Быел “Мунча ташы” эстрада театрының оешуына 45 ел. Татарда мондый озын гомерле театр, мөгаен, бердәнбердер. Җитәкчене дә, гади кешене дә рәхәтләндереп көлдерә белә алар. Шуңа күрә иҗатлары да югары бәяләнә. 14 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узган бәйрәмдә театрның аксакаллары Гамил Әсхәдуллага — “Дуслык” ордены, Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Мотыйгуллага — “Татарстанның халык артисты”, Әлфис Кәлимуллинга “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале һәм тавыш операторы Сергей Хоружевка “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
“БҮГЕН КЕШЕ КӨЛДЕРҮ ТАГЫН ДА АВЫРРАК”
— Гамил абый, ничек тәэсирләр? Сез канәгатьме?
— Менә уйланып утырам әле. Үткәннәрне барлыйм. 45 ел эчендә ни генә булмады да, нәрсә генә күрмәдек. Әлеге мизгелләрдә без Уфада гастрольдә, яхшы кунакханәдә тукталдык. Ә бит заманында карават аягы урынына кирпеч куелганнары да бар иде. Ярты гасырга якын чорны җиңел генә үтмәдек. СССР заманында кунакханәдә ач утырган чаклар да булды. Хәзер тормыш Аллага шөкер, ни теләсәң, шул бар. Кич соң гына кибеткә чыктым да катык алып кереп эчтем. Рәхәт.
— Сезнең заллар һәрчак тулы, билетлар алдан сатылып бетә. Популярлыкны ничек саклыйсыз?
— Иң төп сәбәп — тамашачыны ярату. Аларның күңелен кайтармас өчен, бөтен көчне бирәбез, программаны баетуга акча кызганмыйбыз. Кызыклы нәрсәләр уйлап табабыз. Халыкка хәзер кыска әйбер ошый, озынга китсә, ул тыңламый, телефонында утыра башлый. Игътибарларын читкә юнәлдермәс өчен тырышабыз. Пандемия чорында да тамашачы тарафыннан безгә ихтыяҗ кимемәде. Миллионлаган тамашачы безне карады. Кемгәдер шатлык очкыны биргәнбездер, кемгәдер өмет өләшкәнбездер. Дәүләттән акча алмыйбыз. Бары тик 11 елга бер тапкыр автобус сорыйбыз. Исем дип тә шашмадык. Җитәкчелеккә рәхмәт, безне беркайчан тыймадылар, эшләргә комачауламадылар. Тормыштагы җитешсезлекне күрсәттек, ләкин юморларыбыз белән Россиягә, Татарстанга зыян китермәдек.
Артист хезмәте җиңел түгел. Бик күп энергия таләп итә. Бүген кеше көлдерү тагын да авыррак. Авызыңа ни килсә, шуны әйтеп булмый.
Чикләү дә бар. Махсус хәрби операция турында уйлыйм да, кая бара икән бу дөнья, дип куям. Билгесезлек борчуга сала, билгеле.
— Башкортстан халкы безне бик ярата, дигән идегез. Бу юлы ничек?
— Биредә тамашачы юморга сусаган. Татар-башкортлар гына түгел, хәтта руслар да килә. Киләчәктә рус халкына да тәкъдим итәрлек юморларыбыз булсын иде.
“ТОРМЫШТА БИК ҖИТДИ КЕШЕ МИН”
— Гамил абый, Ульяна Князева турында төрле сүзләр йөри. Ул сездән ник китте?
— Бездә эшләгән артистларны еш искә алам. Мәрхүм булганнарын беркайчан догадан калдырмыйм. Ә Ульянага килгәндә, ул театрга зур өлеш кертте. Мин аңа бик рәхмәтле. Ләкин кызганыч, ул бездән китте. Сәбәбен белмим, элемтә юк. Юбилей тамашасына чакырырга теләп, эзләп тә карадык, таба алмадык. Телефон номерын алыштырган, ахры. Калганнар белән аралашабыз. Театрыбыз артистлары бер гаилә кебек.
Театрда оешкан көннән бирле эшлим. Барлык административ эшләрне гомер буе үзем башкардым. Шуңа күрә “Мунча ташы” бик якын миңа. Шөкер, финанс, яшәү шартлары ягыннан бездә беркайчан проблема булганы юк.
— Юмор ничек туа?
— Тормыштан алып уйныйбыз. Юморның төп нигезе — дөрес образ табу. Шул вакытта гына халык аны җылы кабул итә. Тамашачы: “Кара, бу безнең авылдагы фәләнгә охшаган”, — дип күз алдына китерә икән, димәк, юмор уңышлы килеп чыккан. Еш кына үзем уйнаган рольләрдә яшим. Көләргә яратам, әмма тормышта бик җитди кеше мин. Әти мәрхүм шундый иде. Кешене авызына каратып тотты. Тимерче булып эшләде. 80 яшендә мәрхүм булды.
“БИШЕБЕЗ ДӘ АВЫЛДА ТӨПЛӘНДЕК”
— Гамил абый, сез авылда яшисез. Түбән Кама районы Шәңгәлче авылы — бик төзек һәм шактый шәхесләрне биргән төбәк.
— Хәзер ул бистәгә әйләнеп бара, төп йортларын яңартучылар күп. Казан мэры, авылдашыбыз Илсур Метшин ярдәме белән 1000 тиражлы (916 битле) китап бастырып чыгардык. Аны Шәңгәлче халкына өләштек. Шулай ук Илсур Рәис улы бик матур мәчет тә төзетте. 130 кеше сыйдырышлы ифтар йорты һәрчак тулы. Рамазан аенда ифтар ашлары гөрләде. Шулай ук бәби һәм Коръән ашлары да уза. Мәет озатырга бөтенесе җыела. Эшкә бармаска мөмкиннәр, әмма җеназаны калдырмыйлар. Зиратны тәртиптә тотабыз. Актив булганнары өчен, авылдашларга бик рәхмәтлемен.
Элек тракторым белән әбиләрнең бакчасын сукалый идем, тыл һәм сугыш ветераннарына 20 ел дәвамында газета-журналлар яздырттым. 58 кешедән хәзер 16 гына калды.
— Әниегез 93 яшенә кадәр яшәп, узган ел 9 майда бакыйлыкка күчкән. Бик дини булган. Сез дә биш вакыт намазны калдырмыйсыз икән.
— Әни моңлы җырлый иде, шигырьләр язды. Аның сүзенә иҗат ителгән “Авылым таулары” җырын Ландыш Нигъмәтҗанова башкара. Иҗадый күңелле булуына карамастан, без 5 малаена (мин — гаиләдә икенче бала) да догалар өйрәтте. Шуның нәтиҗәседер, шөкер, бүген барыбыз да диндә. Бишебез дә авылда йорт төзеп, шунда төпләндек. 15 еллап ураза тотам, намазга басуыма 5 ел. Узган ел театрыбыз артистлары Рөстәм Рахманкул һәм Әлфис Кәлимуллин белән зур хаҗга бардык. Бу сәфәр безне нык үзгәртте. Шәхсән мин бик канатланып кайттым. Андагы мохит искиткеч! Дөнья мәшәкатьләре онытыла. Һәр көн 20 чакрым җәяү йөрдек. 22 көндә 8 кг авырлык ташладым. Үз теләгебез белән иртүк торып, Кәгъбәтулланы 7 тапкыр (гадәттә, 2 мәртәбә генә әйләнәләр) әйләндек. Бу күренеш — үзе бер хикмәт. Гарәфәт тавына барып кылган дога кабул була икән. Хаҗдан кайткач, 10 хыялым тормышка ашты инде. Шуңа күрә һәркемне Аллаһка якынаерга чакырам, Аны танырга, Аның кушканнарын үтәп яшәргә кирәк. Ул бар һәм чын күңеле белән ышанганнарга ярдәм итә. Менә гастрольгә китәбез, кайда намаз укыйк икән, дип аптырап йөргән юк. Урынын Аллаһ үзе түшәп куя. Мәдәният йортларына барып кергәч, сәхнәнең бер кырыена барабыз да шыпырт кына укыйбыз. Ул бит күп вакытны алмый. Балаларым да диндә.
“Яшь аермабыз 16 ел”
— Гамил абый, сез ике тапкыр өйләнгәнсез. Сер булмаса, беренче гаиләгез ни өчен таркалды?
— Аерылу була торган хәл. Кеше түзеп яшәмим, интекмим дип, бәлки, аерылышадыр. Безнең очракта бер-береңне аңламау да сәбәпче булгандыр. Авылда йорт салгач, беренче хатыным Алсуның (Гамил Әсхәдулланың ике хатыны да Алсу исемле — Э.С.) анда кайтасы килмәде. Мин исә шәһәрдә калырга теләмәдем. Өйдән бернәрсәне дә алмыйча чыгып киттем. Аерылсам да, этлек эшләп, мал бүлеп йөрмәдем. Киресенчә, балаларны карадым, ярдәм иттем. Ике улым белән дә мөнәсәбәтем яхшы. Олысы Рамил 25 ел безнең театрда эшли. Бик талантлы композитор. Ирек шулай ук гаиләле. Бүген дүрт оныгым бар.
Икенче хатыным Алсуга зур рәхмәт. Яшь аермабыз 16 ел булуга карамастан, бик төпле булып чыкты. Ул — безнең авыл кызы. Тәрбияле гаиләдән. Миңа ышанып яши. Шуңа күрә аны борчырга тырышмыйм, килеп чыккан проблемаларны үзем хәл итәм. Беренче никахтан туган балаларымны кабул итте. Алар бездә бүген еш кунак. Икенче никахтан туган улым Айтуганга да 20 яшь булды. КАИның II курсында белем ала. Кызыбыз Айзилә быел XI сыйныфны тәмамлый. Медицина юлыннан китмәкче.
— Еллар узгач, яшь аермасы зур булу комачау итмиме?
— Хатыным мине яшь итеп тота бит, картаерга ирек бирми. Миңа 65 яшь, юкса сакал сыпырып кына утырырлык. Тик бабайга әйләнеп булмый әле, һаман хезмәттә. Алсуга ияреп дус кызлары янына барсам, үземне егет кебек хис итәм (көлә). Рух ягыннан тигезләштек. Безнең хәзер идеаль мөнәсәбәт. Алсу — һөнәре буенча җыр укытучысы. Балалар бакчасында эшли.
Картаймас өчен дөрес тукланырга тырышам. Чамалап ашыйм. Яшелчә-җимешкә өстенлек бирәм. Җәяү йөрим. “Гамил абый, берүк ябыкма, таза кешене кем уйный?” — ди театрдагылар. Тазарасы килми, билгеле, әмма безнең нәсел эре сөякле шул.
— Бакча эшен яратканыгызны беләм. Анда ниләр үстерәсез?
— Алмагачлар күп. Алмасы февральгә кадәр саклана торган сортларым бар. Заманында хатынымның әтисе белән күп итеп сарымсак, бәрәңге дә утырттык. Хәзер бернәрсә дә күп ашалмый, шуңа чама белән генә утыртабыз. Тозлау-борычлауны да Алсуга киметергә кушам.
— Ничек ял итәсез?
— Менә 6 ел диңгезгә барган юк икән. Аның каравы ел саен шифаханәгә йөрибез. Удмуртиядә урнашкан ял йортын үз итәм. Табигатьне бик яратам. Ул — Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәтле җире. Анда барып, агачлар язмышы белән кызыксынам. Матурракларын фотога төшерәм. Кызганыч, соңгы вакытта урманга игътибар кимеде. Гөмбә, җиләк җыярга теләп йөрим. Инде бакча сезоны башланды, хәерле, матур җәйләр килсен иде.
Эльмира СӘЛАХОВА.
Гаиләсе
Биш бертуган әниләре белән