Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр, аларга гуманитар ярдәм күрсәтү, солдатларның якыннарының хис-кичерешләре – бүген актуаль темаларның берсе. Бу хакта фильмнар төшерелә, китаплар, мәкаләләр языла. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры исә журналист Җәмил Сәлимгәрәевнең документаль әсәре буенча куелган «Позывной Татарин» спектаклен тәкъдим итте.
Россиянең атказанган артисты, режиссер Ренат Әюповның махсус хәрби операция турында спектакль сәхнәләштерү уе күптән булган. Моның өчен ул бу теманы тирәннән белгән авторны да эзләгән. Баксаң, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналист булып эшләүче Җәмил Сәлимгәрәевка бу вакыйгаларны үз башыннан кичерергә туры килгән. Шуңа да әсәрдә һәр деталь, һәр сүз, һәр күренеш чынбарлыкны чагылдыра, уйлап чыгарылмаган. Җәмилнең драматургиядә бу беренче адымнары. Спектакль кино кебек. Хәрби киемнәр, мылтык, шартлау тавышы, рациядән сөйләшүләр һ.б. барысы да тамашачыга хәрби бәрелешләрне тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Хәтта хәрәкәт итүче танкка кадәр бар. Тылдагыларның тормышы да сурәтләнә. Фәниянең (Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева) улыннан, иреннән килгән хатны дулкынланып укуы, аны иң кадерле нәрсә итеп саклавы, билгесезлектән борчылуы, Фәниснең (Инсаф Хәләүтдинов, Рәүф Шакиров) абыйсына ярдәм итәргә теләп дрон ясавы, татар әбиләренең солдатлар исәнлеге өчен дога кылулары, авыл хатыннарының хәрби операцияләрдәгеләргә ярдәм йөзеннән токмач кисүләре, гуманитар ярдәм җыюлары… Бу нәрсәләр бүген күпләргә таныш, күпләрнең йөрәге аша узган. «Позывной Татарин» чын тормыш вакыйгаларына нигезләнеп язылган. Гомере буе хәрби булып хезмәт иткән Шәүкәт (Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев) үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Якыннарына авырлык китермәс өчен, ул алар белән бер ел элемтәгә чыкмый. Олы улы Илһам (Айрат Шамс) әтисен эзләп килә.
— Хәрби операциядәге егетләрнең халәтләрен күзаллау өчен безгә Казан танк училищесына барып, танкларга утырып, йөртеп карарга да туры килде. Куркыныч. Анда селкенеп тә булмый. Солдат егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, илебездә иминлек урнашсын иде, — ди солдат булып уйнаган артистлар. Спектакльне әзерләгәндә бик күп техник мөмкинлекләрне кулланганнар. Хореография көчле. Пластика буенча режиссер, Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллинның тырышлыгы игътибарга лаек. Артистларның кичерешләре хәрәкәтләр аша чагыла. Спектакль 1 сәгать 30 минут дәвам итә. Яшь тамашачы игътибарын җәлеп итәр өчен бу вакыт җитәрлек дип саный режиссер Ренат Әюпов.
— Спектакль махсус хәрби операция темасын яктыртса да, хәрбиләр өчен дип язылмаган. Әсәрне гаилә белән карарга була. Яшьләр өчен гыйбрәтле. Шөкер, бездә тыныч, хәрби операциядәге хәлләрне күз алдына да китерә алмыйбыз. Әлеге әсәр ярдәмендә икенче тормыш барын да аңлатырга тырыштык. Тынычлыкның кадерен белик, — ди театрның директоры Илнур Гайниев.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.