Казанда “Агропромпарк”ка сөт-каймак, ит алырга барсам, авыл халкы бигрәк бай яши бездә, дип куанып кайтам. Авылга кайтам — бер дә бай яшәмиләр. Сезгә дә, безгә дә кызык булыр дип, фермерларыбыз җитештергән продукциянең шәһәрдә һәм авылда ничә сумнан сатылуын чагыштырып карарга булдым.
“Агропромпарк”ның бер үзенчәлеге бар: биредә, Көнчыгыш илләрендәге кебек, пыр тузып сатулашырга кирәк. Бигрәк тә атна уртасында килсәң, хакларны 25-30 %ка да төшереп алырга мөмкин. Мөгаен, бу сатып алучыларның аз йөрүе — көндәшлек зур булуы, хакларның да артык күпертелүе белән аңлатыладыр.
Базарның кайсы башында урнашуына карап та бәяләр шактый аерыла, шуңа язылган саннарда аерма зур булуга гаҗәпләнмәгез. Мисал өчен, каклаган казның килосы бер сатучыда 1500 сум торса, икенчесендә ул 1700-1800 сум. Яшелчәләрнең иң арзаны — “Майский” совхозында үстерелгәне, читтән кертелгәне кыйммәт.
Узган елгы һәм быелгы уңыш хаклары арасында да аерма зур булганлыктан, аларын аерым күрсәтермен.
Яшелчә, җиләк-җимеш
Бәрәңгенең (иске!) килосы 90 сумнан башлана. Азәрбайҗаннан кайтарылган эре яңа бәрәңге — 350 сум. Капчыгы түгел, бер килосы! Орлык бәрәңге зурлыгындагысы 180 сумнан сатыла.
Кишернең 1 килосы (иске) — 70-80, яңасы — 150-200 сум.
Суган (иске) — 50-80, яңасы — 150-250 сум.
Чөгендер (яңа) — 200-230 сум.
Кәбестә (иске) — 60-95, яңасы — 180-200 сум.
Баллы кабак — 150-200 сум.
Томат — 335-500, кыяр — 280-500, баллы борыч — 350-550, әче торма — 200, шалкан — 200-250, баклажан — 400-460 сум.
Сарымсакның данәсен 100 сумга, килосын 700-850 сумга саталар. 10 данә редис бәйләме — 250 сум. Укроп, кинза, петрушка кебек тәмләткечләр бәйләме — 50-100 сум.
Алма — 250-350, груша — 450, мандарин — 350-400, банан — 250, лимон — 350, виноград — 750-850, төче чия — 5500 (!), слива — 1000-1600 (!) сум. Әфлисун, помело, грейпфрут — 350 сум. Авокадоның бер данәсе 350 сумга сатыла.
Сөт ризыклары, йомырка, бал
Авыл сөтен махсус бидоннардан агызып бирәләр, литры — 75 сум. “Үз савытыгыз белән килегез”, — дип кисәттеләр. Пластик шешә сатып алырга мөмкин, аның өчен 20 сум өстәп түлисе, әмма ул гел булмый, кайвакыт бетеп тә китә икән.
Каймак (250 г) — 250-300 сум.
Авылда язылган сыер мае (кг) — 1300 сум.
Эремчек (кг) — 380-400 сум.
Әйрән (330 г) — 100 сум.
Авыл йомыркасы юк биредә. “Пестречинка” фермасыннан килгән дистәсе — 100 сум, “Ярателл”ныкы — 100-135 сум. Бытбылдык йомыркасы (20 данә) — 170 сум.
Чәчәк балының килосы — 1000 сум.
Ит, балык продукциясе
Ферма тавыгы (кг) — 230-290, авыл чебие — 380 сум.
Үрдәк — 480-500, мулард — 510, индоутка — 490 сум.
Күркә ите — 670-690, сөякле урыннары — 300 сум.
Бозау ите — 650-980 сум. Бавыры — 550; үпкә-бөере — 150; йөрәге — 350-480; теле — 1500-1700; дерелдәвеккә (холодец) дигән аяк сөякләре — 250 сум.
Ат ите 680 сумнан башлана. Кабыргалы, сөякле өлеше — 950, ә сум ите — 1100 сум. Ысланган ат кабыргасы (кг) — 2100 сум.
Дуңгыз ите — 380-550 сум.
Сарык итен сатучы: “Бу Дагыстанныкы, сыйфатлы ит, Татарстанныкы төсле исле түгел”, — дип үтереп мактады. Каршы якта гына Татарстан сарыгы да сатыла иде — безнеке кыйбатрак булып чыкты.
Сарык итенең сөяклесе — 550, койрык өсте мае — 850, сум ите 1100-1250 сум.
Чувашстаннан китерелгән “Ихлас” казылыгы (кг) — 2550 сум.
Биредә килосы 420 сумнан тере карплар да сатыла. Аквариумнан тотып, 100 сумга чистартып та бирәләр. Сазан — 400, сыла (судак) — 500 сум. Керкәнең (форель) туңдырылганы — 1250, яңа тотылганы — 1500 сум. Скумбриянең туңдырылганы — 520, ысланганы 800 сум тора.
Урамдагы бәяләр
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләүдән туктаса да, “Агропромпарк” янәшәсендәге сәүдә мәйданында шимбә көннәрендә таҗиклар яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итә. Шунда ук үсентеләр, яшел тәмләткечләр һәм җирле җиләк-җимеш белән әби-бабайлар да чыгып утыра. Монда, эчтәгедән аермалы буларак, антоновка алмалары, баз бәрәңгесе, гадәти сары кабак, кәҗә сөте, орлык суган һ.б. алырга була. Чагыштыру өчен, биредәге хакларны да куям.
Авыл йомыркасының дистәсе — 150 сум.
Бәрәңге (иске) — 60-75, яңасы — 130 сум.
Суган (иске) — 50 сум.
Кишер (иске) — 40-60, яңасы — 75 сум.
Кәбестә яңа — 90-100 сум.
Чөгендер (яңа) — 75 сум.
Томат — 250 сум.
Кыяр — 100-150 сум.
Баллы борыч — 250-280.
Әфлисун — 200-250 сум.
Алма — 170-220 сум.
Карбыз — 100-150 сум.
Баклажан — 150-250 сум.
Кабак — 50-60 сум.
Сарымсак (кг) — 300 сум.
Орлык суган (кг) — 200 сум.
Авылда бәяләр күпме тора?
Гөлия ГАЙНИЕВА, Минзәлә районы Тупач авылы:
— Авылда бүген сөтнең литрын 27 сумнан җыялар. Сыерлы кешеләр күп түгел бит хәзер, шуңа авылда да сөтне сатып алучылар күп. Төрле кеше төрле хактан сата, күп дигәндә, литры
70 сум тора. Эремчекнең килосы — 200 сум, каймакның 250 граммы — 140 сум, атланмайның килосы 900 сумнан йөри. Кортның ярты килосы — 250 сум.
Бозауның итен соңгы тапкыр 490 сумнан саттык. Үзебез күркә асрыйбыз, килосын 550 сумнан сатабыз. Авыл тавыгы килосы 350 сумнан сатыла. Йомырканың дистәсе 100 сум тора.
Альбина БӘШИРОВА, Апас районы Карамасар авылы:
— Эре бәрәңгенең килосын яз башында 60 сумнан саттык, орлык бәрәңге 100 сум тора. Бозауның арткы боты — 500, алгысы 490 сумнан сатыла, үзебез шул бәядән сатып алдык. Хәзер авыл халкы да җитештергән тауарының үзкыйммәте зур булуын аңлады, шуңа күрә күп нәрсәне сатып кына алалар — җитештерүчеләр кими.
Сөтне кыш көне хуҗалыклардан 30 сумга җыйганнар иде, хәзер бәя төште — 26-27 сумга калды. Авылда сөтнең 3 литрын 150-180 сумга саталар. Эремчек — 250 сум, катыкның бер литры — 350, корт 350-450 сум тора. Йомырканың дистәсен кемдер 100 сумнан сата, ә кемдер эрерәкләрен — 130, вагракларын 100 сумга бирә. Атланмайның күпме торганын белмим, безнең авылга килосы 800 сумнан Балтач маен алып килеп саталар — халык шуны яратып ала.
Рәмзия СӘГЪДӘТОВА, Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы:
— Үзем авыл кешесеннән сөтнең 3 литрын 200 сумга сатып алам. Шуннан корт кайнатып, ярты килосын 380 сумнан сатам. Авылның Ватсап төркемендә йомырка бәясен 110-120 сум дип язалар. Бозау ите безнең тирәдә 530-550 сум тора, бройлер ите 380 сумга сатыла. Күрше апа 10 литрлы бер чиләк бәрәңгене 350 сумнан сата, килосы күпме торганын белмим. Балның 3 литрлы банкасы 1200-1500 сумнан йөри.
Үзебез ел саен 300-350 баш каз сатып алып асрап, шуны сатабыз. Быел да 310 казга заказ бирдем, 21 көнлек бәбкә 400 сум тора. Каз итенең килосын 700 сумга сатам.
Райнур ӘСХӘДУЛЛИН, Кукмара районы Ядегәр авылы:
— Хуҗалык сөтен узган айда 33 сумнан җыйганнар, халык арасында сөтнең литры 50 сумнан сатыла. Авыл җирлегенең Ватсап төркемендә эре бәрәңге 40 сумга сатыла дигән игълан бар иде. Сыер итенең килосы хәзер 500 сум булды. Күптән түгел 500-550 сумга ат ите саттылар. Каз ите 700 сумнан йөри. Йомырканың дистәсе — 100 сум.
Үзебез 500 ләп үрдәк, күркә үстерәбез. Алар тиз үсә, комбикорм да үзебезнеке булгач, табышлырак чыга. Үрдәк итен — 600, күркәнекен 650 сумнан саттык. Быел кош-кортның бәясе 40-50 %ка артты, көзгә ит бәясе дә шактый үсәр дип көтәбез. Кошлар үстерүдән тыш, бозауларга, кош-кортка гранулалы комбикормны чиста табигый состав белән үзебез ясап сатабыз, Татарстанның күп районнарыннан килеп алалар. Бүген килосы 20-25 сум тора.
Рәхинә ШАКИРОВА, Әтнә районы Кышлау авылы:
— Авылның Ватсап төркемендә бәрәңге сату турында игълан булганы юк. Бездә халык артыгын утыртмый, үзенә җитәрлек кенә үстерә хәзер. Көзен бәрәңге 25 сум торганын беләм. Күрше Мари Иле республикасында бәрәңге үстерүче фермер бар, кешеләр шуннан сатып ала. Күптән түгел ул орлык бәрәңгенең килосын 35 сумга сатты, ашарга дигән эре бәрәңге 40 сум тора иде.
Хуҗалыктан сөт бүген 33 сумга җыела, кыш көне ике ай 40 сум да булды. Авылда сөтнең литры 40-50 сум тора. Каймакның ярты литрлы банкасы — 250, эремчекнең килосы — 280-300, атланмай — 1000-1100 сум.
Мин сары май эретәм: ярты литрлы банкасын (430 г) 750 сумга сатам. Йомырканың дистәсе — 110 сум.
Шушы көннәрдә бозау итенең арткы ботын — 520, алгысын 500 сумнан саттык. Сарык ите авылда 700-750 сумнан сатыла.
Тавык итенең килосы әлегә 400 сум. Алга таба кыйммәтләнер дип уйлыйм, чөнки узган елны бройлер чебиенең берсен 360 сумнан сатып алып үстереп, килосын 350 сумнан саткан идек. Быел инкубатор йомыркасының, комбикормның хакы арткангамы, бер айлык чебиләрнең данәсе 430 сум тора. Илле чебидән күбрәк алсаң, бер чебигә 100 сум субсидия кайта, ләкин авылда аның кадәр чеби алучылар аз инде хәзер. Шуңа ул чебине алганнан да арзанрак бәягә сатмаслар, алга таба тавык ите 450 сум булыр дип исәплим.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.