• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“КАБЕР ӨСТЕНӘ БАСАРГА ЯРАМЫЙ”

“КАБЕР ӨСТЕНӘ БАСАРГА ЯРАМЫЙ”

Зират — адәм баласының бу дөньядагы соңгы йорты. Яз җиткәч, күбебез якыннарыбызның каберен зиярәт кылачак, андагы кипкән үләннәрне җыештырып, чардуган-коймаларны буяп, ташларын рәтләп кайтачак. Халык җыелып, зиратларда өмәләр уздыру гадәте дә бар һәм бу — бик күркәм гамәл. Тик зират гадәти генә урын түгел, анда баруның, керүнең үз кагыйдәләре саклана һәм аларны онытырга ярамый. Болар турында Лаештагы “Ак мәчет “Зәйнәб” Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән сөйләштек.

“ИҢ МӨҺИМЕ — ӘРВАХЛАРДАН СОРАМАУ”
— Алмаз хәзрәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Каберләрне зиярәт итегез. Хакыйкатьтә, алар сезгә үлемне искә төшерер”, — ди. Зиратка еш бару хәерлеме?
— Төркиядә, бигрәк тә Истанбул шәһәрендә, бөтен җирдә: юл читендә, бакча эчендә һәм башка урыннарда зират күрәбез. Бу, хәдистә әйтелгәнчә, үлемне гел искә төшереп тора. Безнең якта андый гадәт юк — зиратлар кеше яши торган җирдән бераз читтәрәк урнашкан. Пәйгамбәребезнең: “Элек сезне зиратка йөрүдән тыйган идем, хәзер инде барырга рөхсәт”, — дигән хәдисе дә бар. Ислам дине тарала гына башлаган чорда, адәм балалары мәҗүсилектән калган йолаларны үтәмәсен дип, каберлекләргә йөрү тыелган була. Белем артып, күңелләргә иман иңгәч, хәләл белән хәрамне аера башлагач кына, Рәсүлебез зиратка баруны рөхсәт итә.
— Әле дә хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы, юкмы дигән сорау еш бәхәс кузгата.
— Мәетне җирләгәндә, хатын-кызның зиратка кермәве хәерле. Җирләгәннән соң, мәрхүмнең каберенә барырга ярый. Якын кешене соңгы юлга озату шатлык түгел бит. Шуңа да гүзәл затны стресстан саклау сәбәпле, ә аның, әйтик, йөккә узган вакыты булуы ихтимал, хатын-кызларга зиратка бару тыелган. Хәзер инде кайбер “эшлекле” апалар каберне ничек казырга икәнен дә өйрәтә! Бу бер дә күңелгә ятышлы хәл түгел.
— Зиратка кергәндә, төп нинди кагыйдәләрне үтәү шарт?
— Иң элек госелләнеп, чистарынып бару мөһим. Хатын-кызларга күрем көннәрендә зиратка керергә ярамый. Зиратка тәннең гаурәт өлешләрен каплап керү мөһим. Капкадан эчкә узганда, әрвахларга сәлам бирелә, махсус догалар укыла. Кайбер галимнәр әйтүенчә, безнең сәлам биргәнне мәрхүмнәр ишетеп ята. Коръән уку-укымау буенча фикерләр төрле. Күп галимнәр укырга рөхсәт итә. Иң мөһиме — әрвахлардан сорамау. Аллаһы Тәгаләгә: “Шул кешенең гөнаһларын гафу итсәң иде”, — дип дога кылабыз. Шулай ук зиратта кычкырып сөйләшмиләр, көлешмиләр, акырып елау да килешми.

“ЗУР АГАЧЛАР УТЫРТМАСАК, ЯХШЫРАК”
— Җыештырганда нәрсәгә игътибар бирергә?
— Кипкән үләннәрне алырга ярый. Ә менә яшел үлән истигъфар кылып тора, диелә. Шуңа да кабер өсләрен яшел үлән чыкканчы җыештыру хәерле. Чәчәк утыртырга ярый, ясалманы кую — безнең гадәт түгел. Зур агачлар утыртмасак, яхшырак булыр иде. Чөнки алар тора-бара чардуганнарны вата, йөрү юлларын каплый. Хәзер инде күп авылларда, өмәләр уздырып, аларны кисәләр. Чөнки карга оялый, каберлек шомлы, күңелсез урынга әйләнә.
— Каберләрдәге агачларны кискәндә, мәрхүмнең туганнары килеп, ник кисәсез, таптыйсыз, дип тавыш та чыгара. Ул агачлар чардуган эчендә, берәүгә дә йөрергә комачауламый, матурлыкны, чисталыкны бозмый, диләр.
— Мәрхүмнең туганнарының хафалануларын аңларга була. Шуңа да алар белән алдан сөйләшеп, киңәшеп эшләү хәерле. Безнең авылда андый зур агачларны кисеп, ярдырып, ләхет тактасы өчен кулландылар. Чөнки хәзер такта эзләп йөрүчеләр дә бар.
— Агач кискәндә кабер тапталса, нишләргә?
— Кабер өстенә басу тыела. Кабернең уң ягында тору хәерле. Агач кискәндә дә, басмаска, хәтта агачны да кабер өстенә аудармаска тырышсак иде.
— Совет чорыннан калган гадәт буенча, өмә шау-шулы бәйрәмне хәтерләтә. Зираттагы өмәнең кагыйдәләре бармы?
— Музыка куеп, уен-көлке оештырырга, оятсыз мәзәкләр сөйләргә ярамый. Эш төгәлләнгәч, бер читтә чәй эчеп алудан зыян юк, бу халыкны берләштерә генә.
— Берәү зиратта өмә ясарга дип, социаль челтәрдә төркем ачкан, техника ялларга, ягулык сатып алырга акча җыймакчы булган. “Авыл халкыннан нинди генә тискәре фикер ишетмәдем”, — ди.
— Ягы-ягы белән халык әнә шулай үзе дә бармый, эшләгән кешене дә тәнкыйтьли. Кайбер җирләрдә хәзер хәтта кабер казырга да йөрмиләр. Шул ук вакытта башка авылларда моның киресен күрәбез: тракторын да алып киләләр, ягулыкка акча да сорамыйлар, савап эшләдем, дип шатланып кайталар. Өмәдә катнашу — саваплы гамәл.
— Каберләргә агач утырту гадәте каян килә?
— Пәйгамбәребез зираттан үтеп барганда ике кабергә ишарәләп: “Болар кечкенә гөнаһлары өчен кабер газабында”, — ди. Аннары: “Юк, зур гөнаһлары өчен”, — дип кисәтә. Берсе гайбәт сөйләгән, икенчесе истинҗа кылмаган, ягъни юынмаган, тән чисталыгына әһәмият бирмәгән. Рәсүлебез, агачны сындырып, бер ботагын — берсенең, икенчесен икенчесенең каберенә кадап куя. “Агач үскәндә кабер газабы җиңеләер”, — ди ул. Кабергә агач утырту гадәте дә шулай башлана. Ләкин кайбер галимнәр, агач утырту бөтен кешенең дә кабер газабын җиңеләйтми, дигән фикердә тора.
— Бервакыт бер хатын шундый хәл турында сөйләде: иренең каберенә агач утырткан, ә каенанасы өзгән. Бу тагын утырткан, тегесе янә йолкып ташлаган. Мондый очракта кем хаклы?
— Килен белән каенана арасында мондый бәхәс туган икән, агачны утыртмау хәерле, чөнки ике ара бозылу тагын да зуррак гөнаһ санала.
— Пумала, буяу алып баралар да, зираттан алып чыгарга ярамый дип, шунда ук ташлап калдыралар. Дөресме?
— Динебездә зираттан әйбер алып чыгарга ярамый дигән кагыйдә юк. Гомумән, ырым-шырым, хорафатларга ышану тыела. Чардуганны изгеләштерү дә — ялгыш уй. Иске чардуганны алып, аның урынына башканы куярга мөмкин. Искесен тимер-томырга тапшырып, шуннан кергән акчаны берәр мохтаҗ кешегә хәер итеп бирсәң, бик күркәм. Ватылган ташны да нишләтергә икән дип куркалар. Ташны бит кем җирләнгәнен белү өчен генә куялар, аннан мәеткә бернинди файда юк. Ә менә сурәт төшерсәң, купшыны яки скульптура әсәре урнаштырсаң, гөнаһка кереп, мәеткә зарар килүе ихтимал. Хәтта ташка дога язмау да хәерле. Әле беркөнне генә кабер ташы рәсеме җибәрделәр. Гарәпчә язуы да бар. Корбан гаете мөбарәк булсын, диелгән. Менә нинди хаталар китә бит!

“КҮМӘК ЭШТӘ БӘРӘКӘТ БАР”
— Элек авыл муллалары җомга намазы вакытында вәгазь сөйләгәндә чисталык турында әйтеп, кемнең бакча башында чүп үскән, кемнең капка төбен себерергә кирәк — һәммәсен кисәткән. Хәзер дә авыл имамнары моңа җаваплымы, әллә бу уңайдан бөтен вәкаләтләрен җирле үзидарә рәисләренә тапшырдылармы?
— Һәркемнең җаваплылыгында, чөнки Аллаһы Тәгалә һәммәбездән сораячак. Яшәгән урыныбызны чиста итеп тоту — һәммәбезнең бурычы, өмәләрдә катнашу — күркәм гамәл.
— Кайбер кеше үзе намаз укый, үзе чүбен су буена яки башка тыелган урынга илтеп түгә. Бу очракта нишләргә?
— Намаз укымаган кешегә, гыйбадәт кылмавын аклау өчен мондый күренешләр бер сәбәп инде: “Үзе намаз укый, үзе шулай гөнаһ кыла”, — диләр. Монда берсе намаз укымаган, икенчесе намазлы булып та гөнаһ кылган өчен хаталы. Һәр намаз укыган кеше дә фәрештә түгел икәнен онытмасак иде. Гарәп илләрендә дә мөселманнар машинада барганда тәрәзәне ачып чүп ташлап калдыра. Бу — бик күңелсез хәл, чөнки дингә яңа килгән кеше, мөселманнар нәрсә кыла дип, исламнан бизәргә мөмкин. Шул турыда да бераз уйласак иде.
— Мөселман кешесенә чүп ташлау түгел, хәтта җиргә төкерергә дә ярамый бугай бит?
— Бервакыт танышлар мине мәчет янында көтеп торганда, намаздан чыгып килүче абыйның лач итеп җиргә төкергәнен күргәч, бик нык гаҗәпкә калган иде. “Мәчеткә йөрүчеләр изге күңелле бит, бу нәрсә эшли?” — дип шаккатып сөйләделәр. Шуңа да һәммәбезгә дә эш-гамәлләребезгә игътибарлы булу кирәк.
— Өмәләр турында Пәйгамбәребезнең хәдисләре бармы?
— Ул күмәк эшләрдә теләп катнашкан. Әйтик, Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, беренче эш итеп йорт салдырмый, ә мәчет төзергә керешә. Шунда үзе дә катнашкан. Юлда барганда ял итәргә туктагач та, утырып тормаган, утын булса да ташыган. Чөнки күмәк эштә, җәмәгать белән башкарылган гамәлдә бәрәкәт бар. Хәтта аерым укылган намазга караганда җәмәгать белән башкарылган гыйбадәт 25-27 мәртәбә саваплы. Уразаны да бит кешеләр белән бергә тоту җиңел. Намаз да мәчеттә җәмәгать белән ләззәтлерәк укыла.
— Өмә уздыру Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызның бер билгесеме?
— Әйе, аның әмерен үтибез, ягъни чисталык урнаштырабыз. Ә чисталык — иманның яртысы.
— Татар халкында, язга чыккач, өй юу гадәте бар. Диндә дә бу хакта әйтеләме?
— Өй юу фарыз түгел. Әмма йорт-җиребезне чистарту — күркәм эш. Гыйбадәт кылганда да, намаз уку урыны, намазлык, кием, тәнебез чиста булу мәслихәт. Чисталык — сәламәтлек билгесе дә. Җен-шайтаннар бит пычрак урыннарны ярата. Шуңа да, кич ашагач, савыт-сабаны да иртәнгә калдырмыйча юып куярга кирәк.
— Кояш баегач, идән юарга ярыймы?
— Бу уңайдан диндә чикләү юк. Гореф-гадәттә булса гына.
Әңгәмәдәш — Гүзәл САБИРОВА.

Фото: apastovo.tatarstan.ru

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru