• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел «Алтын алма» дип исемләнгән үзенчәлекле премьера тәкъдим иттеләр. Бу әкиятне 30 ел элек Шамил Фәрхетдинов Казан театр училищесы студентлары өчен диплом спектакле итеп махсус заказ белән язган булган. Хәзер ул студентларның күбесе Тинчуринның танылган артистлары. Бу юлы исә әсәрне театр каршында эшләп килүче «Могҗиза» театр студиясендә шөгыльләнүче физик яктан мөмкинлеге чикле балалар куйды. Режиссерлары — Салават Хәбибуллин. Куелыш җитәкчесе — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Сәхнә теленә балаларны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова өйрәткән. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куела. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә туган «Алтын алма» әкияте тугрылык, ярдәмләшү, дуслык хакында.

«Могҗиза» театр студиясе 2019 елдан бирле эшләп килә. Баштарак биредә 7 бала шөгыльләнсә, хәзер алар 20 гә җиткән. Студиягә Татарстанның төрле районнарыннан киләләр. Әйтик, «Алтын алма»да төп геройларның берсе әкиятче Айрат Якупов — Теләчедән. Тазбаш ролендәге Илшат Сәмигуллин Балык Бистәсеннән. Әкияттә барлыгы 15 ләп бала, әти-әниләр дә катнашты. Спектакльне караганнан соң кеше өчен бернинди дә чикләр юк икәнен аңлыйсың. Гөлчәһрә сылуның (Ралина Гатауллина, Ралия Нигъмәтҗанова) иркә кыздан акыллы, ягымлы туташка әйләнүе, Үлмәсҗанның (Анель Имамиев) моңлы җырлавы, Карачкының (Карина Кайданова) ихлас күңеле, Агылый (Әмир Нуриев) белән Тагылыйның (Илфат Мусин) сүз көрәштерүе, Озынбикә (Хәния Гыйбадуллина) белән Кыскабикәнең (Эльвина Федотова) осталыгы, Сабый патшаның (Азамат Шәфигуллин, Эльнур Әкбәров) тапкырлыгы, җалмавыз (Эльза Емекова, Әлфия Чутаева) образлары, Елизавета Чурикованың биюе тамашачыны битараф калдырмады. Ахырдан әти-әниләрнең балалар белән бергә «Во благо вместе» хәйрия фондына рәхмәт йөзеннән багышлап җыр башкарулары дулкынландыргыч мизгел булды. Физик мөмкинлекләре чикле балаларга сәләтләрен үстерергә, иҗади камилләшергә, үзләрендә ышаныч тоярга мөмкинлек биргән мондый студияләр күбрәк булсын иде.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru