«Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Новости Татарстана” тапшыруында хәбәрчеләр үзгәреп тора, өлкән буынны яшьләр алыштыра. Арада шактый тәҗрибәлеләре дә бар. Шуларның берсе — Нурлат районы егете Рамил ШӘЙДУЛЛИН. Аның сюжет текстлары шигырь кебек еш кына рифмага корылган була. Кайсы темага гына репортаж төшермәсен, ахырга кадәр үз эшен төгәл башкарып чыга ул.
— Рамил, телевидение дөньясына ничек килеп эләктең? Заманында пластик тәрәзәләр дә куеп йөргәнсең дип беләм…
— Пластик тәрәзәләрне “Нурлат” телевидениесендә эшләгәндә куя идем. Төгәлрәге, останың ярдәмчесе булдым. Журналистикага армиядә хезмәт итеп кайткач барырга уйладым. Белемем буенча мин — икътисадчы. Үзебезнең “Нурлат ТВ”да 3,5 ел хезмәт куйдым. “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында эшли башлавыма көзен 9 ел була.
— Рамил, туры эфирда телең телгә йокмый. Һәрдаим китаплар укып, сүз байлыгын баетасыңмы?
— Китапларны кечкенәдән укырга яраттым, ләкин хәзер, кызганыч, аңа вакыт бик калмый.
— Әти-әниең кайсы өлкәдә эшли? Бертуганнарың бармы?
— Әти белән әни икесе дә лаеклы ялда. Әти күп еллар бульдозерда эшләде, нефть торбалары үткәрде. Әни бухгалтер иде, соңыннан сәүдә өлкәсенә кереп китте. Бертуган абыем химия тармагында көч куя.
— Гитарада уйнарга каян өйрәндең?
— Гитарада дуслар белән уйнап үстек, музыка мәктәбен тәмамламадым. Ләкин хәзер үкенәм. Музыка теориясен белү файдалы.
— Кызлар, Рамилнең йөрәге бушмы, дип кызыксына…
— Әлегә йөрәгем буш. Әгәр аралашырга теләүче кызлар булса, мине “ВКонтакте” социаль челтәреннән таба ала.
— Сине урамда таныйлармы? Эндәшсәләр, ни дип җавап кайтарасың?
— Таныган кешеләр шактый. “Рәхмәт” дип җавап бирәм. Тамашачының хезмәтебезне бәяләвенә сөенәм.
— Эш белән күп чит илләрдә, шәһәрләрдә булганың бар. Кайсы сәфәр аеруча истә калды?
— Узган ел Белоруссиягә бардык. Бик матур, чиста республика. Татарлар да күп. Алар да телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга омтыла. Кырымга, Алтай краена чыгарга туры килде. Алтай аеруча истә. Андагы табигатьнең матурлыгы әйтеп бетергесез.
— Үзең генә яшисең. Ашарга ниләр әзерлисең? Ялгышмасам, пицца, камыр ризыклары да пешерә беләсең?
— Күп нәрсә әзерли беләм. Аеруча бәрәңге белән ит яратам. Дөрес, соңгы арада камыр ризыкларын да пешерә башладым. Мин бит кабартма ашап үскән егет, шуңа күрә андый тәм-томнан башка тора алмыйм. Рецептларның күбесен интернеттан алам, ләкин иң тәмле камыр рецептын әнием өйрәтте.
Арыслан ГӘРӘЕВ.