлы концентратор аппараты белән өйгә алып кайттык, — ди әңгәмәдәшем.
Өйдә Мәдинә 6 ай кислород аппараты белән сулый, аннан соң үзе мөстәкыйль рәвештә сулыш ала башлый. Шуннан соң алар социаль яклау бүлеге аша бушлай “Солнечный” тернәкләндерү үзәгенә, түләүле остеопатка, гомеопатка һәм дефектологка йөри башлыйлар, өйдә түләүле массаж алалар. Аларның тырышуы бушка китми, 2 яшь тә 9 айда Мәдинә йөреп китә.
— Мәликәбез 5 ел ДРКБның 1 нче реанимациясендә ятты. Кызыбызның авыр көннәре бик күп булды.
3 тапкыр “Йәсин” сүрәсе генә укыттык, исемен алыштырып карадык. Ул вакытта безгә ничек авыр булганын Аллаһы Тәгалә һәм үзебез генә беләбез. Хастаханәнең ишегалдында Аллаһы Тәгаләдән ялварып: “Баламны үз кулларыма бир, кеше кулларында тилмертмә”, — дип сораганнарым бүгенгедәй хәтеремдә. Аллаһы Тәгалә, табиблар һәм шәфкать туташлары ярдәме белән менә 4 ел без өйдә. Русфонд аша аппарат алып, кызыбыз Мәликәне ике аппарат белән өйгә алып кайттык, — ди Фирзия, шул вакытта кичергән хисләре белән уртаклашып.
Мәликәгә өйдә дә 3 ел 5 ай аппарат ядәмгә килә, ярты ел элек кенә үзе мөстәкыйль сулыш ала башлаган. Суык тиеп авырый башласа да, аппаратка тоташтыралар. Мәдинә исә үз аякларында йөри, тик теле генә ачылмый икән. Мәликә белән, әлбәттә, авыррак, ул тотынып кына йөри ала, сөйләшми. Ике колагы да ишетмәү сәбәпле, операция кирәк. Алар белгечләр белән өйдә шөгыльләнә. Берөзлексез түләүле массажлар, ЛФК, остеопатка йөрүләр, дефектолог белән шөгыльләнүләр… Чыдаган әти-әнигә, балаларга рәхмәт! Шулкадәр тырышлыклардан соң Аллаһ шифасын бирсен дип телисе кала.
— Җәйгә икесен дә бассейнга йөртергә исәплибез. Бу авырлыкларны үзебез генә ерып чыга алмаган булыр идек. Иң беренче ярдәмчебез ул — Раббыбыз. Шулай ук иремнең әниләренә (Фирзиянең әти-әнисе 15 ел элек вафат булган — А.М.), туганнарга, дусларга, изге күңелле кешеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын, — ди Фирзия Шаһитова.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Мәдинә белән Мәликәгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әниләре Фирзия Шаһитованың телефон номеры: 8-917-268-22-28 (“Сбербанк”, “ВТБ”, “Ак Барс” карталарына беркетелгән).

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru