Ә сезнең якларда көтү чыктымы? Ничек көтәсез?
Хәйдәр СИБГАТУЛЛИН, Яшел Үзән районы Урысбага авыл җирлеге башлыгы:
— Безнең Бәчек авылында көтү 20 апрельдә үк чыкты. 18 ел буе Шакировлар гаиләсе көтә. Бер сыер өчен айга — 1600 сум. Төшке ашны биреп җибәрәбез. Сыер санына килгәндә, быел ике башка гына кимеде. Бер гаилә өчне асрый иде, хәзер бергә генә калдырдылар. Калган хуҗалыкларда үзгәреш юк.
Көтүдә 20 ләп сыер. Әле бөтенесе чыгып бетмәде. Кайсы бозауламаган, кайсы авырый. Тиздән җыелып бетәрләр. Көтүчеләребезгә сөенеп туя алмыйбыз. Авыл җирендә яхшы көтүче булу — зур бәхет ул. Көтүче табылмагач, күп якларда сыерлар да бетте. Электр-көтүчегә генә ышанып булмый. Аны, бердән, бөтен җиргә куя да алмыйсың. Икенчедән, көн дәвамында көтүче шунда торып саклаганда, күпкә ышанычлы. Ул урыннарын күчереп йөртә. Алла сакласын, мал кисәк авырып китсә, тиз арада хуҗасына хәбәр итә. Авылыбыз белән көтүчеләребезгә бик рәхмәтле. Сәламәтлек, авыр, җаваплы хезмәтләрендә сабырлык телибез.
Резеда АБЕЙДУЛЛОВА, Буа районы Өчмунча авылы:
— Авыл зур түгел, күбесе өлкәннәр. Мал-туар тотабыз, сыерлар да бар. Ләкин бездә көтү юк. Малларны арканлыйбыз. Авылда сыер саны азайды, нибары дүрт хуҗалыкта гына калды.
Дамир ӘГЪЛИУЛЛИН, Арча районы Наласа авылы:
— 9 майдан соң чыгар, бәлки. Авылда көтү икегә бүленә: югары очта былтыр — 40, түбән очта 60 чамасы сыер йөрде. Быел төгәл санын әйтә алмыйм. Биш ел бардыр, электр-көтүче көтә. Бик җайлы. Баштарак, ияләшкәнче саклыйбыз, аннары үзләре генә кала. Алып барырга һәм алып кайтырга гына барабыз. Көтүлек урыннары да җитәрлек.
Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, Балтач районы Кенәбаш авылы:
— Авылда көтүлек җирләр җитәрлек, урман терәлеп тора, бик матур урыннар. Үзем Балтач районы Сосна авылыныкы. Анда көтү чыга. Зур авыл, өч көтү. Ә Кенәбашта 93 хуҗалык иде, ләкин буш йортлар хәйран. Көтүгә 40-45 сыер йөри, дип беләм. Үзебезнең хуҗалыкта сыер бер генә. Кайбер гаиләләр биш-алтыны асрый.
Быел көтү чыкмады әле. Яңгыр ява. Бәлки, май уртасында чыгар. Ай азагына калуы да ихтимал. Электр-көтүче бар, ләкин барыбер чират буенча көтүче дә чыга. Ә көтүче яллаганда, бер сыер өчен 1000 сум иде.
Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Апас районы Карабай авылы:
— Бездә көтү чыкмады әле. Көтүчеләр юк. Көтүлек җир Үләмә елгасы буенда. Электр-көтүче куйдылар. Сыерлар 20-25 баш җыела. Үзебез асрамыйбыз. Сөтне кибеттән, ара-тирә хуҗалыклардан сатып алабыз.
Гөлнур ГӘРӘЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы:
— Безнең авылда малны күп асрыйлар. Унар баш сыер тотучы гаиләләр бар. Үзебезнең хуҗалыкта — дүртәү. Өч көтү чыга. Дүртенчегә КФХ көтүе дә бар. Көтүлек урыннар җитәрлек. Үзебезнең көтүдә 80 баш мал җыела. Авылның бер башында көтәбез. Кырыенда тагын бер көтүлек, анда 40 лап сыер йөри. Авылның икенче башында 110-120 баш мал. Барлык көтүдә дә электр-көтүче тора. Халык көтү көтми, дияр идек. Шулай да, чират буенча, бер хуҗалыктан ничә баш мал чыга, шуның хәтле көн электр-көтүчене барлап торырга кирәк. Сыерларны иртән кертәбез, аккумуляторын тикшерәбез, бәреп чыкмаганнармы дип, көн дәвамында ике-өч тапкыр барып карыйбыз, аннары сыерларны алып кайтабыз. 10-15 майдан соң, кыр эшләре җайлана төшкәч, ир-егетләр көтүлекне карап, өзелгән урыннарын ялгап, тәртипкә китереп кайтачак. 15-20 майдан соң көтү чыгар, дип торабыз. Әле салкын, җилле. Кар да яуды хәтта, җир җылынмаган.
Теләче районы Төрек-Тәмте авылыннан бер апа:
— Авылыбыз кечкенә. Барысы ун сыер җыеладыр. Электән шулай, берсе дә баш санын киметмәде. Без ике сыер тотабыз, бер тана да бар. Көтү күптән чыкмый. Сыерларны елга буйларына арканлыйбыз. Быел да чыгардык. Чирәм ашап рәхәтләнәләр. Техника бик йөрми, шуңа үлән капка төбендә дә мулдан. Вакытында шифалы яңгырлар явып, икмәк, печән булсын, дип теләп торабыз.
Фәридә ФИЛАТОВА, Әтнә районы Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы:
— Бездә көтү бик соң чыга. Көтүлек урыннар да бераз проблемалы. Малларны елга аша чыгарасы. Болыннарда җир кипкәнен көтәргә кирәк. Олы Мәңгәрдән көтүгә 100 ләп сыер чыга. Моңа хәтле гел көтүче көтте. Әмма узган ел проблемалырак булды. Яхшы, җаваплы көтүче табу авыр. Быел 15 яшьлек егетләр көтәргә риза, тик аларга гына ышанып, шуның хәтле терлекне чыгарып җибәреп тә булмый. Әгәр яхшы көтүче табылса, вакытында алып китеп, вакытында кайтарсалар, халык акчасыннан тормый, бик риза. Әмма әлегә андыйлар күренми. Узган ел көтүчеләр чама белән 40 ар мең сум хезмәт хакы алды. Бер сыер өчен бер айга 1200 сум иде, шуңа өстәп, чират буенча һәр хуҗалык көтүчегә ашарга биреп җибәрә. Дүрт сарык чыгару бер сыер бәясенә тиң. Әгәр көтүче таба алмасак, быел чират белән көтәргә туры килер. Электр-көтүче куяргамы әллә, дип тә уйладык. Тик, алда әйткәнемчә, анысы өчен дә урыны алай ук җайлы түгел. Хәл итеп бетермәдек әле.
Люция НӘҮМӘТОВА, Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы:
— Көтү чыгуны яңгырлар бераз туктатып торды. Болынга электр-көтүче куйдылар. 8 майда көтү чыкты. Мал-туар асраудан туктаганыбыз юк инде. Терлек булгач, эш тә бар. Авылда дүрт көтүлек, һәр көтүдә чама белән 50-70 баш мал исәпләнә. Бездә сыерлар саны кимеми, киресенчә, арта, дисәм дә буладыр. Авыл халкы, нигездә, терлек асрап көн күрә. Тик һаман шул сөт бәясе түбән булу эчне пошыра. 26 сум… Мондый бәя беркайда да юктыр.
Евдокия ТОЛСТОВА, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы:
— Әзерләнәбез. Көтү шушы көннәрдә чыга. Электр-көтүче куелды. Бер сыер башыннан исәпләп, чират буенча һәр көнне көтүче алып чыгып куя, караштырып йөри, кич алып кайта. Көтүгә йөрүче маллар саны 30 га җыела. Элек чират белән көтә идек. Мал күп асраганда, өч-дүрт көн рәттән чыгарга туры килгән вакытлар булгалады. Онытыла торган түгел. Авыр, җаваплы хезмәт. Хәзер көтү көтмәгәнгә җиде-сигез ел бардыр. Мал асраучылар кими. Мәшәкатьле булса да, түзәбез инде. Сыер да тотмасак, авыл җирендә эш бетә бит.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фото: © olko/123rf.com